Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Mash: Курск өлкәсенең 28 торак пункты дошман контролендә, 2000 кешенең язмышы билгесез

news_top_970_100
Mash: Курск өлкәсенең 28 торак пункты дошман контролендә, 2000 кешенең язмышы билгесез
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Курск өлкәсендә 12 кеше һәлак булган, 121 кеше яраланган, алар арасында 10 бала бар», – дип хәбәр итә Mash Телеграм-каналы.

Россия Президенты Владимир Путин катнашында Ново-Огаревода узган утырышта чик буендагы вазгыять буенча әйтелгән кыскача яңалыклар:

Курск өлкәсенең 28 торак пункты ВСУ (Украина кораллы көчләре) контролендә. Бу хакта губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергән. Пилотсыз очу аппаратлары һәм ракета һөҗүмнәре ешайган. Украина кораллы көчләре 40 чакрымда 12 чакрым эчкә үтеп кергән.

Курск өлкәсендә Россия документлары булган диверсион төркемнәр эшли. Төбәктә блокпостлар һәм патрульләр саны артачак.

Курск өлкәсенең чик буе торак пунктларыннан күчеп китүчеләр саны арткан. 121 мең кеше эвакуацияләнгән һәм мөстәкыйль рәвештә чыгып киткән.

Торак пунктларда Украина кораллы көчләре контролендә булган 2 меңләп кешенең язмышы турында билгеле түгел. Бу хакта Алексей Смирнов белдерде.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков белдергәнчә, Белгород өлкәсе Краснояружск районында яшәүчеләр иртәгә өйләренә кайта алачак.

Россия Президенты Белгород өлкәсенең зыян күргән районнарына ипотека һәм кредитлар түләүгә мораторийны җәелдерү тәкъдимен хуплады.

Көч органнары Россиянең чик буе регионнарында КТО (Террорчылыкка каршы операция) режимын тәэмин итәргә тиеш, дип яза телеграм-канал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100