Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12 августка Курск өлкәсендәге вазгыять

news_top_970_100

Рәсми саннар

РФ Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елның 11 августына, сугышның 6нчы көне ахырына, тулаем алганда, дошман 1350 хәрби хезмәткәрен һәм ялчыларын югалткан. Украина Кораллы Көчләренең 80нче һәм 82нче десант-штурм бригадалары һәм 3 механикалаштырылган бригадасы югалтулар кичергән. Объектив контроль мәгълүматы якшәмбегә кораллы берлекләрнең 29 танкы бәреп төшерелүен раслады. 23 бронетранспортер һәм 9 сугышчан пехота машинасы яндырылган. 116 хәрби броньлы машина һәм Украина кораллы көчләренең 20 автомобиле сафтан чыгарылган.

Зенит-ракета комплексы яна

Төгәл һөҗүмнәр белән «Бук М1» зенит-ракета комплексының үзйөрешле 3 җайланмасына зарар китерелгән. Шулай ук 3 җибәрү җайланмасы һәм РЛС AN/MPQ-65 ЗРК «Patriot» һәм башкалар юк ителгән (аларны Сумск өлкәсе территориясендә «Искәндәр» тапкан). Узган тәүлек эчендә генә дә ВСУ 230 солдатын, 7 танк һәм 3 Америка БТР «Stryker» югалткан. Украина Курск өлкәсенең Беловский районына бәреп керергә тырышканда Озерки һәм Ивановский бистәләре тирәсендә армия авиациясе (шулай ук чик сакчылары) 2 Украина танкын, «Козак» бронемашинасын, сугыш кирәк-яраклары төялгән 2 йөк машинасын һәм кыр артиллериясе орудиесен яндырган.

«Ахмат» командиры сүзе

«Ахмат» спецназы командиры Апты Алаудинов сөйләгәнчә, резервларны Курск өлкәсенә күчергәннән соң, аларга урынга ияләшү һәм элемтә урнаштыру өчен вакыт кирәк булган. Украина Кораллы көчләре һөҗүм иткән Судженский районының Мартыновка торак пункты янында гына да украиналылар 14 берәмлек техникаларын югалткан. Анда оборонаны 1нче штурм отряды 810нчы бригада диңгез пехотасы, «Аида» группасы һәм «Ахмат» тота. Алаудинов ассызыклаганча, Киев бирегә «элиталы» бүлекләрен – Америка коралы тоткан чит ил «наемник»ларын китергән. «Зеленскийның блицкригы» дип аталган, НАТО штаблары башлыклары дәрәҗәсендә әзерләнгән теракт барып чыкмады. Туктатылган көчләр алга таба хәрәкәт итәрлек хәлдә түгел. Хәзер безгә аларны башка җирләрдә дә туктатырга һәм юк итәргә туры киләчәк», – ди генерал.

Курскига ракета һөҗүме

Курск өлкәсе өстендә 4 «Точка-У» тактик ракетасын һәм Украинаның 14 пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр. Бәреп төшерелгән ракеталарның берсе торак йорт янында шартлаган. Барлыгы 7 йорт, 2 балалар бакчасы, 20дән артык машина зыян күргән, кимендә 15 кеше яраланган. Россиядә Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 11 августка Курск өлкәсенең 69 җирле кешесе, шул исәптән 8 бала стационарда. Табиблар, зыян күргән 17 кешенең хәлен авыр, дип бәяли. Төбәктән 11 пациентны Мәскәүдәге табиблар дәвалый.

РФ Тышкы эшләр министрлыгы Киевны терроризмда гаепли

Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова телеграм-каналда Курск өлкәсендәге ВСУ гамәлләрен кискен гаепләде. Киев режимын терроризмда гаепләп, ул Көнбатышның Зеленскийны тәэмин итеп торуын ассызыклады. «Торак йортларга һөҗүм итү, фатирларында йоклап яткан кешеләрнең шартлату – террорчылыкның юып бетерә алмаслык гариплеге», – дип белдерде Захарова.

Лихачев Гроссига янаулар турында сөйләде

«Росатом» хәбәр иткәнчә, МАГАТЭ башлыгы Рафаэль Гросси, Россия компаниясе гендиректоры Алексей Лихачев белән телефоннан сөйләшкәндә, Курск АЭСына карата атом-төш куркынычсызлыгы принципларын үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Телефоннан сөйләшү Россия инициативасы белән узды. «МАГАТЭ башлыгы киләчәктә дә Курск АЭСы тирәсендәге вазгыятьне контрольдә тотачак һәм дөнья җәмәгатьчелегенә вакыйгалар үсеше турында хәбәр итәчәк», – диелә әлеге хәбәрдә.

Көнбатышта кайгы: Украина Кораллы көчләре туктатылган

«New York Times» РФ Хәрби Көчләренең Украина гаскәрләренең тиз арада алга баруын туктата алуын ачыну белән белдерә. Фин оешмасы «Black Bird Group» аналитикларына сылтама белән: «Россия Украинаның чик буе һөҗүменә каршы тора», – дип хәбәр итә. Фин эксперты Паси Пароинен Мәскәү һөҗүм башында Киевның «җиңел уңышларына» җавап бирде дип ышана: «Без инде Россия җавабының нәтиҗәләрен күрәбез». «Bloomberg» та пессимистик рухта: «Россия Курск өлкәсенең көнбатыш өлешендә барган сугышларда Украина көчләренә каршы тору өчен хәрби ярдәм җибәрде. Зеленскийның һөҗүме вазгыятьне Путинга каршы боруга юнәлдерелгән иде, ләкин бу – конфликт эскалациясе куркынычын арттырды гына».

Газ Суджа аша бара

Югарыда әйтелгән вакыйгалар нәтиҗәсендә, Газпром мәгълүматлары буенча, Суджа газ бүлү станциясеннән Россиядән Украина аша Европага зәңгәр ягулык үткәрү, 6 августка кадәр билгеләнгән дәрәҗәдә кала. Шул ук вакытта 9 августта углеводородның бу төренә ел буена бәянең иң ноктасы теркәлгән иде.

«Комсомольская правда»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100