Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Курган» зиратыннан репортаж: язгы су ялан кырдагы каберләргә зур зыян салганмы?

«Курган» зиратында төшерелгән видео һәм шул ролик белән таралган текст күпләрне тетрәндерде, хафага салды. Телеграм каналларның берсендә чыккан Фәрит Гайсин видеосына ачыклык кертү өчен, «Интертат» журналисты әлеге зиратта булып кайтты.

news_top_970_100
«Курган» зиратыннан репортаж: язгы су ялан кырдагы каберләргә зур зыян салганмы?
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Мэш иптэш» телеграм каналында, язгы ташу каберләрне агызган, кемнеңдер кулы һәм тагын 8 табут чыгып тора, дип тә куркытып яздылар. Баштан ук шуны хәбәр итик, зиратта мондый хәл юк.

Зират администрациясе мәсьәләгә ачыклык кертүне, фикерләрен белдерүне кирәксенмәде!

«Курган» чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде, ул М7 трассасы янында урнашкан. Анда, иң беренче итеп, 2020 елда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны җирләгәннәр иде. Ул вакытта татар җыры легендасын буш зиратта җирләү бераз сүз дә чыгарып алды. «Ничек инде мәшһүр җырчыны берүзен яңа зиратта җирлиләр?», «Яңа Татар зиратында урын бирмәделәр микән?», «Берүзен яланда җирләгәннәр» дигән комментарий язучыларга хәтта «Янына барып ятыгыз, күңелле булыр» дип җаваплаган затлар да табылганы истә…

Фото: Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген исә бу зиратта каберләр шактый, зират үзе дә тулы бер комплекс буларак эшли. Администрация, сервис биналары бар, ясалма чәчәкләрне дә үзаллы гына сатучысыз киосктан алып була. Бу зират ике якка бүленгән. Мөселманнар һәм христианнар өчен тәгаенләнгән өлешләр бар.

Фото: Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Милләтнең күренекле шәхесләре җирләнгән аллеяны табу да әллә ни кыенлык тудырмый икән. Күренеп тора. Хәмдүнә Тимергалиева, ТР халык артисты Винера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахмановның каберләренә таш һәйкәлләр куелган, аларныкына зыян юк. Тик менә ТР халык артистлары Искәндәр Биктаһиров, Флёра Сөләйманова (Асеева) һәм ТР халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Рәзил Вәлиевның каберләренең өсте берникадәр убылган. Шушы ук аллея рәтендә Станислав Каминский да җирләнгәнен күрү сәер күренде. Христианнар өлешендә түгел, ә татар милләтенең зыялылары янында.

Башка каберлекләргә дә игътибар юнәлттем. Фәрит Гайсин видеосында тасвирланган күренешләргә тап булмадым. Кабердән чыккан сөякләр дә, куллар да күренмәде. Әйе, җир таралып киткән, иңгән, убылган урыннар бар, кабердәге балчыкны су юып алып киткәне дә күренә. Әмма бернинди куркыныч, тетрәндерерлек күренеш юк. Билгеле, мөселманнарны ләхет белән җирлиләр, бәлки, бу да тәэсир иткәндер моңа, дигән уй да булды. Ләкин, руслар җирләнгән якта да шулай ук кабер басылган урыннар бар. Дөрес, язгы ташу каберләрдәге балчыкны агызганда, хачларны, кабер ташларын аударгалаган. Зираттагы су хәвефе белән ауган хачларны, мәрхүмнең исем-шәрифләре язылган такталарны зират эшчеләре бастыра иде. Христианнар ягында эшләрен тәмамлагач, мөселманнар ягында да дәвам итәчәкләрен әйттеләр.

Фото: Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Ни кызганыч, зиратның администрациядә эшләүче вәкаләтле затлар сорауларга җавап бирүдән баш тартты. Үзләренә бирәсе сорауларга җавап кайтаручы итеп Казан шәһәренең ритуаль хезмәтләр идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллинны каршыма чыгардылар. Җаваплы зат иң башта рәсми кием киенеп чыкты. Сорауларга да җавапларны алдан хәстәрләде.

Фото: Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Ленар Салаватович, менә җирләр убылганын, каберләргә куелган ташлар, элмә такталар, хачлар ауганын да күзәтәбез...

Күпчелек очраклар – җир басылуы, убылуы – кышкы чорда җирләнгән мәрхүмнәрнең каберләрендә. Бу – гадәти күренеш. Каберне казыгач та җирдә, туфракта үзгәрешләр башлана. Ул катылана, ташлана башлый. Көннәр җылына башлагач, яз көне грунт иңә. Интернетта таралган видеоларда күрсәтелгән каберләр – кыш көне күмелгән мәрхүмнәрнеке.

Әмма су берничә ел элек күмелгән каберләргә дә зыян салган.

Кайчан җирләүгә бәйле түгел. Ел фасылына гына.

Зират бик ачык җирдә, яланда урнашкан... Кырдан да ташу агып кердеме?

Зират ачык яланда урнашуы белән дә берничек тә бәйле түгел. Казанның башка зиратларында каберлекләргә берникадәр зыян килүен күрәбез. Быел гына булган хәл түгел, ел саен була ул.

Зыян килгән каберлекләрне тәртипкә китерү кем җилкәсенә төшә?

Каберлекләрне тәртиптә тоту теге яки бу кабер өчен җаваплы затларда яки мәрхүмнәрнең туганнары өстендә.

«Кабер ишелгәннәрен очраклы беләбез, мәрхүмнәрнең туганнарына хәбәр бирсеннәр иде»

«Коточкыч бу. Биредә хәрбиләрнең каберләре бихисап. Беренче чиратта дәүләт өчен генә түгел, гади кешеләр өчен зыян. Без бу хәл турында ишетү белән бирегә килдек. Аз гына җир иңгән. Әллә ни куркыныч түгел. Безнең якыныбызның кабере 2023 елгы, кыш көне җирләнелгән иде. Узган ел мондый күренеш булмады. Бәлки, быелгы кыш җылы, бик күп явым-төшемнәр күп булуы да моңа тәэсир иткәндер. Әлбәттә, зираттагы мондый күңелсез вакыйгаларны күзәтеп торып, мәрхүмнәрнең туганнарына хәбәр бирсеннәр иде. Ә болай бит каберләр ишелгәннәренә, катырак әйткәндә, «с бухты-барахты» хәбәрдар булабыз», – диде зиратка килгән Ландыш Миннибаева.

«Безнең участокка зыян килмәгән. Күрүемчә, күпчелек яңа каберлекләргә зыян булмаган. Халык килә, тәртипкә сала. Узган ел да мондый күренешне күргәнем булды. Ком, кызыл балчык һәр ел саен язгы сулар белән йомшара, юыла... Бу хәл хакында миңа туганнар хәбәр итте», – дип сөйләде Евгений әфәнде.

Максим Щербаков дус егете белән мәрхүм иптәшләре, махсус хәрби операция яугире Рамил Габдуллинның каберен карарга, рәтләргә килгән иде. Рамил Тәлгать улы Запорожье фронтында хезмәт иткән, узган елның 8 ноябрендә гүр иясе булган. Максим Щербаков билгеләвенчә, кабергә әллә ни зыян килмәгән. Бары тик җир аз гына таралган.

Ярымайлы Татарстан флагын – яугир каберенә

Үзе Казанның мөселман зиратында эретеп ябыштыручы булып эшләгән, чардуганнар ясаучы Марат ага Гыймадиевны апасы улының кабере янында очраттым. Туганы 1983 елгы Ришат Мифтахов контракт нигезендә махсус хәрби операция катнаша, үткән елның августында һәлак булган.

Фото: Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Марат ага энесе каберенә ярымайлы Татарстан флагы китергән иде. Ул энесенең ватанпәрвәр шәхес булуын әйтте.

«Кабергә зур зыян килмәгән. Мөселман зиратында да андый хәлләр күзәтелә. Көрәк алып килеп кабер өстен тигезләргә кирәк. Җир каты гына иңгән», – диде ул.

Флаглы каберләр ифрат күп «Курган»да. Чыннан да махсус хәрби операция яугирләренең каберләре флаглар аллеясын хәтерләтә. Аларның һәркайсына диярлек әләмнәр кадалган.

Фото: Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Элеккеге зиратларны хәзергеләре белән чагыштырсак: агачлар һәм бушлык…

Бүгенгесе көнне күп кенә зиратларда агач утыртулар тыела... Ә борынгырак зиратларга кайчак кермәле дә түгел, агач баскан. Ә бер уйлаганда, нәкъ менә агачлар зиратны кар суларыннан да ышыклап тора. Шулай ук җирнең тыгыз булуына да тамырларыннан йогынты юк түгел. Ә болай җил зират биләмәсендә ыжгырып тора…

Фото: Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Каберләрдәге ясалма чәчәкләр дә, веноклар да, рамка белән генә ныгытылмыйча куелган фотолар да очып китәргә генә тора кебек тоелды. Ни дисәң дә, ялан уртасы бит!

Һәйкәлле бер генә кабер дә зыян күрмәгәнен билгеләп китәр идем. Димәк, дин ягыннан һәйкәл кую хурланса да, иминлек күзлегеннән бу – әйбәт гамәл, традиция! Чардуганнар булса да, кабер өстендәге җиргә әллә ни зыян булмас иде кебек.

Зират урнашкан җир авышрак. Суның каберләрдәге балчыкны агызып китүенә моның да тәэсире булгандыр.

Билгеле, зиратка язгы сулар зыян салмый калмый, җир иңү дә – гадәти күренеш. Табигатьнең кискен хәвеф-хәтәрләренә әрвахлар гына түгел, кешеләр дә каршы тора алмый әле ул. Әмма бөтенләй булмаганны ук – 2 метр тирәнлектә яткан каберне су агызып чыгарган, мәетнең кулы чыгып тора дип, зиратта якыннары җирләнгән кешеләрне куркыту – артыграк.

Фото:Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанның Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе «Курган» җирләү комплексында язгы ташу сәбәпле табутлар һәм мәетләр йөзеп чыгуы турындагы хәбәрләргә җавап бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан башкарма комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Шимбә көнне «Курган»га полиция хезмәткәрләре килде. Гариза бирүче мөрәҗәгатендә китерелгән фактлар расланмады: кешенең гәүдә өлешләре һәм табутлар өскә чыкмаган, бернинди зур деформацияләр юк», диелә хәбәрдә.

«Видеода кышкы каберләр сурәтләнгән. Язын алар бераз утыра, чөнки кышын казылган җир туңа һәм таш кебек ката, ә яз көне эри. Кайбер очракларда бу, яхшылап урнаштырмаган очракта, кабер ташларының авуына китерергә мөмкин», дип хәбәр иттеләр Казанның Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсендә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100