«Татар әдәбияты зур югалту кичерә. Күренекле татар язучысы Вакыйф Нуруллин вафат булды. Аңа 90 яшь иде», дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге һәм мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Вакыйф Нуруллин белән хушлашу иртәгә, 24 мартта, 9.30 сәгатьтә Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 87 йорт адресы буенча була.
Мәрхүм Балык Бистәсе районы Солтан авылында җирләнәчәк.
2021 елда «Интертат» Вакыйф Нуруллиннан интервью алган иде.
Вакыйф Нуруллин: «Миңа 1981 елда Тукай премиясе бирәбез дип алдадылар»
- Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында игенче гаиләсендә туа. Балачагы Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә.
- 1961 елда, университетның соңгы курсында укыган чакта, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә эшкә алалар. Башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире булып В.Нуруллин 1977 елга кадәр шушы журналда эшли. 1977 елның июль аенда аны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгелиләр. 1989 елның ахырына кадәр ул шул хезмәтендә була. 1990 ел башыннан В.Нуруллин нәшрият эшеннән китә һәм 1992 елның ахырынача фәкать язучылык эше белән генә шөгыльләнә. 1993 ел башыннан 2008 елның апрель аена кадәр В.Нуруллин Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзер Татарстан Республикасының Милли музее) әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.
- Вакыйф Нуруллин — татар, рус һ.б. телләрдә басылып чыккан ике дистәдән артык китап авторы. Тәүге күләмле әсәре булган «Шинельсез солдатлар» повесте була, шуннан соң аның бер-бер артлы «Күпер чыкканда», «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар», «Яшьнәп үткән яшьлек», «Һәлакәт» һ.б. повестьлары дөнья күрә.