Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күренекле буласы килде, үлеменнән соң таныла инде...» – татар рэперы юлда бәрелеп үлгән

Биш балалы гаиләдә бердәнбер ир бала булып дөньяга килгән рэпер егет XALID (Халит Хәйбуллин) – 25 яшендә гүр иясе. 2 сентябрь көнне ул Уфада Октябрь проспектында BMW маркалы мотоциклда Ford Focus иномаркасына бәрелеп һәлак була. 3 сентябрь көнне ата-анасы, өч апасы, бер сеңлесе аны Югары Тәтешле зиратында җирләгәннәр.

news_top_970_100
«Күренекле буласы килде, үлеменнән соң таныла инде...» – татар рэперы юлда бәрелеп үлгән
Алевтина Хәйбуллина архивыннан

Халит Россия күләмендә билгеле рэп йолдызы булмаса да, Башкортстанда, аннан читтә дә берникадәр популяр булган. Үзе шигырь, көй язган, үзе үк башкарган.

«Ул һаман кыйбатлырагын, яхшырагын алды, ләкин гел ипләп йөртте»

Әнисе Алевтина Хәйбуллина «Интертат» хәбәрчесенә бердәнбер улы турында якты истәлекләрен сөйләде.

Халит үзе Татарстанның Зәй районы Югары Налим авылында гаиләдә дүртенче бала булып туган. Бер яшенә кадәр шунда яшәгәннәр, аннары Башкортстанга Югары Тәтешлегә күченгәннәр. Безнең Казаннан шалтыратканны белгәч, Алевтина Юрьевна Халитнең дә барлык кыз туганнары диярлек Татарстанда яшәгәнен әйтте. «Казанда төпчек балам – кызым Фәридә яши. Икенче апасы Түбән Камада яши, өченче апасы – Чаллыда», – диде.

Алевтина ханым әйтүенчә, Халитне Казанда да яхшы белгәннәр. «Чисто по кайфу» дигән җырын Казанда да тыңлап барганнар, Фәридә шуны ишетеп, «Моны абыем язды бит» дип сискәнеп тә куйган», – диде.

– Бик яхшы малай иде, бакчада да, мәктәптә дә тәрбиячеләре, укытучылары «бөтен балалар да сезнең улыгыз кебек булса иде...» дип мактыйлар иде, чөнки ул беркайчан сугышмады, мәрхәмәтле, акыллы, шат күңелле булды, конфликтларга кермәде.

«5»кә генә укыды, радиоэлектроника белән шөгыльләнде, республика олимпиадаларында да җиңүләр яулады, шуның хисабына авиация институтына да бик җиңел генә укырга керде. Приборлар төзү белгечлеге буенча белем алды. Президент стипендиясен дә алды. Уку дәверендә төрле җайланмаларга үзенең теркәлгән патентлары да бар иде. Аннары геофизикада инженер булып эшләде. Заказга приборлар да ясады. Әле соңгы вакытка кадәр шул юнәлештә эшләде.

Бер үк вакытта техник һәм иҗади кеше иде улым, мин үзем – иҗади кеше, күрәсең, аңа да күчкән. Балачагыннан шигырьләр язды. Укуын тәмамлагач, мин аңа гитара бүләк иттем. Ул анда бик тиз уйнарга өйрәнде, шигырьләрен көйгә сала башлады, үзе үк яза, җыр яздыра, үзе үк башкара иде, – диде Алевтина Хәйбуллина.

Әле мәктәптә укыганда ук әтисенең мотоциклында йөрергә өйрәнгән. Шуннан мотоциклларга мәхәббәте үсә төшкән.

– Бу БМВ мотоциклы – инде дүртенчесе. Ул һаман кыйбатлырагын, яхшырагын алды, ләкин гел ипләп йөртте. Әйе, тиз йөрде, ләкин беркайчан авариягә эләккәне булмады. Әтисе дә гомере буе авариясез йөрде. Юлларда реакциясе дә яхшы иде, башын югалтып йөрмәде ул, гел уйлап йөри иде. Күннән, тимердән яхшы эпикировкасы бар иде, гел сакланып, пөхтә йөрде, – дип искә алды әнисе.

Алевтина ханым авария буенча фаразлары белән дә уртаклашты.

– Халит светофорда торган, шуннан ул беренче кузгалган, ул инде үзеннән алда машина булмавын аңлаган да кебек, ләкин, өч секундтан соң, ул инде һәлак та булган. Анда бер машина кире борылырга ниятләгән дә, ул шул машинаның арткы ишегенә килеп кергән һәм шундук җан биргән. Светофордан әле кузгалып кына киткәч, 100 км дан да артык булмаган аның тизлеге, машиналар белән чагыштырганда гына тиз кебек тоела ул. Ләкин әле экспертиза нәтиҗәләре юк. Тикшерү башланды гына, – диде.

 

Фото: © Алевтина Хәйбуллина архивыннан

Алевтина Хәйбуллина сүзләренчә, ул төнне Халит дуслары белән сөйләшенгән урынга машинада барырга тиеш булган, ләкин мотоциклга утырырга уйлаган.

– Дуслары аның ник мотоциклга күчеп утырганын да аңламый. Алар бергә кичке ашны ашап кайтырга сөйләшкән булганнар. Аның ачык кызгылт төстә (коралл төсе) «Чисто по кайфу» дип язулар төшерелгән машинасы бар иде. Ул мотоциклның нәрсәсендер алмаштырган, шуңа йөреп карарга уйлагандырмы... Үлеменә 40 минутка кадәр мотоциклда казынган видеосы да бар... – диде ана.

«Җыр сүзләрен дөрес аңлагыз»

Халит Хәйбуллинның берничә альбомы бар, соңгысын быел 19 августта чыгарган.

– Ул альбомында мотоцикллар турында өч җыры бар һәм сөйгән кызына багышлап җырлар башкарган. Сигез ел очраштылар. Регина исемле кызны бик яратты ул. Шул бер генә кызны яратты һәм бүтән беркем белән очрашмады да, – диде әнисе.

Соңгы альбомында трекларның берсендә Халит югары тизлекнең куркынычы турында язып, үзен үзе дә кисәткән кебек. Алевтина Хәйбуллина җыр сүзләрен дөрес аңлауны сорады.

«Безнең өчен 200гә кадәр тизлек арттыру проблема түгел. Иң мөһиме – үзебезгә «200»ләрнең берсе булмаска» – дигән. Мәетләрне «Груз 200» дип атау төшенчәсе бар. Бу сүзләр – шуңа ишарә. «Для нас не проблема разогнаться до двухсот. Главное — самим не стать одними из «двухсот» – русчасы менә шулай.

– Халит тизлекне яхшы тоя иде, дөресен әйткәндә, мотоцикл инде ул тизлек өчен булдырылган да, ләкин «иң мөһиме – үзегез «Груз 200» булмагыз, иң мөһиме – бәрелеп үлмәскә, өйдә әниләр көтә» дип әйтәсе килгән аның. Әниләр көтүе турыда сүзләр бер җырында бар аның, – диде Алевтина ханым.

«Намаз укыды, ураза тотты, корбан чалдырды»

Алевтина Хәйбуллина соңгы тапкыр улын июньдә күргән.

– 27 июньдә кайткан иде ул соңгы тапкыр безгә, шунда Яшьләр көнендә җырлаган иде. Аның Тәтешле сәхнәсендә беренче җырлавы гына түгел. Аны берничә ел инде шулай төрле концертларга җырларга чакырдылар. Яшьләр ярата иде аны, бик чибәр, озын, төз буйлы иде бит, – диде әнисе.

Халит Хәйбуллин беркайчан да ата-анасы «җилкәсендә утырып», алардан акча өмет итмәгән, үз көнен үзе күргән.

– 18 яшеннән үзен үзе карады, үзе укыды, акча эшләде, мотоцикллар сатып алды. Ул Мәскәүнең онлайн шахмат мәктәбендә дә укытты, укучылары чит илләрдә дә бар иде, уеннар, онлайн дәресләр үткәрде. Җырларын үзе яздырды, вокал белән шөгыльләнде. Бик аз йоклады, гел үсештә, эштә булды. 25 яше эчендә ул күп нәрсәгә иреште. Гер күтәрү белән дә шөгыльләнде. Спортка гашыйк иде, шундый киңкырлы шәхес булды. Ул үсәргә, бер урында таптанып тормаска тырышты. Шәхси эшләнмәләре дә бар, телефоннар да төзәтә иде.

Ата-анасына бик яхшы мөнәсәбәттә булды. Сүзе, эше, акчасы белән дә булышты. Кыз туганнарына да җылы карашта булды. Дуслары, танышлары күп иде аның.

Соңгы юлга озатырга да «мотобрат»лары килде. Уфадан бик күп машиналар килде. Матди һәм рухи яктан бик ярдәм тойдык дусларыннан.

Аның шулай аяныч үлүе – үкенечле, ләкин ул үзенә шундый тормыш сайлаган, нишләтәсең. Һәркем үзенә теләгәнен сайлый инде. «Улым, мотоциклыңны сат», – дип әйткәнебез булды инде, ләкин, үзенә ошагач, мәҗбүр итеп, көчләп тыеп булмый бит инде. Һәркем үз тормышын үзе кора.

Ул гомере буе артист булырга хыялланды, мин инде аңа бик рөхсәт итми идем. Президент та булам, дип йөрде. Күренекле буласы килә иде. Үлеменнән соң таныла инде менә, шундый хыялы булганга күрә, сезгә интервью да бирәм. Ә үзе балачактан тыйнак булды, масаеп, мактанып йөрмәде, уңышлары белән күрсәтергә тырышты ул үзен. Шигырьләр иҗат итте, бик күп олимпиадаларда җиңде. Тарих, җәмгыять белеме, физика, математика, рус теле фәннәреннән гел олимпиадаларда алдынгы урыннар яулады.

Магистратураны да, бакалавриатны да гел «5»кә тәмамлады бит ул. Әле кичә дипломнарын карап утырдык, Намуслы хезмәт белән алынган кызыл диплом ул. Намаз укыды, ураза тотты, корбан чалдырды, – дип сөйләде әле дә улын югалту ачысыннан айный алмаган ана.

 

Фото: © Алевтина Хәйбуллина архивыннан

Халитнең сеңлесе Фәридә Хәйбуллина да балачак хатирәләре белән уртаклашты.

– Абый гел шат күңелле булды, шаярды. Елмая, көлә иде, апалар белән безне куркытырга ярата иде. Берсендә бик каты куркытты, чистый хафаланып беттек. Безне гел күчтәнәчләр белән сыйлады, бүләкләр бирә иде.

Соңгы вакытта Инстаграмда, Телеграмда аралаша идек, гел җырларын хуплап, мактап тордым. Ул башкаларга ошамаган, үзенчәлекле, мәрхәмәтле, бик ихлас кеше иде. Гел эчкерсез иде ул – ямансу икән, шул моңсулыгын яшерми, күңеле шат булса – шаяра. Ышанычлы кеше иде, аңа таянып була иде, терәк булды ул безгә. Ярдәм кирәк булса, гел аңа мөрәҗәгать иттек, – дип искә ала Фәридә.

 

Фото: © Алевтина Хәйбуллина архивыннан

«Тайгак, мотоциклда барма инде», – дип тә кисәткән идем»

Халитнең дусты Антон Карюк, әле узган ел гына танышуларына карамастан, Халит белән бик якын дустанә мөнәсәбәтләрдә булуын әйтте. Үлеме алдыннан Халитне соңгы тапкыр күрүче дә үзе булгандыр, дип фаразлый Антон.

– Бик шат күңелле, ярдәмчел, гади иде. Ышанычлы дус иде ул, аның белән теләсә нинди хис-эмоцияләр белән уртаклашып була иде. Бик күп файдалы киңәшләр ишеттем аннан.

Узган ел таныштык, ул клип төшерде, минем катнашуымны сорады. Быел мотоциклларда бергә йөри башладык, көн саен диярлек күрештек. Ул бәрелер алдыннан 40 минут алдан бергә идек. Болай кәефе гадәттәгечә яхшы иде. Гел шаяртты. Кәефсез түгел иде ул.

Башта гаражда аның мотоциклының маен алмаштырдык, аннары яр буена машиналарда барырга тиеш идек. Май алмаштыргач, төнге 12 тулып килә иде. Урамда яңгыр явып узгач, мотоциклда түгел, машинада барырга уйлаган идек. «Минем машинада гына барыйк, ике машина кумыйк өч кеше өчен, мин сине илтеп куям», – дигән идем. Ул: «Юк, өйгә кереп чыгам, киенәм әле мин», – диде. Асфальт юеш булгач, «тайгак, мотоциклда барма инде» дип тә кисәткән идем. «Әйе инде, ләкин син аңлыйсыңдыр бит, май алмаштыргач, аермасын сизеп карыйсы килә бит», – диде. Чыннан да, яңа май сизелә ул мотоциклда.

Мин яр буена киттем, ул мотоциклда башка якка киткән булып чыкты, әллә планнары үзгәргәндерме... Соңгы тапкыр минем белән элемтәгә 23.59да чыккан иде, 00.11дә инде миңа «Халит бәрелгән» дип хәбәр иттеләр. Һәлакәт вакытында ул инде киемен алмаштырган иде, – диде Антон.

«Дустыгыз үлеменнән соң үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз, фаҗига сабак булдымы сезгә?» – дип сорыйм.

«Миңа ул сорауны еш бирәләр, ләкин Халит кумады ул. Без 4 кешелек группа бергә йөрдек – мин беренче сезон йөрим, минем белән тагын акрын йөрүче бер кыз бар. Без, гадәттә, сәгатенә 60-80 км тизлек белән йөри идек. Безнең компания кызу йөрүчеләрдән түгел иде. Бәлки, ялгызы булганда, тиз йөргәндер, ләкин ул гел безне көтә, кумый иде, – диде Антон.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе Хәйбуллиннар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша, сабырлык тели. Халитнең авыр туфраклары җиңел, урыны оҗмахта булсын! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100