Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100
Курчак уйнар чак
"Татар-информ" архивы

Подъез ишеген ачып керүгә аптырап китте Гөлфия. Таш идәндә зәп-зәңгәр күзле курчак ята. Өр-яңа, тартмасыннан да чыкмаган. Тартмасының капкачы ачылганлыктан, итәге, тапочкасы, чәчләре, күзләренең төсе аерым ачык. Бодай төсендәге чәчләре ике якка үрелеп, ал бантик белән бәйләнгән. Нечкә аяклы Барби курчагы түгел, чын курчак. Курчакны күрүгә күзләреннән яшьләр атылып чыкты хатынның. Мизгел эчендә балачагы күз алдыннан узды. Шундый хыяллана иде ул шундый зур курчак белән уйнарга. Иптәш кызларыныкы бар иде. Аңа әнисенең курчак сатып алырга акчасы җитмәде.

Әнисе Хәлимә апаның берүзенә 4 бала. Кая анда курчак кайгысы! Тамаклары тук булса, шуңа риза. Бер-берсенең киемен киеп үсәләр. Әнисе фермадан кайткач, кичләрен кеше китергән иске киемнәрне рәтләп, матур күлмәкләр тегеп киертә кайчак. Хәтерли әле Гөлфия, югары оч Хәтимә апаның күлмәгеннән әнисе кызына күлмәк тегеп биргәнен. Хәтимә апаларга Ташкенттан кунаклар күп кайта иде. «Минем күлмәкләрем күп, менә монысын кимим инде хәзер, төсе уңмаган җирләреннән киез булса да тегәрсең», – дип биргән. Ул күлмәкнең матур кызыл чәчәкләрен ошаткач, әнисе, киезгә әрәм итмичә, кызына күлмәк текте. Юка гына, ябык кына кыз балага күлмәклек чыккач, Хәтимә апа гәүдәгә юан, күлмәге киң дә булгандыр.

Кибеткә ипигә гел шуны киеп чыга иде Гөлфия, и, сөенә иде Хәтимә апа үз күлмәгеннән теккән күлмәкне күргәч. Боларда әйбер әрәм булмый, дип, тагын да китерә. Менә шулай кешедән калган киемне киеп үсте кызлар. Кая анда курчак алу! Авыл кибетендә курчаклары да булмагандыр. Гөлфия бишенчегә күрше авыл мәктәбенә барасы елны кайткан иде курчаклар. Ипигә барган җирдән күреп кайтты ул аны. Зәңгәр күлмәкле, зәңгәр күзле ике матур курчак. Әнисенә кайтып әйтте, аласы килә бит инде. Үз янымда гына йоклатыр идем, киләсе җәйгә икәү бәбкә сакларбыз, дип хыяллана бала күңеле. Апаларының курчакка алай ук кызыкканын хәтерләми. Алар өчен курчак – кече сеңелләре – Гөлфия бар бит инде болай да. Ә Гөлфия – төпчек кыз, үзенең дә апа булып карыйсы килә. Һич югы курчакка.

Апасы кебек, курчагының чәчләрен үрер, ачуланып та алыр, яратыр да кебек.

Әмма ул ике курчакның берсе дә Гөлфиягә эләкмәде. Берсен – балалар бакчасына, берсен медпунктка алганнар. Медпунктка колак тиштерергә баргач, тагын кызыгып кайтты. Курчакка кызыкканын белгәч, әнисе калдык-постык тукыма кисәкләреннән курчак ясап бирде. Йөзендә бернәрсәсе дә юк иде аның: кашлары, күзләре, ирене, борыны да юк. Шулай булса да, түгәрәк башына бумази тукымадан кечкенә яулыгын яптырып куйгач, гел курчак рәвешенә керә. Тора-бара, кыз үзе дә тукыма кисәкләреннән курчак ясарга өйрәнде. Һаман да шул Ташкенттан кайткан оек кунычына иске телогрейка йонын тутыра да гәүдә, баш ясый. Үзе теләгәнчә йөзен эшли, күлмәкләр тегеп киертә.

Берсендә кызык хәл дә булды әле. Иртән йокысыннан әнисенең тузынган тавышына уянып китте кыз. «Шушы кызлар өй җыештырса, бер әйберне табарлык түгел. Үзем җыештырсам, чүмечне дә, тукмакны да, табаны да билгеле бер урынга гына куям. Дучмакка дигән бәрәңге суынып бетә инде, төяргә тукмакны тапмыйм», – ди. Гөлфия ни еларга, ни көләргә белми янында яткан бәрәңге тукмагына карап. Кичтән, кызып китеп, бәрәңге тукмагыннан да курчак ясаган иде кыз. Мич алдындагы күмер белән кашларын, күзләрен ясагач, бигрәк тә чынга ошап китте шул тукмак-курчак. Шуңа күрә шүрлеккә түгел, үзе янына йокларга яткырган иде. Кем белгән әнисенең иртән эшкә киткәнче үк дучмак пешерәсен. Гөлфия әйтергә курыкты. Ишектәге чаршау ярыгыннан әнисенең шешә төбе белән бәрәңге төйгәнен күргәч, шыпырт кына кире урынына барып ятты. Әнисе эштән кайткач, матур күлмәк кигән тукмак-курчакны күреп шаккатты. Иртәнге ачулары таралган иде, бигрәк матур булган бу, дип, кызын мактап башыннан сыйпады.

Менә шулай бәрәңге тукмагыннан да курчак ясап уйнап үсте кыз. Үзе эшли башлагач, кияүгә чыккач та, курчакларга мәхәббәте сүрелмәде. Әмма, тормыш тарта башлагач, үз кызларына да курчак алып бирерлек запас акча чыгара алмады. Алай да әбиләре ике кызына ике курчак бүләк иткән иде. Буш вакытларында, телевизор караганда шул курчакларны «киендереп» мәш килде Гөлфия. Аларга күлмәкләр тегеп киертте, башлык, кофталар бәйләде. «50 яшеңдә дә курчак уйнап утырма инде», – дип көлә иде ире. «Оныкларга уйнарга матур булсынга бәйлим», – дип акланса да, үз күңеленә ошаганга киендерде курчакларны.

Подъезд идәнендә яткан зәңгәр күзле курчакны күргәч, балачагы күз алдыннан йөгереп узгандай булды. Шуның матурлыгына сокланып карап торганда, икенче каттагы хатын төшеп җитте, җилләнеп. «Баласы барлыгы исенә төшкән, 6 ел буе кая йөргән ул, кирәк түгел курчагы да, бернәрсәсе дә», – ди. Гөлфияне күргәч, уңайсызланып куйды. Начар хатын түгел ул үзе. Тормышы авыр инде, үзе генә кызын үстерә. Кайчакта Гөлфиягә бурычка акча сорап керә. Кеше фатирында яшиләр, аңа да түләргә кирәк. Кызының 1 яше тулганчы, ире бай хатынга ияреп чыгып киткән. Бер ярдәме юк, дип сөйләгәне бар иде.

Менә хәзер кире кайтмакчы булып йөри икән. Кызына курчак алып килгән. Кызы курчак уйнамый бугай шул инде аның, зур инде ул, 12 яшьтә. Кыршаулар, телефон белән мавыга ул. Кыршау эченнән чыгып әллә нинди биюләр бии, телефонда уйный. Курчаклы уйнау вакыты бер генә шул.

Подъезд идәнендә яткан зәңгәр күзле курчакны алды да, урамдагы чүп савытына илтеп салды өске каттан төшкән хатын. Ире артыннан ыргыткан булган икән ул аны, ала китсен, дип. Шуңа икенче каттан очып төшкән инде курчак. Ире алып киткән, дип уйлаган. Кибеткә чыгышлый күрде дә, чүп савытына ыргытты. «Ирең барыбер «биреп калдырдым» дип уйлый. Әрәм итмә, бер булса да уйнар кызың», – дип тә әйтеп карады Гөлфия. Тыңламады ялгыз хатын.

И кызганды Гөлфия шул курчакны. Чүп машинасы килми торса ярар иде, дип, караңгы төшкәнне көтеп йөрде дә, чүплектән чыгып алды. Берничә көн узгач, ярсуы басылгач, менгереп бирермен, дип ниятләде. Берәр ай чамасы узгач, теге хатынны чакырып, тыныч кына аңлатырга теләгән иде дә, исе дә китмәде тегесенең. «Минем кыз курчак уйнамый хәзер. Курчак белән алданыр яшеннән узды инде», – диде.

Ул шулай дигәч, тулай торакта яшәүче күп балалы хатынга илтеп бирде Гөлфия, өске кат күршесенең рөхсәте белән. Шулай шул, ирләр сөяркәгә киткәндә, баланы да, ялгыз ананың баласын ничек үстерәсен дә уйламый. Энергияләре ташып торганда башканың мохтаҗлыгы кемгә кирәк? Бу ирне дә бай хатыны куып чыгарган икән «салып» йөри башлагач. Шуңа күрә кайдадыр баласы, хатыны барлыгын исенә төшергән. Җитмәсә, «салып» та килгән. Алай эшләмәскә кирәк шул, балаң янына керәсең бит. Ничә еллар буе күрешмәгән кызың янына.

Аннан соң, курчак уйнар вакыт та бер генә. Хәзер балалар бик тиз өлгерә. Мәктәпкә кергәндә үк күпне беләләр, әллә ниләр белән кызыксыналар. Ә читтәге әтиләре моны белми дә кала. «Әтиләр» дип әйтеп буламы икән соң андыйларны. Киресенчә дә булгалый икән тормышта. Гөлфиянең авылдашы Рәфис 2 кызын үзе генә үстерде. Әниләре, балалары кечкенә вакытта ук, чит иргә ияреп чыгып киткән иде. «Кызларымны кагарлар», – дип өйләнмәгән дә аталары. Менә моны чын әти дисең инде.

Ә теге 10 елдан соң пәйда булган әтине бик «әти» дип атап булмас шул. «Әти» исемен акларга да кирәк бит әле ул.

Курчакта гына да түгел хикмәт...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100