Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күптән түгел кулын сындырган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевнең тагын сәламәтлеге какшаган

news_top_970_100
Күптән түгел кулын сындырган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевнең тагын сәламәтлеге какшаган
Фото: Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Армиядә вакытта, казарма ишелеп, ике аяксыз калган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевнең тормышында «кара полоса» башланган. Ул күптән түгел кулын сындырган иде. Хәзер инде иң биек тауларга менүче буларак танылган блогер социаль челтәрдәге сәхифәсендә кабыргасы сынуы турында хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, берничә көн буе аның гәүдәсенең ян ягы авыртып йөргән, ул аңа игътибар итеп тормаган, авыртуга түзеп йөргән. Рөстәм авыртуга чыдар хәле калмагач кына хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Табиблар аңа күңелсез хәбәр җиткергән.

«Тикшерү нәтиҗәләре мине шаккатырды», – дип язган Рөстәм Нәбиев.

Ул кулын сындыргач бәхетсезлек очрагы аны уйланырга мәҗбүр итүе, тормышта мөстәкыйль булуның никадәр мөһим икәнлеген аңлавы турында сөйләгән иде.

Рөстәм Нәбиев чираттагы тауны «яулап» кайтканнан соң ял итәргә уйлавы, 2023 елны сәламәтлеген ныгытырга теләве һәм 3 катлаулы операция ясатырга җыенуы турында да хәбәр иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100