Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп катлы йортта гадәттән тыш хәл булганда, күршеләрнең җимерелгән милеге өчен кем түли?

news_top_970_100
Күп катлы йортта гадәттән тыш хәл булганда, күршеләрнең җимерелгән милеге өчен кем түли?
"Татар-информ" архивы

Чаллыдагы 38\15нче йортта гадәттән тыш хәл булгач, кайсыбер күршеләрнең милегенә зыян килгән, керә торган ишекләре ватылган. Тикшерү барышында ачыкланганча, фаҗига булган фатир арендага алынган. Күршеләргә килгән зыянны кем түләргә тиеш – «Челнинские известия» шул хакта яза.

Адвокат Сергей Русинов әлеге уңайдан комментарий бирә.

«Беренчедән, шартлау сәбәбе һәм гаепле кеше ачыкланырга тиеш. Икенчедән, әлеге торакның арендаланган булуын исәпкә алып, күршеләре милек хуҗасына шикаять бирә ала. Милек хуҗасы исә һәлак булган егетнең мирасчыларына мөрәҗәгать итә ала», – ди эксперт.

Аның сүзләренчә, мондый гадәттән тыш хәлләр вакытында аеруча мөһим урын – торакны арендалау килешүе дөрес төзелгән булу. Анда квартирантның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, җинаять һәм гражданлык законнарын үтәве турында пункт булырга тиеш.

«Фатирны арендага бирү – акча алу гына түгел әле. Милекче андагы тәртипне даими рәвештә тикшереп торырга, саклык турында искәртергә тиеш», – ди адвокат.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 12 мартка каршы төндә Чаллының 38нче комплексындагы күпкатлы йортта шартлау булды. Биредә 21 яшьлек егет үлде. Йорт газга тоташтырылмаган, анда электр плитәләре куелган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә, диелә хәбәрдә.

«Челнинские известия» белешмәсе буенча, фаҗига 10нчы каттагы бер бүлмәле фатирда була. 12нче катта яшәүче Илья сүзләренчә, аның гаиләсе йокларга әзерләнгән чакта, фаҗига килеп чыга. «Сүзләр белән аңлатып булмый –бөтен дөнья селкенде. Бала курыкты. Мин урамда газ баллоны шартлады дип торам, безнең йортта газ юк бит. Электр плитәсендә пешерәбез. Аннары янгын сүндерүчеләр килде, бездән өйдән чыгардылар», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100