Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда фатирда петарда шартлаудан үлгән егет Украинага китәргә җыенган булган

news_top_970_100
Чаллыда фатирда петарда шартлаудан үлгән егет Украинага китәргә җыенган булган
Челнинские известия фотолары

Кичә Чаллының 38/15 комплексындагы фатирда көчле шартлау булды. Унынчы каттагы шартлау шундый көчле була – тәрәзәләр ватылып аска коела. 

21 яшьлек егет бу фатирны берничә ел арендалап яшәгән. Кытайда җитештерелгән «Кинг-Конг» петардасы шартлаган, дип фаразлыйлар. Бу петардада 100 грамм дары бар икән. 21 яшьлек егет (исеме Александр булган, дип язалар) аны махсус рәвештә – үләр өчен күпләп алган дип уйлыйлар, чөнки ул шартлау алдыннан туганнарына шалтыратып хушлашкан. Аның мәетен бәдрәф янында – коридорда табалар.

Шартлаудан соң кешеләрне эвакуациялиләр. Инвалидларга, өлкәннәргә чыгарга булышалар. 2 автобус китерәләр, кайнар чәй бирәләр. Паника булмый, «ашыгыч ярдәм»гә мохтаҗлар да булмый. Эвакуацияләнгәннәрне 53нче мәктәп спортзалына китерәләр. Махсус хезмәтләр тикшергәч, кешеләр үз фатирларына кайта. Йортка килгән зыянны шәһәр мэриясе каплаячак.

Егет 24 апрельдә туган көнен билгеләп үтәргә җыенган була. «Челнинские известия» язуынча, бу егет махсус хәрби операциягә китәргә әзерләнгән булган. Әмма аны военкомат психоневрологик диспансерга җибәрә. 

«Сәламәт кеше. Гаилә, беренче карашка, әйбәт, административ, җинаять эшенә катышлары юк. Коралы булмаган, хокук бозмаган. Гадәти кеше. Аңа яшәргә дә яшәргә иде әле», – дигән мэр Наил Мәһдиев.

Егет «ТЭМПО» предприятиесендә эшләгән, станокларны ремонтлаган, 60-70 мең сум алган, аренда өчен түли алса да, бурычлы булган. Үз эченә бикләнгән кеше була, күршеләре белән аралашмый.

Александрның Чаллы янындагы авылда абыйсы яшәгән. Егет аңа үләсе килүен әйткәләгән булган, дип яза «Челнинские известия». Абыйсы аны үгетләп, тынычландырып торган.

«Үтерү» факты буенча җинаять эше кузгатылган.


 

Фото: © Чаллы мэриясе

 

Фото: © Чаллы мэриясе

 

Фото: © Чаллы мэриясе

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100