Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңелләр тулды...»: кайсы җырчыларның балалары өчен соңгы кыңгырау яңгырады?

news_top_970_100
«Күңелләр тулды...»: кайсы җырчыларның балалары өчен соңгы кыңгырау яңгырады?
Фотолар җырчыларның шәхси архивыннан

Шушы көннәрдә мәктәпләрдә, шаулап, куанычлы да, моңсу да булган «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында артистларның балалары да бар. Җырчы Лилия Муллагалиеваның кызы Ильвина, Салават Фәтхетдиновның оныгы Хәят, Раяз Фасыйховның кызы Венера, Фирүзәнең кызы Сәйдә, Алсу һәм Азат Фазлыевларның улы Аяз быел 9 сыйныфны тәмамлаган. Бәйрәм чарасыннан хис-кичерешләре, балаларның киләчәккә планнары турында җырчыларның үзләре белән сөйләшеп алдык.

«Ильвина театр училищесына укырга керергә әзерләнә»

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның кызы Ильвина быел 9 сыйныфны тәмамлаган. Ул Казанның 15 нче татар гимназиясендә укыган.

Ильвинам өчен быел чыннан да соңгы кыңгырау яңгырады, чөнки кызым 9 сыйныфтан китәргә булды. «Соңгы кыңгырау» бәйрәме бик матур узды. Балаларга бүләк итеп, Рифат Хөснияров белән җыр яздырдык, клип төшердек. Анда сыйныфыбыз ата-аналары, балалар үзләре катнашты. Бәйрәмдә шул клипның презентациясен ясадык.

Ильвинабыз хәзерге көндә имтиханнар бирә, бик ныгытып, Казан театр училищесына укырга керергә әзерләнеп йөри. Үзе борчылмый, минем дә артык борчылу хисем юк. Хәзерге балалар икенче төрле бит алар. Ильвина инде 5-6 класстан бирле мөстәкыйль. Һәрнәрсәгә үз фикере бар.

Башта спорт юнәлешендә китәр сыман иде. Ләкин, үсә төшкән саен, кызыксынулары үзгәрде. Аны хәзер сәнгать, сәхнә тарта. Барабанда уйный, җырлый, бии белә. Киноларда төшәсе килә. Режиссер булу теләге дә бар үзенең. Минем тапшырулар эшләгәнне бик кызыксынып күзәтеп тора.

Әлбәттә, артист тормышының ни икәнен яхшы беләбез. «Башка һөнәр үзләштермисеңме?» – дип тә әйтеп караган идем үзенә. «Ошамаса, кабат башка юнәлештә укырмын», – дип җавап бирде. Әле мин Ильвинаның татар теле дә бик яхшы дип әйтмәс идем. Тырыша инде үзе, безнең белән дә гел татарча гына сөйләшә.

Театр, сәнгать өлкәсенә чынлап талантлары һәм укырга теләкләре булган балалар кирәк. Кызыбызның хыяллары чынга ашсын, дип телибез.

Имтиханнарны тапшырып бетергәннән соң чыгарылыш кичәсе уздырачаклар, сыйныфлары белән берничә көнгә табигатькә ялга барырга да җыеналар, – дип сөйләде җырчы.

«Хәят Мәскәүгә актерлык осталыгы факультетына укырга керергә җыена»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның оныгы Хәят «Адымнар» полилингваль мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаган. Чыгарылыш укучыларын котларга Салават Фәтхетдинов үзе дә килгән. Җырчының кызы Лиана Җәләлова:

Безнең гаиләбез Хәят белән чиксез горурлана. Кызыбыз укуын мәктәптә дәвам итәчәк. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң Мәскәүгә актерлык осталыгы факультетына укырга керергә җыена.

Бәйрәм чарасында да моңсу булмады. Бары тик кызым өчен горурлану хисләре генә кичереп утырдым, – дип сөйләде «Интертат»ка.

Фото: © Лиана Җәләлованың шәхси архивыннан

«Аязны биеп кенә йөри дип уйлаган идек»

Татар эстрадасы артистлары Алсу һәм Азат Фазлыевларның улы Аяз 149 нчы лицейның 9 сыйныфын тәмамлаган.

Әле кичә генә укырга кергән кебек иде Аяз, бүген инде чыгарылыш укучысы. Кай арада үсеп җитте соң дип, шаккатып торабыз. Улыбыз инде үзен зурларча тота, бик мөстәкыйль. Укуда өлгер, гел «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укый. Шуңа да 11 сыйныфка кадәр мәктәптә калырга булды.

«Соңгы кыңгырау» бәйрәме бик күңелле үтте. Азат белән без дә чыгыш ясадык. Гомумән, безнең мәктәп – ул бик күп җырчыларның балалары укый торган мәктәп. Вадим Захаровның, ИлГәрәйнең кызы, Гүзәл – Илназ Бахларның уллары, Рәсим Низамовның улы, Раяз Фасыйховның кызы – барысы да шушы 149 нчы лицейда. Без барыбыз да бер тирәдә яшибез. Шуның өстенә мәктәбебез бик әйбәт. Балаларның татар мохите булган мәктәптә укыганына бик шатланабыз. «Соңгы кыңгырау» бәйрәме дә гел татар телендә генә узды. Аяз бәйрәмне алып барды, төрле сценкаларда да катнашып гаҗәпкә калдырды. Без бит Аязны биеп кенә йөри дип уйлаган идек. Улыбызның театраль талантлары да бар икән! Бәйрәмне куючы режиссер Раил Рамазанов та: «Карале, Аязың бөтенләй ачылып киткән», – дип шалтыратып мактады әле. Балалар өчен бик сөенеп утырдык.

Аяз әлегә киләчәк һөнәрен сайламады. Архитектор эше дә ошый үзенә, бал биюләре дә. Уйлану өчен тагын 2 елы бар, – диде Алсу Фазлыева «Интертат»ка.

Фото: © Раяз Фасыйховның шәхси архивыннан

«Кызым 3 кенә имтихан бирәчәк»

Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйховның кызы Венера да шушы ук мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлаган.

«Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә күңелләр тулды… Әле 1 сыйныфка илтеп кенә биргән идек бит… 149 нчы татар лицее булгач, бәйрәм тулысынча татар телендә булды. Җырларын да күңелгә үтеп керә торганнарны сайлаганнар. Венера белән үзебез дә, улыбыз Рамазанны да алып, җыр башкардык.

Венераның укуы әйбәт. Кызыбыз 11 нче сыйныфка кадәр мәктәптә калырга булды. Үзенең куйган максатларына таба ышанычлы бара ул. Мәктәпне кызыл аттестатка тәмамларга омтыла. Венера ОГЭны да өчне генә бирәчәк. Татар теле буенча олимпиададан яхшы нәтиҗәләргә ирешкәнгә, имтиханнан азат иттеләр үзен. Татар теленнән укытучысы бик әйбәт әзерләде, кызыксындырды. Өйдә гел татарча гына сөйләшүебез дә ярдәм иткәндер. Телне саклау – бүгенге көндә үзәк проблема. Шуңа безнең өйдә бер канун яши: өйдә бары тик татарча гына аралашабыз. Автомат рәвештә күчәләр икән: «Балалар, безнең өйдә татарча аңламаган кеше юк бит, әйдәгез, татарча сөйләшик әле. Әнә татарча аңламаган кешеләр янында русча, кытайча, инглизчә сөйләшегез. Телләр белү әйбәт, әмма өйдә туган телдә сөйләшәбез», – дим. Венера киләчәктә кем булачагын төгәл белми әле, әмма ниндидер креативрак юнәлеш сайларга тырышачак, – диде Раяз Фасыйхов.

«Әни күңеле белән сизәм: Сәйдә спорт юнәлешендә китәр»

Җырчы Фирүзәнең кызы Сәйдә дә – Аяз белән Венераның сыйныфташы.

«Балаларның үсүләрен күреп, гомернең тиз үткәненә моңсулансак та, акыллы, тәүфыйклы булуларына сөенәбез.

Сәйдәбез лицейда да, спорт мәктәбендә дә укый. Унынчы ел инде профессиональ рәвештә акробатика белән шөгыльләнә. Укуга бик вакыты да калмый инде аның. Шуңа да карамастан, барысына да өлгерергә тырыша, балакаем.

Фото: © Фирүзәнең шәхси архивыннан

Укуын 11 сыйныфка кадәр мәктәптә дәвам итәргә булды. Хәзерге вакытта ОГЭлар бирә. Төп фәннәрдән тыш татар теле һәм география фәннәрен сайлады.

Әлегә төгәл генә «киләчәктә шундый-шундый һөнәр иясе булам» дип әйтми, фикерләре гел үзгәреп тора. Әмма дизайнер булу теләге бар үзенең. Кечкенәдән кул белән төрле әйберләр ясарга ярата ул безнең. Слаймнар ясап, шуларны авылга Сабантуйга алып кайтып сата иде, хәтта. Әмма мин әни күңеле белән сизәм: Сәйдә спорт юнәлешендә китәр. Чөнки кечкенәдән хәрәкәтчән бала булды. Ашарга чакырган вакытта да атлап түгел, ә «тәгәрмәч» ясап килеп чыгар иде, – дип сөйләде Фирүзә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100