Кайнанасы яткан йокы бүлмәсенең ишеген төнгә ачык калдыра Фирая. Сулыймы, ул-бу булып ятмасын, дип борчыла. Уяу йокларга ияләнде инде. Таң аткан чакларда, дәү әнисе белән үскән бала чакларын исенә төшерә. Йокларга ярата иде Фирая. Үсмер чакта һич кенә дә йокысы туймады. Әнисе орыша. Шунда дәү әнисе: «Кияүгә чыккач та әче таңнан торасы була әле кыз балага. Кыз бала ул – өйдә кунак кына, уятма, йокласын», – ди торган иде. Их, кайда калган шул рәхәт көннәр, дип сагынып елап та алгалый хәзер. Ул рәхәт чакларны, туктале, уйлыйм әле, дип уйланып та утырмыйсың бит. Әйтерсең лә, баш мие үткәннәрдән матур бер мизгел бүләк итә.
Төн уртасында уянып китә дә кайнанасының борыны сызгырганын тыңлый килене. Борынын сызгыртып тәмләп йоклый Камәрия карчык. Сабый бала кебек гамьсез йоклап яткан әбекәйне кызганып та куя, кайчак ачуы да килә, үпкәләп тә алгалый. Күңел халәте кырыкка төрләнә. Әбекәйнең дә, Фираяның да.
Әле менә кичә иртән генә дә сүзләшеп алдылар. «Син минем сандыкны актаргансың, акчаларым югалган. Кулъяулыкка төреп сумканың эчке кесәсенә тыгып куйган идем», – дип, киленен акча урлауда гаепли. Аны малаена да, балаларына да, хәл белә кергән күршесенә дә әйтеп чыгарды инде. Хәтере югалып, картлык чире белән интегүче карчыкның әйткәннәрен оныклары мәзәк итеп кабул итә. Күршеләре, ире «борчылма, синең урламаганыңны беләбез бит» дип юата. Тик Фираяга уңайсыз. Никадәр үткәрергә тырышса да, күңелдә кала шул гаепсез сүзләр. Ә төенчектәге акча шунда, сумканың икенче кесәсендә булып чыга. Әллә ничә тапкыр шулай яла якты инде. Хисапсыз.
Бер уйлап караганда, ник бер дә малаена әйтми ул «кыек» сүзләрне? Һәм ник гел начар сүзләр сөйли икән ул? Ялгышып та яхшы сүз әйтми бит. Элек тә, килененә җылы сүзләр әйтә белмәде. Килен булып килгәч тә күп елады Фирая. Өйләнешеп яши башлаганның икенче елында малай алып кайтты килен. «Минем малайның баласы булырга тиеш түгел иде. Ул язгы ташуда агып, салкын тидереп, булнистә ятты. Син корсак белән килгәнсең», – дип күпме елатты киленен ул чакта. Фираяга нибары 22 яшь иде ул чагында. Самими күңелле авыл кызы. Исерек арасында үскәнсең, балаң да исерек булыр, дип тә кимсетте. Барысы да җыела икән күңел сандыгына.
Камәрия әби үзе өч малай үстергән. Ире 38 яшендә үк вафат булган. Элек «төп нигездә төпчек малай каласы» дисәләр дә, уртанчы улы иплерәк, тынычрак булгангадыр, уртанчысы төпләнде атасы нигезенә. Ике малайга да туганнар бер-берсенә ярдәм итеп, йорт төзеп башка чыгардылар.
Йорт төзү, нигез кору ансат кына түгел бит әле ул. Көн туды исә фермага эшкә чабасы, кайткач, тагын кече ферма көтеп тора абзарда. Матур гына да булып бетеп булмый. Авыл кешесе гомер-гомергә фермадан – сенаж, кырдан чөгендер, кукуруз урлап көн итте. Малын шулай асрады. Фираяны да, икенче баласына авырлы чакта, кайнанасы үзе белән ияртеп, чөгендер урларга алып барды. Гел 2-3 чөгендер артыграк сала иде киленнең капчыгына. «Син яшь әле, күтәр», – дия иде авыр капчыкларны җилкәсенә күтәрткәндә. Фермадан кайткан галошны көн саен юып торалармени инде. Шул галошына да бәйләнеп, кимсетергә җай эзләп кенә торды. «Галушыңны да юа белмисең, уңмады малаем хатыннан. Әнә, олы киленем ялт итеп киенеп йөри», – дип, гел укытучы киленен мактап, Фираяны хурлар иде.
Кайберсен эчкә йотып, кайберсен мал янында елап чыгарып көн итте Фирая. Әнисе кайнанасының усал теллелеген сизде. «Сабыр ит, кызым, савабы үзеңә булыр», – ди торган иде. Яшь вакытта савап уйлыйсыңмени ул. Торды инде, түзде. Бер ул гынамени явыз телле кайнаналар белән көн күргән. Фермага сарыклар янына килгәч тынычланып кайта иде.
Әле алай да ярамады. «Фермада йөргән нәрсәсе бардыр, бу кадәр ашкынмас иде, артыннан күзәт әле», – ди берсендә. Сарык йоны алып йөри торган язгы көннәр иде. Кырга эшкә киткән ире килеп кергәч аптырап китте Фирая. «Әни кушкач килдем инде, үпкәләмә, мин сиңа ышанам», – диде ире. Эшләре ферма янындагы кырда булгач кергән. Көлешеп алдылар. Менә шулай ире ышанычлы, яхшы булганга сабыр итте булса кирәк килен. Ире Илдарны әтисенә охшаталар. «Ул да шулай сабыр, тыныч иде», – диләр. Кече улы Камәрия карчыкның үзенә охшаган. Төскә-биткә дә, холыкка да нәкъ үзе.
Кече улының хатыны, ике көн булса да ял итәрсең, мин дә өйдә бит әле, дип, үзенә ялга алып китте берсендә Камәрия әбине. Күңел тыныч торамени ул. Иртән коймак пешерүгә йөгертте Фирая кайнанасына коймак илтергә. Барып керсә, мескен карчык килене белән малаеның йокы бүлмәсе ишеге төбендә нәүмизләнеп басып тора. «Ыштанымны да салып күрсәтимме әллә, нәрсә акаеп карап торасың!» – дип кычкырмасынмы улы әнисенә. Чәчрәп төште Фирая, йөрәге дерт итеп китте. Килене мал янында икән.
– Килә дә ишектән карап тора, бер сүз дәшми үзе, туйдырды, – ди каененекәше. – Алып китегез! – ди.
Шундый ямьсез телле, кырыс холыклы булган шул кече малае. Аракы эчәргә яратучы малайдан нинди җылы сүз көтәсең инде. Камәрия карчык төп нигездә уртанчы улын күңеле сизеп калдырган диярсең.
Күңел сандыгы әнә шундый хәлләр белән дә тула шул. Юл буе елап кайтты Фирая. «Безнең дә картаясы булыр, ни хәлләр килер картлык», – дип борчылды. Кайтуга, ирен әбекәйне алып кайтырга җибәрде. «Бар, энекәшең янында тора алмый ул, алып кайт, күпме гомере калгандыр», – диде Фирая.
Кыланмышлары күп булды инде карчыкның. Кайберсен аңышмыйча эшләгәндер. Кайберсен белә торып, юри эшлидер кебек. Беркөн Фирая абзардан мал яныннан керешкә, өйнең эче төтен белән тулган. «Ашатмыйлар мине монда, күрше, ач яшим», – ди. Фираяны танымый, күршесе дип белә. Урын-җирен ризык белән тутыра. Мендәр, матрас асларына ипи, шикәр яшереп куя. Олы кешеләрнең юклык бала вакыттан ук күңелләренә сеңеп калгандыр. Өстәл тулы конфет, прәннек булса да, ипи белән шикәр яшерә мендәр астына. Кайчакларда җимешләр салгалый мендәр эченә. Яңа гына киертеп куйган памперсын салып атып, эчендәге мамыкларын таратып, идән буйлап чәчеп ташларга да күп сорамый. Тиешле даруларын да эчми аптырата. «Агу эчертәсең син», – ди. Көн саен шундый сүзләрне ишетеп тору караучыга да кыен. Төрле юлларын таба килене. «Балаларымны да болай көйләгән юк иде», – ди.
Өйдә олы кеше булгач, балаларына да бара алганы юк. Ярты сәгатькә дә калдырып чыгышлы түгел. Фирая пенсиягә чыгып ярты ел узуга, шундый «бүләк» ясады аңа язмыш. Кыз баланың язмышы шулайдыр инде. Сине тапкан, тәрбияләп үстергән әниеңне түгел, чит кешене тәрбияләргә туры килә икән кайберәүләргә. Мунча юындырганда бигрәк тә шундый уйларда йөри килен. Аяк бармагының һәрберсен массажлап уа, юындыра. Әби әйткәнчә булмаса, икенче мунча якканчы, атна буе холкын күрсәтәчәк. «Аркам кычыта, юындырмадылар, картлыкта үзләренә дә шулай су гына сипсеннәр», – дип каргана.
87 яшендә килене кулында мәңгелек йокыга китте әбекәй. Киткән чакта нык каты итеп килененең кулын кысты. Сүз әйтерлек хәле юк иде. Атна буе аңсыз ятты. Авырайгач, бертуган сеңлесен дә янына чакырдылар. Килененең кулын кысканын күргәч, Саимә карчык: «Синнән бәхиллек соравы, бәхил бул, диген, килен», – дип киңәш итте. Бәхилләштеләр.
Гел генә дә әшәкелеккә әшәкелек белән җавап бирергә димәгән бит. Фирая менә шундый кече күңелле була белде. Авыр чакларында, кайнанасы йөрәккә тиярлек сүзләр әйткәндә дә, ирен уйлады. «Нинди акыллы, тырыш малай үстергән бит минем өчен. Иремнән уңдым. Эчмәде, тартмады, какмады. Шуннан матур-матур, сәламәт өч бала таптым, шуның өчен дә рәхмәтлемен», – дип, үзен үзе юатып яшәде.
Миңа рәнҗеп ятмасын, дип, догадан калдырмый хәзер Фирая. Кеше күңеле бәллүр кебек. Үпкәләткән, елаткан чаклары булса да, бергә гомер иткәчме, кызгана, сагына кайнанасын. Анда киткәч тә тынычлыкта калдырмый. Бер генә көн догадан калдырса да: «Ашарга ризыгым шундый күп, киленем Рәзинә дә кертте, оныгым Марат та бирде, синең кыстыбыйны ашыйсы килә», – дип төшенә керә.
Ә берсендә үзе ак күмәч бирде килененә. Әрвахлар төшкә керсә, күңелгә шом керә бит ул. Фирая да абыстайга барып сөйләде бу төшен. «И кызым, синнән риза булып ята Камәрия чордашым, шуңа ак күмәч биргән, бер дә борчылма. Дөньялыктагы усаллыкларын оныт», – дип юатып кайтарды.
Өстеннән авыр йөк төшкәндәй булды Фираяның. Әрнүләр, үпкәләүләр җыелган күңел сандыгында бернәрсә калмады. Җиңел булып китте. Иң мөһиме – ахирәттәгеләрнең ризалыгы.
Авыру кеше караган киленнәргә, ул-кызларга сабырлык, көч бирсен Аллаһ Тәгалә. Ике дөнья бәхете насыйп итсен.