«Күңел» радиосы яшьлеккә алып кайтты: 50 ел элек язылган җыр, 18 ел күренмәгән җырчы
Кичә «УНИКС» концертлар залында «Күңел» радиосы үтә дә хисле концерт куйды. «Безнең яшьлек җырлары» дип аталган иде. Безнең буын өчен ул «балачак җырлары» булды. Шулай да бу җырларның һәрберсе кеше тормышының билгеле бер чоры белән бәйле иде.
80-90нчы еллар җырларыннан торган концертка яшьләр дә, урта яшьтәге абый-апалар да, олылар да килгән. Концерт башланганчы ук, холлда апалар гөр китереп бии иде. Шунда ук «Күңел» радиосы уеннар уздырды, лотерея уйнатты, гомумән, концерт башлануын көткән халыкның күңелен күрделәр.
Утырасы урынны эзләгәндә, хәзер барыбыз да вакыт машинасына утырырбыз да әллә кайсы елларга очып китәрбез кебек иде.
Концерт башында сәхнәдәге зур экраннан кабына фил рәсеме төшкән Һиндстан чәе, футболчы Олег Блохин, «АББА» төркеме, «Березка» кибете, «Мурзилка» журналы, «Артек» лагере, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова, «Капитан Врунгель» мультфильмы, «төзелештән карбит урлау» дигән күренешләр төзелеп китте. Безнең өчен барысы да таныш һәм якын, дип әйтеп булмый, әмма янымда утырган апа: «Иииий, карале, ә», – дип утырды. «Фил рәсеме төшкән чәйне әле кайчан гына сатып алган идем, тәме үзгәреп беткән», – дип тә өстәп куйды. Без шул үзгәргән тәмне татучылар инде. Шулай да магнитофон кассетасының тасмасын карандаш белән әйләндергән, өзелгән җирен тырнак лагы белән ялгаган вакытлар булды безнең дә.
Кичәне «Күңел» радиосының алып баручылары Лилия Гатина һәм Ришат Хаҗиев алып барды. Алар да артык сүз, артык мәзәк сөйләмәде. Шулай да алып баручылар күбрәк радиога яраклашкан: бу – сизелә. Тамашачы белән турыдан-туры эшләү аларга авыррак бирелде кебек.
«80нче елларда учак яккан чакларны бик яхшы хәтерли торгансыздыр»
Концерт легендар Зөһрә Шәрифуллинаның «Кайда сез, яшьлек җырларым» җыры белән башланды. Бу җыр безнең буында бик билгеле түгел кебек, сирәк ишетелә. Зөһрә апа: «80нче елларда учак яккан чакларны бик яхшы хәтерли торгансыздыр», – диюгә, кайсы җыр булачагы безгә дә көн кебек ачык иде. Яңа гасырда су буенда учак ягып утырулар булды әле ул.
Шунысын да ассызыкларга кирәк, һәр җырчы үзе башкарган җырның сүзләре һәм көе авторларын хөрмәт белән телгә алды. Бу кешеләр дә легендар бит!
Тагын бер рәхәт булган күренеш: концерт барышында зур кешеләр озын-озак рәсми сүзләр сөйләмәде. Сүз әйтергә дип сәхнәгә бер генә кеше күтәрелде – ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев. Ул да ихластан рәхәт итеп сөйләде, чөнки үзе дә беренче җырдан ук хисләнгән иде.
Зөһрә Шәрифуллина 2 җырны гына җырлады әле, инде күзгә яшьләр тыгылды. «Күңел» радиосына – 25 яшь! Монда меңләгән кеше утыра, зал безнең яшьтәшләр, безнең чор кешеләре белән шыгрым тулы. Чаллы шәһәрен безнең чор кешеләре төзегән. Ул һәрвакыт яшьләр шәһәре булды, гөрләп торды. 1997 елда ил эчендә авыр икътисад вакыты иде. Шулай да Чаллыда татар мохите гөрләп торды. Хәтерлим, мин Спас районында район башлыгы булып эшли башлаганда, Чаллыдан Болгарга 9ар мең кеше килә иде. Шул гөрләгән вакытта сез килеп чыккансыз, тугансыз, оешкансыз. Шул елларда сезне Чаллы, тирә-як районнар тыңлаган. Хәзер, Интернет заманында, радионы теләсә кайдан тыңлап була», – дип сөйләде ул.
Депутат «Күңел» радиосының баш мөхәррире Лилия Мәхмүтовага Дәүләт Советының рәхмәт хатын тапшырды. «Киләсе юбилейларыгызга чакырыгыз, килербез», – дип төгәлләде.
«Сезнең кебек тамашачыларыбыз булмаса, без шушы сәхнәләрдә басып тора, дәрәҗәле бүләккә дә ия була алмас идек. Барлык коллективыбыз исеменнән барыгызга да чиксез рәхмәт әйтәм. Бер дулкында калыйк. Киләчәктә дә безнең арадагы күперләр җимерелмәсен», – дип җавап кайтарды баш мөхәррир.
Ярты гасыр элек язылган җырлар
Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов 25 елдан артык сәхнәдә икән инде. Гомумән, кичәдә түгәрәк һәм «юбиляр» саннар еш яңгырады. Иң көтеп алынган җырларның берсе булган «Төнге урам»ның сүзләре ничә ел элек язылганын беләсезме? Ярты гасыр элек! Көе 20 ел элек язылган. 2002 елда Әлфинә апа Әзһәмова беренче тапкыр бу җырны башкарган. «Беренче җырларымны «Күңел» радиосына илтеп бирдем. Беренче адымнарым шушы радиода булды. Җырларымның бүгенге көнгә кадәр популяр булуына сөенеп яшим», – дип рәхмәт сүзләрен әйтте җырчы.
«Айфара» төркеме таныткан «Ак каен» җырының көе 32 ел элек язылган. Ул җырның көй авторы Фәнис Мортазин үзе дә сәхнәдә иде. «Ак каен»ны тамашачы үзе сорап алды, хит бит ул. Әле тагын «Сау бул» җырын да ишетәсе килгән иде. Өч җыр башкарганнары өчен дә рәхмәт инде. Тагын «Сау бул, җәй», «Күрше авыл кызы» җырларын башкарды. Җыр тәмамланганнан соң, халык көчле алкышлады. Алып баручы: «Алкышлар тагын да ныграк булырга тиештер, чөнки «Айфара» төркеме «Күңел» радиосыннан да өлкәнрәк», – диде. Төркем үзе дә 30 елдан артык сәхнәдә бит инде.
«Яланаяклы кыз» сериалыннан танылган «Сөю хакына» җырына да 16 ел булган. Сәхнәдә күренми торган Асылъярны да күрдек. Зәңгәр матур күлмәкләре белән күз явын алды. Үзе бер дә үзгәрмәгән төсле иде. Шундый ук яшь.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыков концертны «бик җанлы» дип бәяләде.
«Минем күп концертларда булганым бар. Әлеге концерт бик җанлы узды. Чынлап та яшьлек елларына кайтып килгәндәй булдым. Минем белән утырган кешеләргә дә ошаганын сиздем. Элек килде-китте җырлар булмаган. Совет чорында бик сыйфатлы һәм мәгънәле җырлар гына булган. Шул сәбәпле, конкуренция дә көчле булган.
Бу концертны уздырырга күптәннән хыялландык. Чаллыда Юбилей концерты булган иде. Анда бер буш урын булмады, кеше чиратта торды, кайберләре басып торып карады. Шунда Казанда да үткәрү турында уй килде. Казанның иң зур залларның берсе – УНИКС. Залны тутыра алмабыз, дип курыккан идек. Нәтиҗәдә, 90 процент булды. Бу – зур дәрәҗә. Без аудиториянең бар икәнен күрәбез. 80-90нчы еллардагы җырларга ихтыяҗ зур икәнен сиздек. Алла боерса, эшебезне дәвам итәсе иде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Мунча ташы» һәм аксак Илназ Минвәлиев
Без мәктәптә укыганда да кайбер кичәләрдә «Мунча ташы»ннан өзекләрне куя идек. Укытучы: «Скетч уйлап килегез», – дигәч, төне буе шул «Мунча ташы»н әйләндереп утыра идек. Алар да кичәдә булды. Җитәкчеләре Гамил Әсхәдулла үзенең мәктәп елларын искә алды. Беренче укытучыларны хөрмәтләп алкышлап та алдык.
Гамил Әсхәдулла: «Микрофонны ат йөгәненә алмаштырды. Кымыз ясап ята», – дип, Илназ Минвәлиевне сәхнәгә чакырды. Ул аксап тора икән. «Ат типмәде, хатын типте. Өйгә кайтмый йөрсәң...» – дип шаярткан булды. Чәчәкләр күтәреп, сәхнәгә артистның әнисе күтәрелде. Җырчы үзен үз концертында дип хис иткән кебек булып китте хәтта. Булсын, ихласлык кына өсти. «Өнсә авылы көе»н баянга җырлавы бөтенләй җитә калды инде.
Аннан соң һәркем кышның сихри һәм бераз моңсу төненә кайтып килде. Шыгыр-шыгыр килгән карга басып, авыл урамнарын да урадык, яуган карларны күзәтеп, тәрәзә төбендә дә утырып тордык. Бу хатирәләргә «Ява карлар» җыры белән Рамил Миндияр алып кайтты.
Дәниф Шәрәфетдинов урынына улы – Динар
Кичәдә яшь артистлар да бар иде. Ретро җырларны яңартып, кабат тәкъдим иткән артистларның берсе – Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова. Ул татар халкының «Сагыну» җырын башкарды. Ире белән дә дуэт җырладылар. Яшьләрдән алар гына түгел иде.
Концерт афишасында, Дәниф Шәрәфетдинов булачак, диелгән. Кемнәрдер нәкъ аның тавышын ишетер өчен килгән булгандыр. Кызганыч, авыру сәбәпле, ул бу кичәдә катнаша алмады, әмма... Әмма аның җырлары барыбер яңгырады. Сәхнәгә Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар чыкты. Искиткеч җырлады, чын. Әтисе йөкләгән бурычны битенә кызыллык китермичә башкарды. Ул җырлаганда, сәхнәдәге экранда Дәниф Шәрәфетдиновның яшь вакыттагы чыгышын күрсәттеләр. Динар коеп куйган әтисе икән.
Шулай ук хәзерге буын артистларыннан Руслан Кираметдинов бар иде. Ул 2 җырын башкарды. Берсе «Кайтырсыз әле бер» («Читләргә китәсез») дип атала. Икенче җыры турында ул: «Төрттерә торган» икәнен җырлый башлагач аңларсыз», – диде. Зөфәр Хәйретдиновның «Соңрак син сагынырсың» дип аталган җыры иде ул.
Русланның киенүенә дә игътибар итмичә булмый. Безгә аның стиле яшьләрчә кебек тоелды: ертык джинсы, яшел рубашка, рәсемле ак футболка.
2 сәгать узгач, антракт булды. Анда да: «Уф, бетәме инде, юкмы, тагын 2 сәгать бармы әле», – дигән хис булмады. Алда тагын нинди җырлар булыр икән, дигән кызыксыну иде. Әйтерсең, күңелне бишеккә салып тирбәтәләр. Шундый хисләрдә йөрермен, дип уйламаган да идем. Ял итәргә чыккан апалар да бер-берсеннән: «Ничек, сиңа ошыймы?» – дип сораша. «Шундый рәхәт, яшьлектә йөрим», – ди берсе.
Бүгенге чынбарлыкка кайту
Асаф Вәлиевнең «Әйләнеп кайтыгыз» җыры тамашачыны бүгенге чынбарлыкка кайтарды. «Яшьлекнең таңына, вәгъдәләр хакына тизрәк әйләнеп кайтыгыз...»
Җырга фон буларак, сәхнәдәге экранда мобилизацияләнүчеләрнең якыннары белән саубуллашкан фотолары күрсәтелеп барды. Бүгенге көнгә бик тә туры килгән әлеге җыр тамашачының күңелен кузгатты. Бик күпләр, хисләрен тыеп тора алмыйча, елашып утырды. Җыр дәвамында бөтен халык эчтән генә «Амин» дип утыргандыр. «Үземнең дә күңелем тулды», – диде Асаф Вәлиев, җырын тәмамлаганнан соң. Бу җырдан соң «Аерылмагыз» җырын башкарды. Ярый әле Асаф абыйда бу җырны башкару хокукы калды.
Сәхнәдә Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинова җырлады. «Бу көннәрдә бик елмаясы да, җырлыйсы да килми бит әле. Шулай да бу очрашуны оештырган «Күңел» радиосына рәхмәт. Кечкенә генә вакыт аралыгында сезне яшьлеккә алып кайтып килә торган бүгенге очрашу», – диде Зәйнәб апа.
18 елдан соң зур сәхнәгә чыккан артист
Җырларга бәйле саннар турында әйтеп узган идек. Бер җырчының зур сәхнәдән югалып торган вакытын да санадык. «Заман» төркеме егетләренең берсе Айрат Гомәров зур сәхнәгә соңгы тапкыр 18 ел элек чыккан булган. Без инде бу төркемне белмәдек, диярлек, әмма алар заманында, беренчеләрдән булып, рус җырларын татарчага тәрҗемә итеп җырлаганнар. Без бер-беребезгә сораулы караш белән карап утырганда, олы яшьтәге апалар: «Әәә, таныдым», – дип куйды.
Кич буе баян тартып басып торган ике егетнең әтисе, «керәшен бароны» Виталий Агапов, «фирменный» хәрәкәтләр белән бии-бии, «Бергә булган минутлар» җырын башкарды.
Концерт Зөфәр Хәйретдинов чыгышы белән тәмамланды. Яңа җырына фонограммасын таба алмадылар. Шуңа күрә, ул «Абага»сын баянга җырлап, тамашачыларны сөендерде. Кабыргасына зыян килгән икән әле, алмагачтан егылып төшкән. «Сулыш алуы, җырлавы авыр», – диде шуңа.
Бу җырлар әле төне буе башта яңгырап торды. «Матур концерт карап кайттык», – дигән сүзләр бу концертка бик туры килер иде. Җырларның һәр сүзенә мәгънә салынган, 1 сүзне 100 тапкыр әйләндереп-кабатлап җырладым, түгел.
- Бу концерт «Күңел» радиосының – 25, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгына багышланды. Концерттан кергән акчаның бер өлеше хәрбиләргә ярдәм күрсәтүгә тотылачак.