news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Күңел каушады, нидер булырга тиеш кебек иде» – Мөслимдә янгын ике баланы әнисез калдырды

Аллаһы Тәгалә бирәм дисә – бирә, алам дисә – ала. Мөслимдәге янгын фаҗигасеннән соң ирексездән шушы сүзләр күңелгә килә. Югыйсә, ире, балалары чыгып котылып, Гөлназ үзе дә чыгып өлгерергә тиеш кебек иде дә, тик гомерең бетәсе булса, барыбер өзеләсең икән.

news_top
«Күңел каушады, нидер булырга тиеш кебек иде» – Мөслимдә янгын ике баланы әнисез калдырды
Гөлназ Садыйкованың якты истәлегенә багышлана
Фото: Гүзәл Сәйфиеваның шәхси архивыннан

Мөслим районында бер катлы йортта чыккан янгын аяусыз була: 24 октябрьдә ике бала әнисе – 40 яшьлек Гөлназ Садыйкова мәңгелеккә күзләрен йома. Кичә якыннары, мөслимлеләр аны хөрмәтләп соңгы юлга озатып, җир куенына салганнар. Гөлназ Садыйкованың бертуган сеңлесе Гүзәл Сәйфиева «Интертат» хәбәрчесе белән апасы турында иң якты истәлекләре белән бүлеште.

Бүген ул әнисез калган балалар өчен – зур терәк. Шулай ук, мәрхүмә Гөлназның әнисе Гөлшат апа да кызы турында иң җылы сүзләрен җиткерергә теләде.

«Балалары өчен янып яшәде»

Гөлназ Садыйкова беренче ире – балаларының әтисе белән инде берничә ел элек үк аерылышкан булган. Бүген кызлары Эльвинага 15 яшь, 9 нчы сыйныфта укый. Уллары Айдарга 13 яшь – 7 нче сыйныф укучысы. Балалар икесе дә Мөслимнең Г.Тукай исемендәге мәктәбендә белем ала.

Аерылышып, күпмедер вакыт узгач, Гөлназ икенче кеше белән тормыш корып җибәрә. Быел июль аенда гына ул 40 яшен тутырган. Гүзәл сүзләренә караганда, апасының балалары белән үги әтиләре бик тиз уртак тел таба. Балаларны якын итүе, кайгыртучанлыгын Гөлшат апа да раслады.

Балалар кечкенәдән Гөлназның әти-әнисе – Салауз-Мухан авылында гомер кичерүче әби-бабай тәрбиясен күреп үскән. Бүген алар барысы да, әле дә ярый балалар чыгып котылган инде, дип юана.

Без өч бала: ул – зурысы, аннары абый, мин – төпчеге. Ачык йөзле булды, «Әйдә, апаем, авылга кайтыйк», – ди торган иде. Кайтсак, бергәләп утыра, шашлыклар пешерә идек. Безгә гел яхшы мөгамәләдә булды, ярдәм кирәк дисәң, булыша иде. Балалары өчен янып яшәде. Ул аларны шулкадәр яратты. Кызы да, малае да төпле, акыллылар, бик кайгыртып, иркәләп, назлап үстерде ул аларны. Яхшыны, чистаны гына киертте, модадан һич калышмадылар, тәмлене ашаты.

Апа «Магнит»та, «Агромастер»да да җаваплы вазифаларда эшләде, коллективы бик яратты. Кәгазь эшен бик ярата иде. «Агромастер»га кергәнче, ул вазифага укырга кирәк дигәч, Мөслим колледжына кереп, 35 яшендә аны кызыл дипломга тәмамлады. Үзе дә бик акыллы булды, балалары да бик яхшы билгеләргә генә укый, – дип сөйләде Гүзәл.

«Минем дә күңел каушабрак тора иде, әйтерсең, нидер булырга тиеш»

Фаҗигане күңелләре дә сиздергән икән шул.

Шимбә көнне апа берничә тапкыр әнигә шалтыраткан. «Шалтырата – ни сөйләшергә белмибез ди, бер-ике сүз атышабыз да, бетте. Кичке якта да ашарга утырдым – берни керми, ашыйсы килми», – дип искә алды инде әни. Минем дә күңел каушабрак тора иде, әйтерсең, нидер булырга тиеш. Нәрсә икәнен аңламыйм. Мин Чаллыда идем. 12нче яртыда племянница шалтыратты: «Апа, безнең өй яна», – диде. Мин, алны-артны уйламыйча, рульга утырдым да чыгып киттем. Аннан бер сәгатьтән абый да кайтып җитте.

Апа түр бүлмәдә үк булган, чыгып җитә алмаган, хәер, кем белә инде, бәлки, документ дип, кире кергәндер. Сумкасы да, документлары да чыкмады аның көл арасыннан. Ут шул ашау бүлмәсе ягыннан чыккан, аның түшәме дә килеп төшкән иде. Әле дә ярый, балалар чыгып өлгергән. Ходай саклаган.

Иртәгә тормышның кайсы якка әйләнеп басасын беркем белми шул...Алар бу өйне сатып алдылар. Апа матур тормышка нык ашкына иде. Ул йортны ахырга кадәр ремонтларга җыенган булганнар. Яңа алынган, бер тапкыр кулланмаган җиһазлары да калган. Планнары зурдан иде, балаларны тормышка әзерләде, аякка бастырырга теләде, – диде Гүзәл.

Фото: Гүзәл Сәйфиеваның шәхси архивыннан

«Апа балаларга яңаны, матурны гына алды»

Әңгәмәдәшем сүзләренчә, Эльвинаның әнисе белән мөнәсәбәтләре бик җылы булган.

Тату иде алар. Бала белән ана арасында бәләкәй генә төртелеш булса да, алар тиз дуслашалар, бер-берсеннән башка тора алмыйлар иде. Көннең ничек узганын сөйләргә әнисе эштән кайтканын көтә иде Эльвина. Эштән кайткач, «Кызым, әйдә, миңа ял итәргә бер 5 минут кына бир, аннары мин сине тыңлыйм», – ди иде. Эльвина көне ничек узганын, нинди фәннән нинди билге алганын, кичерешләрен сөйләп бирә торган булган.

Кыз бала кыз бала инде. «Әни, мин моны телим» дисә, Гөлназ апа «юк» дими, «Ярар, кызым, булыр» дип, барыбер алып бирә иде. Эльвина теләгән әйбер барыбер алына иде. Балаларны ким-хур итмәде ул, хәзерге бала-чага бик «модный» бит инде ул. Айфон сорагач, 14 яшенә айфонга кадәр алып бирделәр. Ноутбукны быел туган көненә, колледжга укырга керсә дә, кирәк булыр дип, 15 яшенә бүләк иттеләр.

Чәч ясатасым, буятасым килә дисә дә, тырнак, керфек ясатам дисә дә, апа аны гел аңларга тырышты, каршы килмәде. Балаларын бик «модный» итәргә тырышты, чиста-пөхтә тотты, кеше янында читен булмасын дип, яңаны, матурны гына алды…

«Мин тынычлыкта утыра алмыйм, гел шул турыда уйлаячакмын» ди»

Кыз бала әни үлемен авыррак кичерә, әни әни бит инде ул. Аны да, Айдарны да юатып, кайткан көнне үк яннарында булырга тырыштым. Алар арасында елап утыра алмыйм бит инде. «Еламагыз, ярамый, әниегез суда була бит...» – дип юатып, кочаклап, тормышта шулай була инде дип аңлатырга, Ходай шулай язгандыр, балакайларым, дип тынычландырырга тырыштым. Эльвина 9 нчы класста бит, «Пробный»ларга бара алмам инде, мин тынычлыкта утыра алмыйм, гел шул турыда уйлаячакмын», – ди. «Балакаем, бу юлы бармасаң, бармассың», – дидем. Әле монда мин сөйләштерәм, оныттырам аларны. Кабинетта үз уйлары белән авыррак булыр төсле тоела инде.

Әле бүген үз әтиләре килеп алып китте. Айдарның әтисе белән яшәп карыйсы килә. Әтиләре белән моңа кадәр тыгыз аралашу булмагач, Эльвина күбрәк безнең якка тартыла инде. «Апа» миңа ошамаса, төшеп аласыңмы?» – дип, энесе хакына уңайсызланып кына китте. Шалтыратуың белән төшеп алам, борчылма, дидем. Без комачауламыйбыз. Үз аталары, каршы төшмәячәкбез. Үзләре хәл итәр балалар кайда, кем белән торасын. Аллаһ ярдәменнән ташламасын, – дип сөйләде Гүзәл.

Аның сүзләренчә, янгыннан балалар бары тик йокы күлмәкләреннән генә чыгып өлгергән. Кием-салымнары, уку кирәк-яраклары янган. Эльвина кулына телефонын кыстырып чыккан, Айдарның телефоны янган. Бәхеткә, документлары уттан коры калган. Ә ноутбук инде яраксыз хәлгә килгән. Китапларның да күбесе корымлы, араларында янып бетмәгәннәре дә бар.

Әле сөрткәләп утырам китап-дәфтәрләрен, мунчага кибәргә керттек, кайберләре исән калган, кайсылары карарлык түгел. Тик бөтенесе корымлы, төтен исе сеңгән инде. Үзләренә укыганда читен булмаса, укырлыклары да бар. Укытучылары бик хәлгә керделәр, ярдәм итәбез, борчылмагыз, кәгазь генә бит ул, китапханәдән яңаларын бирербез, диделәр, – ди Гүзәл.

«Ире бөтен өйдә электр чыбыкларын тулысынча алмаштырган иде»

Гөлшат апа да кызы турында сөйләргә көч табып, үзе теләк белдерде.

Гөлназ – яраткан олы кызым иде. Барысы да шулай килеп чыкты инде. Бик авыр хәл. Үз әтиләре белән яши алмадылар балалар. Беренче ире белән күптән аерылыштылар. Кызым икенче тормыш иптәше белән бу өйгә 2024 елда чыкканнар иде. Янгын чыкмасын дип, ире бөтен өйдә – барлык бүлмәләрдә, өйалды, мунчада электр чыбыкларын тулысынча алмаштырган иде. Ходай алам дисә ала, бирәм дисә бирә инде. Бернишләп булмый икән.

Үги әтиләре бик яратты балаларны. Бу өйдә яши башлауга ике бүлмәне дә обойлап, яңа җиһазлар алып ясап куйдылар. Ноутбук алып бирде ул Эльвинага. «Бала, бала» дип яшәделәр. Кызым да шундый булды. Елмаеп кына тора иде. «Агромастер»да, «Магнит»та эшләде, нык яраталар иде, кызлары белән бүген дә очрашып елашып алдык. Ярты Мөслим районы халкы белә, яраттылар аны. Кичә җирләгәндә дә кеше бик күп булды. Рәхмәт барысына!

Ике бала бәләкәйдән монда үстеләр. Әниләрен югалтуны бик авыр кичерәләр. Гүзәл апаларын бик яраталар. Бөтен белгәннәре Гүзәл апа инде хәзер. Эльвина: «Гүзәл апа, бездә янгын», – дип шалтыраткач, бала сәгать ярымда Түбән Камадан очып кайтып җитте.

Балаларны хәзер үз әтиләре карыйм ди, әтиләрендә дә тора алалар, монда да кайтып яши алалар. Авыл диярлек түгел, Мөслимгә автобус балаларны алып китә, уку беткәч, алып кайта. Минем әле тормыш иптәшем эшли, иртән 8дә эшкә китә, кичке 4тә кайта. Балаларга: «Үзегезгә кайда ошый – шунда яшәгез», – дидем. Мин әби кеше инде, пенсиядә, 60 яшь миңа. Өйдә өстәлдә ризык, чәй эчәргә әйбер булсын, өй чиста, юылган булсын. Мин шулай өйрәнгән, – дип уртаклашты Гөлшат апа.

Фото: Гүзәл Сәйфиеваның шәхси архивыннан

«Бик яхшы әни иде»

Эльвинаның сыйныф җитәкчесе Чулпан Әмирова әйтүенчә, Гөлназ ханым балаларның укуы белән тирәннән кызыксынган, аларны кайгырткан ана булган.

Гөлназ ханым ата-ана җыелышларына һәрвакыт йөрде, без аның белән гел элемтәдә булдык. Мәктәпкә бәйрәмнәргә дә килә торган иде. Аның турында бары уңай фикердә мин. Бик яхшы әни иде, бик кызганыч болай вафат булуы. Әтиләрен күргәнем булмады.

Кызы гел «5» кә укый. Отличница, шулкадәр тырыш, пөхтә. Химия укытучысы бик мактый аны. Яхшы табиб чыгар иде аннан ди. «Апа, мин 9нчы класстан соң китәм Түбән Камага логистка укырга, ике уем бар, икенчесен әле әйтми торам», – ди. 11 нче класска калырга үгетләп карадым – «Юк, апа», –диде инде.

Әнисе дә чиста-пөхтә иде, мәктәп эшләрендә һәрвакыт ярдәм итеп торды. Кичә озатырга Эльвинаның классташ кызлары белән бергә бардык. Алар да терәк булырлар инде. Балага авыр инде, әлбәттә, тик өйдә ята алмый, имтиханнар елы бит, каникулдан соң килер инде.

Әти-әниләр дә, укытучылар да ярдәмгә дип акча җыйдык, – диде Чулпан Әмирова.

«Юата торган сүзләр дә табып булмый»

Ренат Хаҗиев – Айдарның 5нче сыйныфтан класс җитәкчесе.

Бик авыр хәл инде. Юата торган сүзләр дә табып булмый. Айдар үзе сөйләве буенча, ул төтен исенә кухняга чыккан булган, янгын шуннан башланган. Әниләре йоклаган. «Үги әтине уяттым», – диде Айдар. Апасын тәрәзәдән чыгарганнар, әниләрен чыгара алмаганнар. Түшәм ишелгән дип тә әйттеләр. Бик әйбәт гаилә. Әниләре җаваплы эштә эшләде, җыелышларга килә иде.

Ата-аналардан, укытучылардан да ярдәм җыйдык. Мәктәптән китаплар бирделәр, аларны илттем, ата-аналар кием-салымнар да туплап җибәрделәр.

Айдарның укуы әйбәт, каникулдан соң укырга киләчәк инде. Классташлары белән барыбер азмы-күпме онытылып торачак әле ул, – диде Ренат әфәнде.

«Татар-информ», «Интертат» редакциясе Гөлназ Садыйкованың гаиләсе, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Гөлназ Садыйкованың урыны оҗмахта булсын!

Эльвинаның быел чыгарылыш елы, киләсе елга имтиханнардан соң, Түбән Камага укырга китәргә җыена. Укуына дип алынган ноутбугы да янган. Балаларның икесенең дә уку әсбапларын да, кием-салымын да яңартасы бар. Чыгымнар зур булуын күздә тотып, «ил төкерсә, күл булыр» дигән мәкальне истә тотып, балаларга ярдәм итсәк иде.

Булышырга теләүчеләр Гөлназның бертуган сеңлесе Гүзәл Сәйфиева номеры буенча беркетелгән Сбербанк картасына акча юллый ала: 8-917-283-44-74.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар