Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Янгыннан соң мичне ачсалар, анда ипи суына». Әби белән бала үлгән, әниләре бәби көтә

news_top_970_100
«Янгыннан соң мичне ачсалар, анда ипи суына». Әби белән бала үлгән, әниләре бәби көтә
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Хаҗи авылында янгында 53 яшьлек хатын-кыз һәм аның 4 яшьлек оныгы һәлак булган. Баланы бирегә 1-2 көнгә генә кунакка китергән булганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 19 августта була. Янгынны күршеләр сүндерә, аннары коткаручылар пыскып яткан җиһазларга су сибә. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

«КП» чыганагы белешмәсе буенча, баланы әбисенә берничә көн элек китергәннәр. Ата-анасы район үзәгендә – Борайда яши. Гаиләдә малай һәм кыз үсә, әниләре өченче баласын көтә – 29 яшьлек әни кеше авырлы.

«Баланы берничә көнгә кунакка китерделәр. Быел әбисенең ире үлде, аның 3 кызы бар, барысы да кияүгә чыгып, Борайга күченде. Әниләрен онытмыйлар, кунакка киләләр, оныкларын алып кайталар. Үлгән баланың анасы авырлы. Ул шунда ук ире белән фаҗига урынына килде, хәле китте, аннары район үзәгенә киттеләр, хастаханәгә илткәннәр», – ди сайт чыганагы.

Хаҗи авылы бик кечкенә, биредә 40 йортлы бер урам гына. Аларның да яртысы буш. Яшьләр киткән, нигездә пенсионерлар яши. Авылда газ юк, авыл халкы җылыту өчен дә, ашарга пешерү өчен утын яга торган мич файдалана. Якынча версия буенча, янгын мич якканда саксызлык аркасында килеп чыккан, диелә хәбәрдә.

«Тәрәзәдән төтен чыкканын күрше күргән – ул әбинең туганы, иренең энесе. Ул өйгә керергә маташкан, юеш чүпрәк белән дә булдыра алмаган, бөтен җирдә төтен. Ул әле дә үзен гаепли. Бала, куркып, диван артына качкан булса кирәк, аны шуннан тапканнар», – ди сайт чыганагы.

Әби мәетен бүлмә уртасында, мич янында тапканнар. Хәрабәләрне актарганда, мич калагы капланган булуын күргәннәр. Мичтә утын бөтенләй янып беткәч кенә калакны ябалар, ләкин ашарга пешергәндә дә, мич якканда да япмыйлар, диелә.

«Янгынны сүндергәч, мичне ачтылар, ә анда ипи суына. Әбисе ипи пешерергә куйган. Бәлки, мич калагын япкан, бәлки, артык яккан, шуңа күрә җиһазларга ут капкандыр. Диван бик якын торган шул. Әйтеп тә булмый инде, тикшерүчеләр ачыклар», – ди танышлары.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 август 2024
    Исемсез
    Аллаһ сакласын, беркемгә дә андый кайгыларны күрергә язмасын...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100