news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә әбисе белән нәни оныгы һәлак булган

news_top
Күрше төбәктә әбисе белән нәни оныгы һәлак булган
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Борай районындагы Хаҗи авылында янгын вакытында 53 яшьлек хатын-кыз һәм аның 4 яшьлек оныгы һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Шәхси агач йорт эчендәге янгынны авыл халкы сүндерә. Аннары килгән коткаручылар, янгын кабат кузгалмасын өчен, пыскып ята торган йорт-җиһазларына су сибә.

Янгын сәбәпләре ачыклана. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар