Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кунак ашы – кара-каршы»: Ижау татарлары Мәскәү кунакларын кабул итте

Күптән түгел Мәскәүгә барып, анда татар тормышы белән танышып кайткан идек. Ә 1 мартта Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Мәскәүдән килгән татар оешмалары вәкилләре белән очрашу булды.

news_top_970_100
«Кунак ашы – кара-каршы»: Ижау татарлары Мәскәү кунакларын кабул итте
Шәфкат Ганиев

Мәскәү кунагы Александр Далматов үзләре белән таныштырып:

«Ижауның Фәния Гаделшина җитәкләгән «Шатлык» ансамбле Мәскәүгә килеп концерт куйган иде. Без — Мәскәү татарлары штабы — әлеге концертны оештырырга булыштык, аларны үзебездә кунак иттек. Шул вакытта Фәния апа: «Кунак ашы — кара-каршы», — дип, безне дә Ижауга кунакка чакырган иде. Татар штабының җитәкчесе Рөстәм Фәиз улы Җамалиев сезнең белән килешеп, 1 мартта Ижауга барырга җыенган иде, авырып китү сәбәпле, килә алмады, безне җибәрде.

Мин тумышым белән Татарстаннан. Казан федераль университетының журналистика факультетын тәмамладым, аспирантурада да укыдым. Аннан соң Мәскәүдә Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында белем алып, хәзер продюссерлык компаниясендә эшлим, роликлар төшерәбез. Моннан тыш, Мәскәү татар штабының активисты мин. Ижау татарлары турында бик күп уңай фикерләр ишетеп торам. Бирегә килүем беренче тапкыр булса да, Ирек Шәрипов, Хәмидә апа Гайфуллина белән яхшы таныш идем», — диде. Ул очрашуда катнашучыларга үзе белән алып килгән календарьларны өләште.

«Мәскәүдә татар штабын Фикрәт Табиев оештырды. Ул Мәскәүгә килгәч, татарларны җыеп, «землячество» кебек оешма ачкан. Шулай итеп, штаб 1997 елда оешкан. Башта ул оешма ябык һәм анда күпчелек Татарстаннан чыккан генераллар, эшкуарлар, министрлар булган. Рөстәм Җамалиев — бүгенге көндә штабның җитәкчесе. Ул тумышы белән Әгерҗе районыннан, сезнең якташ. Штабның проектлары күп. Нинди юнәлеш бар, барысы буенча да милләттәшләребезне бергә җыярга, милли оешмага җәлеп итәргә тырышабыз. Төрле очрашулар оештырабыз, Казаннан вәкилләр чакырабыз, семинарлар, тренинглар, психологик дәресләр уздырабыз. Шул рәвешле Мәскәүдә — зур мегаполиста, татарның учагын гөрләтергә тырышабыз. Әлбәттә, мәктәпләр, балалар бакчалары ачарга мөмкинлекләр чикле.

Вакыт узгач, бәлки без тәрбияләгән яшьләр, байрак күтәреп, безнең эшне дәвам итәр. Мәскәүдә татар оешмалары күп. Мәскәү өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе бик уңышлы эшләп килә. «Туган тел» оешмасы, «Бердәмлек» яшьләр клубы бар. Аның җитәкчесе Римма Гомәрова бүген сезнең янга килде. Ул — Мәскәү өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе яшьләр комитеты рәисе дә», — дип таныштырды Александр һәм сүзне Римма Гомәровага бирде.

Римма Гомәрова: ««Бердәмлек» оешмасы 2009 елда оешты. Ул студентларны, яшьләрне берләштерә. Безнең проектларга килгәндә, кышын — «Урман күле», җәен «Йолдызлар яңгыры» дип аталган палаткалы лагерь оештырабыз. Лагерь өч көн дәвам итә. Палаткаларда торып, сәхнәдә чыгышлар ясап, җитди мәсьәләләргә дискуссияләр корып, фестиваль үткәрәбез. Артистлар, спикерлар килеп, зур программа тәкъдим итә. Татар штабы белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез. Моннан тыш, Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни автономиясе белән бергә эшлибез, төрле проектларны бергәләп тормышка ашырабыз.

Чараларны татарча алып барырга тырышабыз. Баштарак татар телен аңламаган бер кеше булса, русча сөйли башлый идек. Хәзер рус теленнән качарга тырышабыз.

Ижауда эшләп килгән «Иман» оешмасын Казанда узган чараларда күреп беләбез. Алар зур делегация булып килеп, актив катнашалар иде. Хәтта безнең арада ниндидер конкуренция барлыгы да сизелә иде. Әмма ул — сәламәт конкуренция, без үзара дус. Регионнар арасында бер-берсе белән узышып, татар милләтенә хезмәт итү бик кирәк, дип уйлыйм. Ә сездә бүген нинди эшләр алып барыла? «Иман» татар яшьләре белән тыгызрак аралашыр идек», — дип, Римма «Иман» татар яшьләре вәкилләренә мөрәҗәгать итте.

Берлекнең рәисе Дилия Харисова үзләренең эшләре, киләчәккә максатлары белән таныштырып үтте. Ул татар яшьләренең һәр атна бергә җыелышып, төрле планнар, идеяләр белән януларын, ел саен «Татар кызы», быел исә «Нәни асылташ» дип исемләнгән кечкенә кызлар арасында да конкурс узачагын сөйләп үтте. Ел саен «Чәкчәк» бәйрәме, татар балалары өчен слет, яшьләр өчен кичке уеннар үтүе, татарча диктант язу һәм башка милли чараларда катнашуларын әйтте.

«Сер түгел, бүген күпчелек яшьләр телефонда, интернет челтәрендә яши. Шуңа күрә без интернетка, социаль челтәрләргә милли рухтагы роликлар куеп, яшь буынны үз халкы, теле турында кызыксындырырга омтылабыз», — ди Александр Далматов. Ул телебезне өйрәнергә, октябрь аенда узачак халык санын алу акциясендә катнашырга өнди, Мәскәү татарларының эшләрен чагылдыра торган видеороликларны күрсәтеп үтте.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова шәһәребездә күптән түгел генә булып узган чаралар, Удмуртия татарларының эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

Педагог Вәсилә Хәкимова: «Әгерҗенең Салагыш авылында быел Сабан туе узачак. Аны Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев уздырырга ярдәм итәчәк. Рөстәм Фәиз улы белән сөйләшү вакытында ул миңа татар әдәбияты, дәреслекләр белән ярдәм кирәклеген әйтте. Шуңа күрә мин үзем белән ике фәннәр кандидатын алып килдем. Менә алар: тел белгече, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Хәйдәрова һәм әдәбият фәннәре кандидаты Лилия Кашапова. Алар Рөстәм Фәиз улына үз ярдәмнәрен күрсәтергә әзер», — диде.

Роза Хәйдарова: «Мин күпчелек регионнар белән эшлим. Чиләбедә, Свердловскида, Санкт-Петербургта, башка өлкәләрдә эшләргә туры килә. Өлкән буынга зур рәхмәт, кая гына барсак та, безнең тел өлкән буын, аларның фидакарь хезмәте белән саклана. Татарстаннан читтә күп татарларыбыз яши, ләкин татар теле дәүләт тарафыннан законлы тел итеп кабул ителмәгәнлектән, аларга эшләү авыр. Икенчедән, бүген татар теле кешегә ризык табарга хезмәт итми, чөнки рус теле идарә итә. Минем методикам рус телле балалар өчен. Регионнар шул дәреслекләр буенча эшли. Ул дәреслекләрдә грамматика филологик формада түгел, коммуникация өчен бирелә», — дип, үзенең татар телен өйрәнү методикасы белән уртаклашты.

Лилия Кашапова Роза ханымның милләтне саклап калучы төп факторлар турындагы чыгышын дәвам итеп, әдәбияттагы тарихи әсәрләр, шушы хакта үзенең фәнни хезмәте — «Китапларда — тарих сурәте» дип аталган китабы белән таныштырып үтте.

Әлеге очрашудан соң «Шатлык» ансамбле үзенең күңелле концерт программасын тәкъдим итте. Төрле яшьтәге талант ияләрен берләштергән ансамбль башкаруындагы җыр-биюләр тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Икенче көнне Мәскәү кунагы Александр Далматов Удмуртия татарлары тормышы белән танышуны дәвам итеп, автономия рәисе Рәмзия Габбасова белән Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетенә, 107нче санлы балалар бакчасына, «Яңарыш» газетасы редакциясенә, Муса Җәлил исемендәге китапханәгә барды. Ул Рөстәм Фәиз улы Җамалиев исеменнән 107нче санлы балалар бакчасына матди ярдәм күрсәтте, 25 мохтаҗ гаиләне «Яңарыш» газетасына яздырды.

Удмуртия татарларына игътибары һәм ярдәме өчен Рөстәм Фәиз улына зур рәхмәт.

Александр Далматов Ижау белән танышканнан соң: «Удмуртиядә татарлар өчен системалы эш алып барыла, бик матур яшисез», — дип, безнең өчен сөенеп кайтып китте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100