Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хәрбигә карата шаяруын халык ошатмаган

news_top_970_100
Данир Сабировның хәрбигә карата шаяруын халык ошатмаган
"Татар-информ" архивы

Данир Сабировның Татарстан районнарында концертлары башланды. Аның бер концертына махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Ленар исемле хәрби килгән, ул аягы авыртканын да онытып, артист янына сәхнәгә менеп биегән дә.

Артист бу видеоны социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган һәм «СВОдан ялга кайткан якташым Ленар! Аксап чыкса да, авыртуларын онытып, өздереп биеде. Исән-сау булыгыз, егетләр!» – дип язган.

Видеода күренгәнчә, рәхәтләнеп биеп алгач, артист аксап атлаучы хәрбине сәхнәдән: «Чын ир-ат! Әз генә тәмәке исе, әз генә спирт исе килә», – дигән сүзләр белән озата.

Артистның бу сүзләрен халык хәрбидән көлү дип кабул иткән.

«Данир, үзең шуннан кайтсаң, нишләр идең микән. Ис килә, имеш. Кешедән көлү белән кеше көлдерү – бер үк әйбер түгел»;

«Нәрсә исе килсә дә Туган илне саклап сугышка барып кайткан бит әле чын ир-егет. Баш иеп рәхмәт әйтергә иде, түбәнсетергә түгел»;

«Эчсә, нәрсә булган, аунап ятмый ич»;

«Нинди ис килсә дә алар хезмәт итәләр. Аларга җиңел түгел»;

«Ник шулай сөйләшәсең, Данир, концертыңа килгән»;

«Нәрсә исе килсә дә әйтмәскә иде, Данир»;

«Бигрәк «йолдызланасың». Тәрбияле кеше болай беркайчан да әйтмәячәк»;

«Сәхнәдә кем дә мактанып, килде-китте сөйләп кыланырга булдыра, сугышка барып кара син»;

«Спирт исе белән тәмәке исе килсә, үзең бар махсус хәрби операциягә, синнән ис килмәс», – кебек комментарийлар калдырган видеоны караучылар.

«Вәт молодец, Рәхәтләнеп биеде»;

«Исән-сау булсыннар! Зур хөрмәт белән карыйбыз сезгә, егетләр»;

«Чын йөрәктән, чын ир-атның биюеннән башка башка нәрсә күрмәдем», – дип язган артисттан гаеп эзләмәүчеләр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 октябрь 2023
    Исемсез
    Менә ул настоящий мужик!!! Чаткы чыгарып бии!!! Аяк, кулларыгыз авыртмасын, терелеп китегез, сугышлар туктасын, аллабирса!!! 💕❤💓🩷💖♥💗💞🌹🌷🌺👍👍👍👏👏👏🙏🙏🙏💫💥🔥
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100