news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кулында башак бәйләме...» – ТАССР министры Госман Җиһаншинга истәлек тактасы ачылды

Казанда РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССРның авыл хуҗалыгы министры (1971-1983) Госман Җиһаншинга ул яшәгән Кече Кызыл урамы,14 адресы буенча йорт диварында мемориаль такта ачылды. «Таләпчән, әмма кешелекле...» – дип искә ала аны балалары, хезмәттәшләре, ул идарә иткән чорда эшләгән хуҗалык җитәкчеләре.

news_top
«Кулында башак бәйләме...» – ТАССР министры Госман Җиһаншинга истәлек тактасы ачылды
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мемориаль такта Госман Җиһаншинның 100 еллыгы уңаеннан ачылуын билгеләп узды.

«Госман Шаһиевичның республика уңышларына китергән зур хезмәтен беләбез, истә тотабыз. 12 ел дәверендә Авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләде, ул идарә иткән чорда зур үзгәрешләр булды. Аның турында якты хәтер мәңге яшәячәк. Республика үсешенә өлеш керткәннәрне без мәңге истә тотарга тиеш», – диде Татарстан Рәисе.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Өйдә аны бик аз күрсәк тә, әтиебез безне үз мисалында тәрбияләде»

Әйтергә кирәк, истәлек тактасындагы портретта Госман Җиһаншинның күзләре, йөз чалымнары, авыл хуҗалыгын гәүдәләндергән элеватор, басуда комбайн сурәте аның бөтен холык-фигылен ачып биргән күк. Моны мәрхүмнең кызы Ләйлә Мәүлүдова-Җиһаншина да раслады.

Сынчы Рөстәм Габбасовка аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Портретта әтиебезнең холык сыйфатлары төгәл күрсәтелгән. Карагыз әле: әтиебезнең күзләрендә аңа хас булган акыллылык, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек нурлары, ә портретны чолгап алган авыл хуҗалыгы символлары әтиебезнең гомерен багышлаган хезмәтен ачык күрсәтә. Бу тактаны ачу әтиебезнең авыл хуҗалыгына керткән казанышларын югары дәрәҗәдә тану билгесе дип саныйбыз, – диде ул чыгышында.

Ләйлә ханым әтиләре турында хәтерне мәңгеләштерү йөзеннән бу проектны тормышка ашыруга өлеш керткән барлык кешегә чиксез рәхмәтле булуын белдерде. «Тирән горурлык һәм шатлык хисләре кичерәбез. Гаилә исеменнән Рөстәм Нургалиевичка, республика Хөкүмәтенә, тантананы оешыручыларга һәм үткәрүчеләргә рәхмәт!», – дип мөрәҗәгать итте ул.

Әти көне-төне дәүләт үсеше өчен эшләде. Өйдә аны бик аз күрсәк тә, әтиебез безне үз мисалында тәрбияләде. Балачактан ятим калып, сугыш елларын үтеп кайтып, үзенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә шундый югары дәрәҗәләргә иреште, – дип «Интертат» хәбәрчесе белән уртаклашты Ләйлә Мәүлүдова.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Кулында башак бәйләме, арткы планда авыл йортлары, элеватор, басуда комбайн...

Сынчы Рөстәм Габбасов тактаны улы Ринат Габбасов белән бергә эшләгән. Бу эшне ярты ел дәвамында башкарганнар. Эскиздан башлап тактаны элеп куйганчы ике ел чамасы вакыт узган.

– Кулында башак бәйләме, арткы планда авыл йортлары, элеватор, басуда комбайн... Минем янга экскурсиягә балалар бакчасыннан нәниләр килгән иде. Алар бу тактаны күреп: «Бу кеше икмәк үстергәндер…» – диделәр. Алар да күрә белгәч, димәк, кем булуы аңлашыла дигән сүз, – ди Рөстәм әфәнде.

Госман Җиһаншинның улы Айрат Җиһаншин язмыш әтисенә карата мәрхәмәтле булуына ишарәләп: «Авылдан чыккан ятим малай югалып калмаган, сугыш елларында ачлык михнәте дә, башка бәхетсезлекләр дә юкка чыгармаган аны. Ватанны сакларга киткән, аннан исән-имин кайтып укыган һәм республика авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе булган….» – диде.

Айрат Җиһаншин истәлек тактасы рәвешендә хәтерен мәңгеләштерү өчен әтисенең дусларына, коллегаларына рәхмәтен җиикерде.

«Гаиләбезнең якын дусты Рафис Борһановка аерым рәхмәт, бу сорау ике ел дәвамында аның карамагында булды. Шушы авыр вакытта якташыбыз, әтиебезнең якташы Әсгать Сәфәровның тактаны булдыру инициативасын хуплаганыгызны беләбез. Бүген шушы чарада шәхсән үзегез катнашуыгыз да безнең өчен зур дәрәҗә. Зурладыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә, Рөстәм Нургалиевич!» – дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Рәисенә.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Ул чын мәгънәсендә легенда!»

Авыл хуҗалыгы тарихы музее директоры Наил Сабиров Госман Җиһаншин авыл хуҗалыгы министры булып эшләгәндә тармакта бик күп үзгәрешләр булганын билгеләп узды.

«Аның эшчәнлегенең һәм үзенең дә Мәскәүдә кадере зур булды. Аны беркайчан кабул итү бүлмәсендә тотмаганнар, шундук кабул иткәннәр, ул Татарстанның авыл хуҗалыгы буенча күтәргән бөтен сораулар азагына җиткереп үтәлгән», – диде.

«Ул чын мәгънәсендә легенда, чөнки 15 яшеннән бухгалтер булып эшли башлаган, озак кына фронтта булган һәм Армиядә дивизия корреспонденты булган, газета чыгарган. Бу бит күп нәрсә турында сөйли! Күз алдыгызга китерегез: чиста татар авылыннан чыккан егет рус телендә төгәл фикерләрен җиткерә белгән!» – дип соклануын белдерде Наил Сабиров.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин «Интертат» хәбәрчесенә Госман Җиһаншин турында якты хатирәләре белән уртаклашты.

Бәхетемә, мин ул чорда Яшел Үзән районында «Искра» колхозы җитәкчесе булып эшләдем. Без ул вакытта суган үстерә идек. Суган культурасы чыннан да аерым бер технологияләр, аерым бер караш сорый. Республикада бу культураны үстерүгә игътибар бирәләр иде. Госман Шаһиевич, министр буларак, безнең хуҗалыкка ике ел рәттән суган үстерү технологиясен карарга килеп, безнең күңелдә якты тәэсирләр калдырган шәхес.

Ул тыйнак, профессионал, үз эшен бик белеп, һәр мәсьәләгә бик четерекле карады, үз-үзенә дә таләпчән иде, безгә дә таләпчән булды. Ул чорда авыл хуҗалыгында реформалар булып торды: яңа кооперативлар булдыру, икътисадта яңа алымнар кертү… Ул шушы яңалыкларны тормышка ашыруга үзеннән зур өлеш кертә иде.

«Үз-үзенә дә таләпчән иде, безгә дә таләпчән булды»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Министрның беренче урынбасары булып эшләгәндә, миңа аны соңгы юлга озатырга туры килде. Җирләү комиссиясе рәисе идем. Аны район җитәкчеләре, Казан халкы җыелышып, соңгы юлга зурлап озаттык. Урыны оҗмахта булсын! Аның авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше бик зур! – дип бәяләде.

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев үзе туган Спас районында (ул вакытта Куйбышев районы) Госман Җиһаншинның 1962-1965 елларда авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшләгәнен әйтте. Ул вакытта аның бик дәрәҗәле вазифа булганын ассызыклап үтте.

Ул районга бик күп яңалыклар кертеп калдырган. Әле мин үзем шәхсән 1982 нче елда «Чапаев» колхозында рәис вазифаларын үтәгәндә, ул безнең районга килгәч, аның белән беренче тапкыр шунда таныштым. Аннан соң «Ким» племзаводына директор булып урнашкач, ул вакытта инде ул Татарстанда инспекция башлыгы иде. Шул вакытта ул безнең совхозда булды.

Мин аны бик җайлы һәм кешелекле дип беләм. Ни өчен дигәндә, күп кенә министрлар килә иде, төрлечә әйтүчеләр, ничектер катырак сөйләшүчеләр дә була иде. Ә менә ул һәрвакыт кешелекле, безгә – ул вакытта яшь кешеләргә аңлатып сөйләшә иде. Минем хәтердә шулай калган. Аның турында безнең районда һәрвакыт мактап сөйлиләр, – дип искә алды Камил Ногаев.

Камил Ногаев: «Ул һәрвакыт кешелекле, безгә – ул вакытта яшь кешеләргә аңлатып сөйләшә иде»

Фото: © «Татар-информ». Владимир Васильев

Госман Җиһаншин бу йортта 1971-1992 елларда яшәгән. «Әйе, истәлек тактасы ачылды, ләкин чын хәтер бронза белән ташта түгел, ә республиканың алтын басуларында һәм аның эшен дәвам итүче авыл хезмәтчәннәре эшләрендә», – дип төгәлләде тантананы алып барган Идел Кыямов.

Чыгышлардан соң, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка кунаклар, Госман Җиһаншинның балалары, оныклары йорт дивары янына чәчәкләр салдылар.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

  • Госман Шаһи улы Җиһаншин 1926 елның 26 сентябрендә ТАССРның Әтнә районы Олы Әтнә авылында туган.
  • Хезмәт юлы 1941 елда Әтнә районындагы Киров исемендәге колхозда хисапчы вазифасында башлана.
  • 1942–1943 елларда шул ук колхозда бригадир булып эшли.
  • 1943–1950 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугышта 3 нче Белоруссия фронты составында көрәшә. 1944 елның 27 июлендә Орша шәһәрен азат итү сугышларында танклар өчен юллар ачканда 87 дошман минасын зарарсызландыра.
  • 1953–1957 елларда Әтнә районының «Коммунизм таңы» колхозы рәисе булып эшли.
  • 1958–1960 елларда Тукай районында авыл хуҗалыгы инспекциясен җитәкли.
  • 1960 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
  • 1960–1962 елларда Тукай район партия комитетының икенче секретаре була.
  • 1962–1965 елларда Куйбышев җитештерү колхоз-совхоз идарәсен җитәкли.
  • 1965–1967 елларда Арча район партия комитетының беренче секретаре, ә 1967–1971 елларда Сарман районында шул ук вазифаны башкара.
  • 1971–1983 елларда Госман Җиһаншин Татарстан АССРның авыл хуҗалыгы министры булып эшли. Бу чорда ул республиканың авыл хуҗалыгын оештыру һәм үстерү белән шөгыльләнә.
  • 1983–1987 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү һәм сыйфатын контрольдә тоту буенча дәүләт инспекциясен җитәкли.
  • 1967–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты була.
  • Госман Җиһаншинның хәрби һәм хезмәт казанышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелә. Ул «Батырлык өчен» медале (1944); II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985); ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1966, 1971); «Германияне җиңгән өчен», «Кёнигсбергны алган өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Шулай ук РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасына лаек була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар