Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кулыма, үпкәмә зыян килде, билемә пуля эләкте»

news_top_970_100
«Кулыма, үпкәмә зыян килде, билемә пуля эләкте»
Фото: Видеодан скриншот

Махсус хәрби операциягә киткәнче, «Зеленый» дигән кушаматлы хәрби җинаятьчеләрне эзләү бүлеге капитаны булган. Ул 2014 елда Донбасс халык милициясендә хезмәт иткән. Аннары, махсус хәрби операция барышында, гранатометчы һәм разведчик була.

«Ике «Батырлык» ордены һәм өч «Фидакарьлек өчен» медале – намус белән эшләп алынган, штабта утырып түгел, ә яу кырында ил иминлеген яклап алдым», – дигән хәрби «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Зеленый» Үзәк Азиядә, Үзбәкстанда туган. Аңа 13 яшь булганда, гаилә Татарстанның Яшел Үзән районына күченгән. Армиядә хезмәт иткәннән соң, Яшел Үзән буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә эшләгән. Аның хәрби юлы Чечняда башланып китә һәм Донбасста дәвам итә. 2017 елда бик каты яралана.

«Кулыма, үпкәмә зыян килде, билемә пуля эләкте. Питерда иң яхшы табиблар дәвалады, аякка бастырдылар, кулым тулысынча эшләми, нерв зарарланган, әмма барысы да яхшы», – дип аңлата ул.

Узган ел «Зеленый» 2 елга контракт төзегән. Хәзер ул 150нче мотоукчылар дивизиясендә хәрби бурычларны үти. Аның сүзләренчә, җирле халыкның күпчелеге россиялеләргә бик яхшы мөнәсәбәттә, аларны хуплый, азык-төлек җитәрлек. Түләүләрнең бер өлеше җиһазларга китә, калганнарын гаиләсенә сала.

Ә гаиләсе аның ялга кайтуын көтә. Аларның 2 кызы бар. Балалары әтиләренең ничек савыгуын күреп, медицина өлкәсен сайлаган. «Кызларыма мин «кешеләрне коткару – иң яхшы һөнәр» дип әйттем», – дип, үз карашы белән уртаклаша әти кеше.

«Кемдер анда булырга тиеш, әгәр барысы да өйдә утырса, анда кем булачак? Мәсәлән, берсенең әтисе Запорожьеда сугыша, гаиләдә бердәнбер улы: «Әти яу кырында сугышканда, ничек инде өйдә утырыйм?» – диде», – дип сөйли махсус операция барган яклардагы хәлләрне хәрби.

«Барысы да җиңүгә ышана! Җиңәрбез, монда – бөтенләй башкача тормыш, имин яшәеш хакына көрәш», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100