Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кулга алынган Энгель Фәттахов гаебен танымаган, аңа каршы күрсәтмә бирүче белән очрашкан

news_top_970_100
Кулга алынган Энгель Фәттахов гаебен танымаган, аңа каршы күрсәтмә бирүче белән очрашкан
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның тоткарлануын күптән түгел язган идек. Кичә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының коррупциягә каршы идарәсе Энгель Фәттаховны тоткарлады.

Республика сәясәтендә дәрәҗәсе булган Фәттахов 2017 елда тел белән бәйле вакыйгалар фонында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры вазифасыннан киткән иде. «Бизнес онлайн» язуынча, аңа карата әлеге җинаять эшен Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты башлыгы Валерий Липский үзе кузгаткан: Фәттахов әле да район Советы депутаты.

Фәттаховка каршы күрсәтмәләр биргән кеше әлегә сер итеп саклана. Әмма Актаныш районының элеккеге башлыгының эш, яшәү урыннарында тентүләр узган, ришвәт бирүче белән күзгә-күз очрашу оештырганнар. «БО» мәгълүматлары буенча, ул – Актанышның эре төзүче компанияләренең бер җитәкчесе.

Төзүче үзенең күрсәтмәләрендә әйтүенчә, район башлыгы буларак, Фәттахов аңа (2022 елда бу вазифадан киткән) тендерларда җиңәргә, биналарны кабул итүдә ярдәм иткән. Ләкин ул моны бушлай эшләмәгән. Эшмәкәр сүзләренчә, килешүнең бер өлеше булып, Татарстан Республикасының элекке вице-премьеры яшәүче йорт санала. Аны Тикшерү комитеты 20 миллион сумга бәяләгән. Нәкъ менә шушы сумма ришвәт буларак протоколга кертелгән.

Актаныш районының элеккеге башлыгы гаебен танудан баш тарткан, дип яза басма телеграм-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100