Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа драма театры җитәкчесе Раил Садриевны тоткарлаганнар

news_top_970_100
Буа драма театры җитәкчесе Раил Садриевны тоткарлаганнар

Татарстанның атказанган артисты, Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. Россия Тикшерү комитеты аны вазифа вәкаләтләрен үз файдасына кулланган дип шикләнә. Бу хакта «БИЗНЕС онлайн»га көч структураларындагы чыганаклары хәбәр иткән.

Газетаның әңгәмәдәшләре мәгълүматлары буенча, җинаять эше нигезендә «Дәрвиш» моноспектакленең 3 куелышына билетлар сату ята, анда рольне Садриев үзе башкара. Көч хезмәткәрләре версиясе буенча, 2023 елда Татарстан Республикасы шәһәрләрендә ким дигәндә 3 спектакльгә билетлар өчен акчаны драма театры түгел, ә Садриевның хатыны өчен рәсмиләштерелгән ИП алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Садриев күрсәтмәләр бирүдәш баш тарткан. Төнлә театрның сәнгать җитәкчесен Казанда вакытлыча тоту изоляторына утыртканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100