Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мин – «кулак» оныкчыгы

Мин – кулак оныкчыгы. Бөек Ватан сугышы елларында дәү әнинең әтисе Суфиян бабайны, «кулак» дип атап, Минзәлә төрмәсенә алып китәләр. Исем-фамилиясеннән кала бернинди хәтер юк бабай турында. «Кулак баласы» булган дәү әниемнән генә ач һәм ялангач еллар корыч кебек хатын ясаган.

news_top_970_100
Мин – «кулак» оныкчыгы

Берничә ел элек. «Яктым әле..» – дип, дәү әни калтыранган кулларын нишләтергә белмичә, бүлмәсенә кереп утырды. «Нәрсәне яктың?» – дим.

Күрше Җәмилә апа янына кергән идем. Әтиләрне, әниләрне сөйләшеп утырдык. Шунда каяндыр берничә ашъяулык чыгарды да, «сезнекеләр бит бу» дип, кулыма тоттырды. Әллә нишләп киттем.

Җәмилә апалар күрше Түмерҗә авылында тора иде. Шул сугыш елларында ашарга да, утыртырга да бәрәңге булмагач, әни белән, өйдә булган бөтен чүпрәк-чапракны җыеп, шуларга киттек. Шул ашъяулыкларны ике капчык вак кына бәрәңгегә алыштырып бирде Җәмилә апаның әнисе. Андый кешеләр шул чүпрәк-чапрак белән өй ямьли иде. Өстәлендә ашъяулыгы була, ишек кашагасына да тастымаллар элеп куялар иде. Безнең генә коры өстәл, ишектә чаршау да юк.

60-70 елдан соң шул ашъяулыкларны кулыма тоттырды да куйды. Алып чыктым да яктым. Шул бәләкәй чактагы җәфа чиккәннәрем исемә төшеп, ачуымны китерде дә, яктым әле…

«Атканнардыр, тиз генә үлә торган кеше түгел иде ул»

30 октябрь – сталинизм елларында сәяси репрессияләрдә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрне искә алу көне. Кызганыч, бу көнгә күпмедер күләмдә минем дә катышым бар. Мин – «кулак» оныкчыгы. Ул чорларда җитеш яшәүчеләрне – «кулакларны» – гаиләләре белән бергә сөргәннәр. Бригадир булып эшләп йөргән Фәсхиев Суфиян бабайны үзен генә алып китеп, төрмәдә башына җитәләр. Бәлки, аның «халык дошманы» дигән «махсус» исеме дә булгандыр.

Минзәлә төрмәсендә һәлак булган Суфиян бабай турында бернинди мәгълүмат та юк. Бары тере хәтер – әтисен алып киткәндә 2 яшьтә булган, Актаныш районы Такталачык авылында яшәүче дәү әнием – Габдуллина Зәнфирә Суфиян кызы гына бар. Аңа да хәзер 83 яшь инде.

Кечкенәрәк чакта «кулак», «халык дошманы» дигән сүзнең мәгънәсен аңламый идем. «Җиңү парадында нигә син дә чыгып утырмыйсың? Син дә сугыш чоры баласы бит», – дигәч, «Минем әткәй кулак булган бит. Мин сугышчы баласы түгел», – дия торган иде.

Шул «сугышчы түгел», ә «кулак – халык дошманы» баласы булуы аркасында бөтен нәрсәдән мәхрүм булып, интегеп үскәннәр алар. Кешегә акканы «кулак» балаларына таммаган да. Бары хәерчелек, ачлык, авыр эш.

Нәрсә дип сөйлисең инде аны, кызым? Интектек тә интектек инде. Күрмәгәннәр калмады, күрмәдем бер Алланы, дия торган инде минем тормыш.

Сугыш чоры баласы булсам да, мин алар рәтенә кермим. Әткәйне «халык дошманы» дип алып китеп үтергәннәр. Мин 2 яшьтә генә булганмын әле ул вакытта. «Сугыш чыгарга берничә ай кала, кышка кергәндә алып киттеләр», – дип сөйли иде инде әнкәй. Әткәй бригадир булып йөргән. Эштән кайтканда тотып алганнар да өйгә ияреп килгәннәр.

Әткәйне Минзәлә төрмәсенә алып киткәннәр, аннан бер хаты килгән. Күршедә Фазыл дигән бабай бар иде. «Фазыл абыйны җибәрегез, югыйсә мин ачка үләм», – дип язган булган. Булган ризыкларны төяп, ипиләр, бәрәңгеләр салып, Фазыл абыйны әткәй янына җибәргәннәр. Минзәләгә хәтле җәяү барган. Ул барганда әткәйне күреп, сөйләшеп, әйберләрен тапшырып кайткан. Ул ризыкларны үзе ашый алды микән инде әткәй, юк микән. Минзәлә төрмәсе элек бик әшәке, бөтен тирә-якка данлыклы төрмә булган бит ул.

Берәр айдан соң әткәй: «Булдыра алсаң, Фазыл абыйны тагын җибәр», – дип язган. Фазыл абый тагын барган. Икенче баруында әткәй булмаган инде. «Юк бит инде ул», – дигәннәр. Үлгәнен дә, нишләткәннәрен дә әйтмәгәннәр. Атканнардыр, дим инде мин аны. «Халык дошманнарын» атканнар бит инде ул чакта. Атып үтергәннәрдер инде...

Әнкәй аны, нык, тап-таза, «дастыйн», ныклы багана кебек кеше иде, дип сөйли иде. «Атканнардыр, тиз генә үлә торган кеше түгел иде ул», – ди торган иде. Бернәрсә дә бирмәсәләр, ачтан да үлгәндер инде... «Үлгән» дигән кәгазе килде, дип әйтмәде инде әнкәй. Мин бәләкәй булып онытсам да, андый кәгазьне саклар иде. Паспорт ишесе дә, «кулак», «халык дошманы» дигәне дә, «үлгән» дигәне лә – бернинди кәгазь дә юк бит. Югалгандыр инде... 

«Әбекәй акчаларны түбәгә яшереп куйган»

Әти белән бергә өйдәге бөтен әйберне алып чыгып киткәннәр. Шикәрләрне, оннарны, атларны, сыерларны... «Өч атыбыз бар иде», – дип сөйли иде әнкәй. Өчесен дә алганнар, ике сыерның берсен генә калдырганнар. Шул сыер алып калды инде безне үтермичә.

Кырып-себереп, булган бөтен әйберне алып киткәннәр бит. Безнең башка бәйләргә яулык та калмаган инде өйдә. Әйберләрне алып киткәндә күрше әби, кызларын ияртеп кереп, башларына безнең яулыкларны бәйләткән. Аларын алмасыннар өчен шулай иткән. Безнең әни шуны да бәйләтә белмәгән. Ә әбекәй яхшы кашемир яулыкларны гомер буе җыйган да җыйган.

Әйберләргә тигәч, әткәйне алып киткәч, әбекәй алмашынган, хыялланган. Әткәй киткәч, ул 3 еллап кына торып калган. Әбекәйне бик хәтерләмим дә. Өй алдыннан кергәннәре, чыкканнары, самавыр күтәреп йөргәннәре генә истә сыман.

Башлары чигүле тастымалларны шул ук көнне алып китә алмаганнардыр инде. Әбекәй аларны базга туфракка күмеп куйган. Күпмесендер ул кешеләр киткәч алып чыккан, калганын онытты микән инде. Без ул өйне сатып сүткәндә килеп чыкты шул әйберләр. Икенче көнне авылдагы базарда безнең киемнәрне алып чыгып сатканнар. Очсыз гына бәягә алганнар кешеләр. Ул акчаны кая куйганнардыр инде...

Әбекәй 30 сумлык акчаларны да өйнең түбәсенә, такталар арасына яшереп куйган булган. Акча яшергәнен әнкәйгә дә, беркемгә дә әйтмәгән. 3 тиен, 5 тиен дә түгел, кызыл 30 сумлыклар иде ул. 1947 елны акча алмашынды, 1948 елны без өйне алмаштык. Икенче урынга күчереп салырга дип, безнең зур өйне сүткәндә, шул акчалар килеп чыкты. «Их» та «их» килдек инде. Өй түбәләренә менеп уйный идек кызлар белән. Кем «анда акча күмелгән» дип, туфраксасын актарган инде?.. Кирпеч сыман тимер сандык туп-тулы акча булган. Эх, бер елга иртәрәк алышкан булсак, дидек инде... – дип сөйли дәү әни.

Зур өйләрен 500 сум акча, 5 пот бәрәңгегә кечкенә генә, черек, эче агартылган өйгә алмашалар. «Агарткач, матурдыр әле», – диештек. Чиста итеп агартылган, бәләкәй генә өй иде ул».

«Әткәй «халык дошманы» булгач, җидешәр центнер бәрәңгене алып чыгып китәләр иде»

«Кулак гаиләсе» исеме алар артыннан кара шәүлә булып ияреп йөри. Башкалардан арттырып, бурычка керә-керә, налог түлиләр.

Бакчага бәрәңге утырта идек тә, әткәй «халык дошманы» булгач, җидешәр центнер бәрәңгене алып чыгып китәләр иде. Үзебезгә утыртырга бәрәңге дә калмый торган иде. Кешеләргә бакча казышып, бәрәңге җыеп утырта идек.

Безгә 40 кило ит «нәрәте» түләтәләр иде. Бер елны 10 каз баласы үстердек. Шуның 8ен, 4әрләп 2 каз оясына салып, әнкәй белән Чөгәнә дигән авылга иттек. Ит җыя торган җир Чөгәнәдә иде. Авыл советына күрсәтегез, дип, «тапшырды» дигән квитанция биреп җибәрделәр.

Сыер бар чагында 200шәр литр сөт тапшырталар иде. Сауган саен илтеп бирә идек. Аның хәзерге сыман сөте дә күп булмый иде бит. Ул сөтләр, итләр фронтка киткәнмени инде?! Район убырлары ашап яткандыр инде. Фронтта безнең беркем дә булмаса да, «халык дошманы» гаиләсе» дигән булып, күп интектерделәр инде.

«Налог түләмәгән өчен әнкәйне бикләп куйдылар»

Әнкәйне бер юлы авыл советына чакырдылар. Авыл советы да бер байның өендә иде. Аларны да куып чыгарып, ул өйне «сәвит» иткәннәр иде. Бик биек, алты почмаклы өй иде ул «авыл советы» дигән җир.

Әнкәй төнлә белән генә басудан эштән кайтты, налог түләмичә калган булган. Без Фагыйлә апа белән тышкы якта басып калдык, әнкәйне бикләделәр дә киттеләр. Әнкәй эчке якта, без тышкы якта килеш кундык шулай. Әнкәйне жәлләп, чыгарырлар, дип утырдык инде. И талый черки, үзебезнең корсак ачты, үзебез куркабыз, бәләкәйләр бит әле. Әнкәй эчтә елый, без тышта елыйбыз... Түләмәсәң, шулай җәза бирәләр иде. Шуңа әнкәй, куркып, бөтен әйберләрне сатып бетереп түләде ул бурычларны. И юаш иде инде әнкәй дә...

Кешесе дә әшәке булган инде. «Нимес» түгел бит алар, үзебезнең район кешеләре. «Нәчәлство», милициясе дә булгандыр инде. «Уполномоченный» дип йөртә торганнар иде ул кешеләрне. Тегеннән килеп чыккан «нимесләр» булсалар бер хәл инде, үзебезнең ил кешеләре бит. И, кабәхәт булганнар инде алары да…

«Кеше бакчаларыннан черегән бәрәңге эзләп йөреп, шуларны пешереп ашый идек»

1947 елны дәү әни укырга керә. Сугыштан соңгы илкүләм ач, ялангач еллар. Өйләре мәктәп янында гына була аларның. Озын тәнәфес саен иптәш кызлары өйләренә кайтып килә. Ул да буш өенә йөгереп чыга торган була.

«Озын тәнәфес» дигән булып, кызлар кайтып китәләр иде. Мин дә чыккан була идем инде. «Бөкрәеп йөгереп чыга инде бу бала», – дип, күрше Тәгъзимә әби көн дә диярлек бер бәрәңге бирә торган иде. Өй җылытырга салам ягалар да, шул салам көлендә бәрәңге пешерәләр иде.

Без, ягарга дип, кура җыя идек, сыер тизәкләрен катыра идек. Аш кайнатырга да, бәрәңге пешерергә дә, чәй кайнатырга бер казан иде. Яшәргә кирәк бит инде ничек тә.

Дәү әнинең хәзер дә иң яраткан ризыгы – бәрәңге. Ярып пешергән бәрәңге һәм ипекәй булсын аңа. Әллә нинди затлы әйберләр пешерсәң дә, яңадан килеп, бәрәңге пешереп ашый. «Кеше бакчаларыннан черегән бәрәңге эзләп йөреп, шуларны пешереп ашый идек», – дип сөйли. Ипи кисәген ашап бетермичә, яки катырып калдырганны күрсә, әрәм итмәскә куша. «Өстәлдә ипекәй булып торсын, исраф итмәгез», – ди. Балачакта күргәннәре 80нең теге ягына чыгып, мул тормышта, мул өстәл артында утырганда да онытылмый аның.

Ипи турында сөйләшә башласак, дәү әни һәрвакыт бер тарихны сөйли. Ул тарихны әллә ничә тапкыр ишеткән булсам да, һәрвакыт йөрәгемне чеметеп ала.

Мин бәләкәй идем әле ул чакта, шул сугыш еллары булгандыр. Бәләкәй булсам да, урлашкан истә калган. Корсак ачкан, кая барырга да белеп булмый. Урам буйлап бардым да бардым. Бер әбиләрнең өенә кердем, өйдә беркем дә юк. Өстәлләрендә ипи тора. Шул бер ипи кисәген алдым да чыгып йөгердем. Алар яшәгән тыкрыкны чыккач, яртысын утырып ашадым. Яртысын кая куярга белмим инде хәзер. Өйгә алып кайтсам, әнкәй әрли, каян алдың, дип. Шул ярты кисәк ипине җиргә кычыткан арасына күмеп куйдым. Яңадан корсак ачкач барган идем, юк теге ипекәй. Эт-мазар алып киткәндер инде анысын...

Без 1952 елларны гына әзрәк ашау күрә башладык.

«Үсеп, үзебез урлаша башлагач кына авызга ризык керде»

Әтисез үскәненә сәбәпче булган Сталин режимы, комсомолга керү хыялы белән янып йөргән елларын ул хәзер көлеп искә ала.

Әле 1953 елны Сталин үлде, мин 6нчыда укый идем ул чакта. Мәктәпнең бөтен җиренә кара әләмнәр элдерделәр, бөтенебез дә елыйбыз. Кайгы уртаклашырга дип, пионер клубына кертеп тутырдылар. Сталинның кем икәнен белмибез, кеше елаганга кушылып елыйбыз. Җиңү бәйрәмендә мәктәптә, чөгендер турап, ашлар пешерәләр, имеш, сыйлыйлар иде. Шул ашларны ашап, демонстрациягә чыга торган идек. Яланаяк, – диде дә, минем яланаякка карап куйды дәү әни. – Аягыңа киеп йөре. Гомер буе яланаяк йөргәнгә авыртадыр инде бу аяклар. Сезнең кияргә киемегез, Аллага шөкер, бик күп бит, – диде.

«И, алсалар гына ярар иде» дип борчылып, Актанышның үзенә комсомолга керергә төшәләр кызлар. Аякта – чабата, өстә – детдомнан «списать» ителгән малайлар пәлтәсе була.

Үземчә әйбәт укый идем, «өчле»ләрне дә сирәк ала идем. Күршедәге әби: «Кызым, сиңа укытучы булырга кирәк. Кулларың да туры килеп тора бит», – дия торган инде. Нинди укытучы инде? Укып булмады бит укытучы булырга. Аның өчен акча кирәк. Безнең тамак туйдырырлык та акча юк иде.

Әле мәктәптә укыганда ук Шәргия исемле апага мәктәп идәне юа торган идем. Ул миңа чәй тәлинкәсе хәтле генә бер бәләкәй ипи биреп чыгара. Аны йөгерә-йөгерә күтәреп алып чыгам да, өчебезгә бүләм. Әнкәй: «И бәбекәем, үзең аша инде», – дия торган иде.

7нче классны бетергәннән соң амбарга йөрдем. Аннан кесәгә салып булса да ярма алып кайтып, ярма ташында яра идек. Тотсалар, беттең. Зөләйха дигән әби бар иде. Алар оекны бот арасына бәйлиләр дә тутырып алып кайталар. «Синең бер нәрсәң дә юкмыни соң?» – дип әрли иде мине. Мин, бала-чага, аларын белмәгәнмен инде. Кесәләргә күбрәк салып алып кайткан була идем. Аннары, кешеләр таралышкач, амбарның икенче ягына 1-2 кило ярманы янчыкка салып чыгарып куеп, караңгы төшкәч алып кайта торганга булдык. Берәрсе күрсә, баш бетә иде инде.

Менә шулар бөтенесе дә күз алдына килә. Онытылмый инде ул, балакаем, онытыла торганмыни. Әнкәй дә интекте, без дә интегеп кенә үстек. Үсеп, үзебез урлаша башлагач кына авызга ризык керде безнең.

«Урманга барып, кул пычкысы белән агач кистек»

Дәү әни минем өчен гомергә ныклы һәм усал хатын булды. Бөтенесен үзе эшләде, үзе контрольдә тотты. Яхшы тормыштан шундый корычка әйләнмәгән инде ул да. 17 яшьлек чагында торф та ташый, кул пычкысы белән урман да кисәргә туры килә аңа.

Киров өлкәсе Нократ Аланы районына торфка бардык. Анда инде акчасы да әйбәт, авылдагыча түгел. Өскә күлмәкләр, аякка елтыравыклы итекләр, әнкәйгә дә, Фагыйлә апага да әллә ничә күлмәклек ситсылар алдым шул торф акчасына.

Кич белән безгә борчаклы аш ашаталар иде. Шул борчаклы ашны 2 порция алып кайта идем. Ипи алсам, акча күп китә. Ә аш белән эч тула, эч тулгач, тамак та туйган кебек була иде. Ипине көндез басуда эшләргә генә ала идем. Ансы да бер телем генә булгандыр инде.

Сыер тизәге сыман ашламалы нәрсә инде ул торф. Тип-тигез итеп әзерләнгән җиргә шуны юан торбалардан агызалар. Шул кипкәч, трактор кисеп чыга. Әйләндерә-әйләндерә, өч рәткә тезәбез, «штабель» дия торган идек анысын. Тырнакларым төште шуны әйләндергәндә. Кипкән булса бер хәл, чи булгач, бигрәк авыр иде ул, – дип сөйли дәү әни.

Киләсе елны мәктәпкә җыештыручы булып эшкә керә. Шул ук елны, яңа мәктәп салырга агачка дип, Әгерҗе ягындагы урманга җибәрәләр.

Урманга барып, кул пычкысы белән агач кистек, арба белән Идел ярына чыгара тордык. Ул агачны аннары укытучылар бүлешеп алып бетерде. Берсе өй салды, берсе тагын нәрсәдер. Безгә бер генә агач та бирмәделәр. Хәзерге акылым булса, талап алган булыр идем дә. Үзем дә юаш идем инде, әнкәй дә юаш иде.

Фагыйлә апа чучка фермасына чучка карарга керде. Бер-ике капчык икмәк бирәләр иде колхозчыларга. И аның да барасы килми иде фермага. «Куркам» ди торган иде. Чучкалар усал, эре иде ул чакта. Эшләгәч, колхоз 20 тиен хезмәт хакын да бирә башлады. Ел буе җыйгач, хәтәр генә була торган иде.

Бер елны болында печән эшләделәр. Печән җыеп, чүмәлә салып йөргәч, Фагыйлә апага бер кибән печән биргәннәр. Безнең ул чакта сыер юк иде инде. Сыерны алдагы елны гына саткан идек. И, сатмаган булсак, диештек. Шул печән әзерли алмаганга саткан идек анысын да. Ул, кибәнне сатып, үзенә киемнәр, әйберләр алды. Миңа да өлеш чыкты бугай инде. Шул бер кибән печәнне саткач та тормышлар бераз рәтләнеп китте.

1960 елны мин бабаңа кияүгә килдем. Ул елны Фагыйлә апа икмәкне күп итеп алды. Өй алдындагы сәкене тартма кебек итеп ясап, бодайларны шунда бушаттык. Никах ашына чыккач, кайнанам күргән ул бодайны. «Кеше «хәерче» дип әйтә, өй аллары тулы икмәк, нигә хәерче булсыннар алар», – дип кайткан.

«Әтинең «кулак» булганына без дә бөтен нәрсәдән мәхрүм булдык»

Кияүгә чыгып, 3 ир бала алып кайта дәү әнием. Төпчек улы Алмаз – минем әтием. Төп йортта дәү әни белән үскән бала мин. Мул тормышта, мул өстәл артында утырганда да, ул ирексездән «әрәм итмә, исраф итмә» дип әйтеп куя. Безнең буын ул сүзләрне аңлап та бетерми, аңларга язмасын да.

Кечкенәдән сөйләгән «кулак кызы бит мин» дигән сүзләрнең мәгънәсенә соңгы елларда гына ныклап төшенә башладым. Сугыш чоры ачлыгы, ялангачлыгында үскән балалар шул «кулак – халык дошманы баласы» дигән сүз аркасында тормышның ачысын башкаларга караганда ныграк та татыйлар. Әтиләре сугышта үлеп калган балалардан бер башка түбән булып үсәләр.

Сугышта катнашкан кешеләрнең балаларына 40ар сум пенсия бирделәр. Безгә ул да юк. Ул пенсияне алгач, кызлар кайсы яулык, кайсы күлмәк, кайсы галош алып кия торганнар иде. Әтинең кулак булганына без дә бөтен нәрсәдән мәхрүм булдык.

«Әмирҗан бабайлар, Рәгыяләрнең әтиләре сугыштан кайткан», – дип сөйлиләр иде. «Кешеләрнең ирләре кайта», – дип сыкрана торган иде әнкәй. Безнең беркем дә кайтмады. Әтинең абыйсы да сугышта үлеп калды. Төрле яклап бәхетсез булып үстек, балам... «Күрмәгәннәр калмады, күрмәдем бер Алланы» – минем тормыш шул инде.

  • 30 октябрь – сталинизм чорында сәяси репрессияләрдә һәлак булган һәм зыян күргәннәрне искә алу көне. Исеме репрессияләнгәннәр исемлегендә дә булмаган бабамны искә алу көне. Бер гаепсез хөкем ителгәннәрне аклау көне. Дәү әнием кебек «кулак – халык дошманы» балаларының күз яше аккан көн. Белик һәм хәтерлик. Андый ачы газапларны бүтән бер буынга да, бер кешегә дә кичерергә язмасын.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100