Кул эшләре остасы Гүзәлия Заһидуллина: «Бәйләү-чигү тотмасам, көнем бушка үткән кебек»

Кулларыннан гөлләр тама, диләр Мамадыш районы Урта Сон авылында яшәүче Гүзәлия апа Заһидуллина кебекләр турында. Аның осталыгы турында күп тапкырлар ишеткәнем булса да, очрашырга җай чыкмый йөри иде. Авылга кайтуымның берсендә форсатны кулдан ычкындырмадым: Гүзәлия апа һәм аның тормыш иптәше Вакыйф абый белән, хуҗаларның үзләре кебек үк көлеп торган йортларында күрештек.
Хуҗабикәнең уңган булуы ишегалдыннан ук күренеп тора, диләр. Капкадан килеп керү белән, өй кырыендагы гөлбакчага хәйран каласың. Гүзәлия апа лапас, келәт, мунча түбәләрен дә төрле-төрле рәсемнәр белән бизәп чыккан. Әкият дөньясына килеп кергәндәй булдым.
Болын кадәр йортта тормыш иптәше Вакыйф абый белән икәүләп яшәп яталар. Балаларының инде үз гаиләләре бар. Вакыйф абый, Гүзәлия апага җылы караш ташлап: «Сез артык мактап, минем хатынны алып китә күрмәсеннәр тагын. Хатынсыз кала күрмим», – дип шаяртты да үз эшләре белән чыгып китте. Ә без исә Гүзәлия апаның күңел җылысы салынган кул эшләрен барларга тотындык.
«Нәселдән килә торгандыр»
Әле яшь чакта ук бәйләү, чигү белән кызыксына башлый Гүзәлия апа. Тора-бара тагын да катлаулырак ысулларга күчә. Сәйләннән герданнар (этник стильдәге бизәнү әйберләре), жгутлар, брошька, алка-муенсалар үрә, милли бизәкле калфак, түш изүләре тегәргә өйрәнә. Ыргак белән салфеткалар, балалар киемнәре, пинеткалар, зурлар өчен күлмәк, жилетлар бәйли. Фоамираннан чәчәкләр ясый. Кыскасы, «Гүзәлия остаханәсе»ндәге матурлыктан күзләр камаша.
«Минем әнинең Миннегаләм дигән бер апасы кул эшләренә искиткеч оста булган. «Нәселдән килә торгандыр, аның осталыгы сиңа да күчкәндер», – ди торган иде миңа әни. Мәктәптә укыган вакытта ук бәйләргә бик яраттым. Әле ул чакларда матур җепләр юк. Сарык йоннарын буяп, гетралар, башлыклар, кофталар бәйли торган идем, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Кияүгә чыккач, кул эшләре белән кызыксынуым тагын да арта төште. Үзем җеп эрли белми идем. «Әй, йон әрәм итеп утырма әле», – дип көлә иде дә кайнанам, миңа кочак-кочак җеп эрләп бирә иде.

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан
Кайнанамның бик матур тәрәзә кашагаларын күреп, ыргак белән бәйләргә өйрәнәсем килә башлады. «Әни, өйрәт әле мине дә бәйләргә», – дим. Ә ул аларны яшь чагында ук бәйләгән икән, инде оныткан булып чыкты. Тели белеп теләсәң, диләр бит. Барыбер җае чыкты. Чаллыдан иремнең апасының кызы кунакка кайткан иде. Сөйләшә торгач, аның бәйләү түгәрәгенә йөрүе ачыкланды. Ыргак белән бәйләргә аннан өйрәнеп калдым.

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан
Социаль челтәрләр популярлашкан чорда Башкортстан блогерының бик оста итеп сәйләннән жгутлар, герданнар бәйләгәнен кызыксынып күзәтеп бара башладым. Кыюлыгымны җыеп, яздым үзенә. Сәйлән белән үрү серләрен онлайн рәвештә шул блогердан өйрәндем», – ди Гүзәлия апа.
«Милли әйберләр көнкүрешебезгә кире кайтып килә»
Хуҗабикә баштарак кул эшләнмәләрен үзе, гаиләсе өчен генә бәйли, ясый. Туганнарына, күрше-күләнгә бүләк итә. Бүгенге көндә исә заказга да эшли. Гүзәлия апа бәйләгән бияләй-башмаклар, калфак-изүләр, алка-муенсалар Татарстанның һәр почмагында бардыр.

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан
Останың танылып китүенә «Авылым йолдызлар кабыза» концертындагы «Янәшәбездә гаҗәеп кешеләр» номинациясендә җиңүе дә сәбәп була. Авыл җирлегеннән: «Син бик үзенчәлекле кеше бит, шул-шул бәйгедә катнашып карамыйсыңмы?» – дип тәкъдим итәләр дә, ризалаша ул. Күрше Кече Сон мәктәбенең 6 укытучысы, Гүзәлия апа бәйләгән киемнәрне киеп, сәхнәдән аның кул эшләрен күрсәтәләр. Жюрины Гүзәлия апаның сәләте таң калдыра, ул бәйгенең финалына үтә, гала-концертында катнаша. Менә шушы җиңүеннән соң Мамадышта һәм республика күләмендә оештырылган бер генә күргәзмә дә Гүзәлия апа эшләреннән башка узмый. Төрле мастер-класслар үткәрергә дә чакыралар икән үзен.
Гүзәлия апаның эшләрен социаль челтәрләр аша сорап алучылар да бик күп. Сабантуй, Шәһәр көне кебек зур бәйрәмнәрдә дә кул эшләре белән бергә күңел җылысын өләшә ул халыкка.
Гүзәлия апа сөйли тора, диван, диван өсләре аның күз нуры салынган эшләнмәләр белән тула тора. Игътибарымны аеруча да эт, песи башлары куеп бәйләнгән матур бияләйләр җәлеп итә. Кыш җитү белән әлеге бияләйләрне сораучылар аеруча арта икән. Куллары да йөгерек Гүзәлия апаның, бер бияләйне бер утыруда да бәйләп куя ала.

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан
Оста сүзләренчә, гомер-гомерга затлылык билгесе булып саналган кул эшләнмәләренә хәзер дә ихтыяҗ зур.
– Аеруча калфак-изүләрне күп сорыйлар. Аларны олы яшьтәге ханымнар гына түгел, яшьләр дә, балалар да ала. Ир-атлар тормыш иптәшенә дә, кызына да алып кидергән очраклар була. Шундый күренешләр бик сөендерә. Милли әйберләр көнкүрешебезгә кире кайтып килә. Чигүле алъяпкычлар, бәйләнгән киемнәр сораучыларда бик күп, – ди ул.

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан
Сәйләннәрне, җепләрне, калфак-изүләр өчен тукымаларны, кыскасы, матурлык тудыру өчен чималны Гүзәлия апа интернет аша кайтарта. Социаль челтәрләрдәге башка осталар белән дә элемтә тота. Осталар бер-берсе белән нәрсәне кайдан очсызрак бәягә юнәтү, кайда сыйфатлырак булу турындагы файдалы мәгълүмат белән бүлешәләр.

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан
«Иң авыр чакларымда да кул эшен ташламадым»
«Авыл җирендә тавык чүпләп бетермәслек эш. Бу эшләрнең барысына да ничекләр вакыт җиткерәсез?» – дим әңгәмәдәшемә.
«Дөрес әйтәсең, эшнең бетеп торганы юк. Мал-туарларыбыз да күп. Әле менә бушрак вакытта килдең, Гөлназ. Моңа кадәр алны-ялны белми печән әзерләдек. Элегрәк бәрәңге бакчаларыбыз да зур иде. Балалар белән эшләп керәбез дә, болар ял итәргә утыралар, ә мин тотынам бәйләргә. «Вәт, әни, юләр син, бер кеше буш вакыты булса ятып торыр иде», – диләр. Ә минем өчен ял шул инде ул.
Иң авыр чакларымда да кул эшен ташламадым. Төннәрен булса да кул эшенә 1-2 сәгать вакыт бүләм. Бәйләү-чигү тотмасам, нинди генә авыр эшләр эшләсәм дә, берни дә эшләмәгән кебек тоелам үземә. Көнем бушка үткән шикелле», – дип көлдереп ала ул.

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан
«Кәеф булмаганда эшләп буламы ул кул эшләрен?» – дим Гүзәлия апага.
«Минем алай артык кәефсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп йөргәнем юк, дөресен әйткәндә. Тормыштан тәм табып яшәргә тырышам», – ди әңгәмәдәшем.

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан
«Ирем бәлешләргә хәтле пешереп куя»
Гүзәлия апа тормыш иптәше Вакыйф абый белән танышу-кавышу тарихларын да кызык итеп сөйләп алды. Ике авылдаш, күрше урамнарда торсалар да, 10 сыйныфка кадәр бер-берсе турында белми.
«Хәзерге балалар бик үткен, ә менә элек бер урам баласы икенче урам баласын белми иде. Һәркайсыбыз үз урамында гына уйнап үсте. Әле ул вакытта авылда яшьләр дә күп. Вакыйф армиядән генә кайткан иде. Көн саен кич клубка «вечер» уйнарга җыелабыз. Безнең өй чатта гына, клубка якын. Шуңа гармунны өйдән мин алып чыгам. Гармунчы уйный да, кире алып кереп китәм. Гармуны минеке, кыскасы, гармунчысы бүтән. Шулай берсендә Вакыйф: «Гармуныңны күтәрешеп кайтам», – дигән булып, яныма килде. Шуннан танышып киттек», – ди ул.
Вакыйф абый Гүзәлия апаның Казан медицина училищесын тәмамлап кайтуын көтеп җиткерә дә килен итеп төшерә. Гүзәлия апа, һәр көн 8 чакрым җәяү йөреп, күрше авыл хастаханәсендә патронаж шәфкать туташы булып эшли башлый. Ләкин декрет ялыннан соң эшенә кире кайтасы килми аның, үз авылларындагы балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Читтән торып Казан педагогика училищесын һәм Чаллы педагогика институтын тәмамлап, педагог һөнәренә ия була. Гүзәлия апа инде күп еллар әлеге эшенә тугры. Ул яраткан эшенә тыныч күңел белән чыгып китә дә, тыныч күңел белән кайтып керә. Чөнки йорт-җирләре, мал-туарлары өчен борчыласы юк – тормыш иптәше Вакыйф абый өйдә.

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан. Тормыш иптәше, улы һәм килене белән
«Иремнең аягына бик катлаулы операция булды. Авыр эшләр ярамый үзенә. Баштарак бик борчылдык, әлбәттә. Әмма ул өй тирәсендә булгач бик рәхәт. Тәмле итеп ашарга да пешерә, камыр ризыкларына да тотына. Бәлешләргә кадәр пешереп куя», – дип яратып сөйли Гүзәлия апа хәләл җефете хакында.
Бүгенге көннәре Аллаһка шөкер итеп яшәрлек булса да, Гүзәлия апа аңа җиңеллек белән килмәүләрен дә ассызыклады. Аеруча 1994 елны бик авыр ел итеп искә алды.
Башта ирем Вакыйф пеште. Ул вакытта плитәгә газ баллонын кидертеп куеш иде бит. Газ тутырып алып кайттылар да, газы чыгармыймы дип тикшергәндә, баллонга ут капты. Ирем озак вакытлар хастаханәдә ятты. Шул ук елның маенда кайнатамны паралич сукты. Урын өстендәге кайнатамны 12 ел буе карарга туры килде. Шул ук елның августында, операциядән тернәкләнә алмыйча, кайнанам китеп барды. Уйлап карасаң, бик авыр вакытларыбыз булган инде», – ди, күз яшьләрен сөртеп, әңгәмәдәшем.
Осталык нәселдән бирелә, дип, алда юкка гына әйтмәде инде Гүзәлия апа. Әнисенең кул нәфислеге, матурлыкны күрә белүе, әтисенең пешерү осталыгы аларның кызлары Алсинәгә дә күчкән. Ул искиткеч тәмле тортлар пешерә, кул эшләрен дә читкә куймый.
Уллары Айрат та әти-әнисенең горурлыгы. Күптән түгел генә тормыш иптәше Илүзә белән әти-әнисенә беренче онык та бүләк иткәннәр әле.
Менә шулай тулы канлы тормыш белән, һәр мизгелдән тәм табып, бер генә минутларын да бушка уздырмыйча гомер кичерә Заһидуллиннар гаиләсе. Бу йорттан бик матур хис-кичерешләр алып, Гүзәлия апаның остаханәсе тагын да тулылансын, дигән теләкләр белән киттем мин.

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан

Фото: © Гүзәлия Заһидуллина архивыннан