Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарадан һәвәскәр бакчачы: «Теплицада үскән ананасны ашап туймаслык, мандарин әчкелтем»

Бакчачылар мәш килеп яңа сезонга әзерләнә. Кемдер фатирында лампа астында тырыша-тырмаша рассада үстерә, кемдер инде уңышын сатуга ук керешкән... Быелгы уңышлар һәм фаразлар турында бакчачыларның үзләреннән сораштык.

news_top_970_100
Кукмарадан һәвәскәр бакчачы: «Теплицада үскән ананасны ашап туймаслык, мандарин әчкелтем»
Рүзәл Йосыповның шәхси архивыннан

«Быел сөенчек суганы очсыз булыр»

Рүзәл Йосыповның теплицасында үскән ананас һәм мандариннарны социаль челтәрдән күреп «ах» иттем. Кукмара районы Зур Сәрдек авылында яшәүче бу егетнең уңган-булганлыгын туганнары да мактады. Тик аның төп кәсебе экзотик җимешләр түгел, ә гектарлап сөенчек (кайбер якларда чемчек дип тә әйтәләр – лук-севок) үстерү икән. Рүзәл үзе бик тыйнак кеше булып чыкты, уңышлары турында артык исе китмичә генә сөйләде.

– Сөенчек суганы үстерү эшенә тотынуыбызга 10 еллап бар, – диде Рүзәл Йосыпов. – Әтием агроном булып эшләде, башта ул тотынды. Мин укыган вакытта 1 ел шәһәрдә эшләп алдым. Укуны тәмамлагач, әтигә булышырга кайттым, шуннан әлеге эшне җәелдереп җибәрдек.

– Хәзер сөенчекне ничә гектар җирдә үстерәсез?

– 6-7 гектар дип языгыз. Үзебезнең җирләр дә бар, арендага да алабыз. Гадәттә, шул мәйданнан 50-100 тонна уңыш алабыз. Аны яз көне күпләп сатучыларга, яшелчә базаларына сатабыз. Казаннан да, башка төбәкләрдән дә килеп алалар.

– Быел сөенчек бәясе нинди булыр? Халыкка нәрсәгә әзерләнергә?

– Быел 60-70 сумнан күпләп сатабыз. Бу – очсыз санала инде, быел сөенчек артык кыйммәт булмас. Күпләп алучылар бу хакка тагын 100-200 процент өсти дә, халыкка әз-әзләп сата. Бәяләр уңыштан, башка әйберләргә хакларның арту-артмавыннан тора.

 

Фото: © Рүзәл Йосыповның шәхси архивыннан

– Сөенчекне саклау авырдыр, катлаулы тармак сайлагансыз.

– Тырышып эшләсәң, бер хезмәт тә җиңел түгел. Басуларга кереп йөреп була башлагач, апрель-майда чәчәбез. Тишелгәч, су сибәбез, чүбен утыйбыз, аннан көзгә таба йолкыйбыз. Складларга алып кереп, шунда эшкәртәбез, чистартабыз, эрегә-вакка аерабыз. Җәй айларында ярдәмчеләребез дә була, 10лап кеше эшли. Сөенчекне кышын саклавы, чыннан да, авыр. Һава температурасы 0-2 градус торырга тиеш. Ансат кына эшлибез дип әйтеп булмый. Ләкин, эшли-эшли, җайга салына ул.

– Яз көне чәчү өчен орлыкны каян аласыз?

– Аны күпләп сатучы эре оешмалар бар, шулардан алабыз. Чит илләрдән кайтаралар, – ди Рүзәл.

«Теплицабызда ананаслар, мандариннар үсә»

Йосыповларның теплицасы турында да аерым әйтергә кирәк. Алар анда экзотик җимешләргә кадәр үстерә.

– Ананас үстерү өчен, үсентесен тропик илләрдән алып кайтырга кирәк. Моннан гына алсаң, барып чыкмый. Ананас үстерү өчен теплицадагы температура ел әйләнәсе 25 градус чамасы торырга, һава дымлы булырга тиеш. Туфрагы гади, үзебезнеке. Ананас 2 ел үсә. Башта 1 ананас үстереп карадык, зурлыгы да, тәме дә нәкъ тропик илләрдәге кебек баллы булды. Шри-Ланкадан тагын 15ләп үсенте алып кайттык, хәзер аларының җимеш биргәнен көтәбез.

 

Фото: © Рүзәл Йосыповның шәхси архивыннан

– Мандарин өчен нинди шартлар кирәк?

– Анысы да ананас кебек үк шартларга риза. Теплицада бер генә мандарин куагыбыз бар, биеклеге бер метр чамасыдыр. Бертуктаусыз мандарин биреп тора ул. Мандарины баллы түгел, лимон кебек әчкелтем. Теплицабыз җылытылган, әмма зур түгел, күрше-тирәнекеннән бераз гына артыктыр. Анда үзебез өчен ел әйләнәсе кыяр-помидор үстерәбез, – дип сөйләде Рүзәл.

 

Фото: © Рүзәл Йосыповның шәхси архивыннан

«Кәбестә рассадасы үстерү җиңел»

Яшел Үзән районы Каратмән авылында яшәүче Зөлфәт Ибраһимов кәбестә үрентеләре үстерә икән. Зөлфәт – һөнәре буенча математика һәм информатика укытучысы, авыл мәктәбендә белем бирә. Ләкин, төп эшеннән бушаган арада, әнисе белән бакчачылык белән дә шөгыльләнәләр.

 

Фото: © Зөлфәт Ибраһимовның шәхси архивыннан

– Безнең якларда элек-электән яшелчә совхозлары булган, шуңа күрә моны бер ияләнгән эш дип кенә кабул итәбез, – ди Зөлфәт. – Кәбестә рассадасы үстерүнең әллә ни авырлыгы юк. Быел 2500 төп утыртабыз. Орлыгы Голландиянеке, аны Мәскәүдән барып та, почта аша кайтартып та алган бар. Бер кап орлык 3 мең сум тора. Анда 2500 данә орлык була, барысы да диярлек тишелә. Орлыкны кибеттән алган очракта F1 дигәнен сайларга кирәк, очсызлысына кызыкмагыз. Ул йә тишелми, йә уңыш бирми.

– Әле чәчтегезме?

– Юк, әле теплицаны пленка белән каплап кына йөрим. Поликарбонат кояш нурларын үткәрми, шуның өчен без махсус пленка белән каплыйбыз. Ул 2 елга чыдый. Ике зур теплицабыз бар.

Кәбестәне апрель уртасында теплицага, һәр орлыгын аерым чәчеп чыгабыз. Башта 5 көн өстен пленка белән каплап тотабыз, аннан ачабыз. Кәбестә салкынга чыдам. Һава торышына карап, атнага 2 тапкыр су сибәргә кирәк. Ашлама буларак, 1-2 тапкыр селитра да сибәбез. Агуламыйбыз. Рассада 20 көндә өлгерә.

 

Фото: © Зөлфәт Ибраһимовның шәхси архивыннан

– Кемгә сатасыз?

– Кайдадыр махсус сатып йөргән юк. Ел саен бер үк эш белән шөгыльләнгәч, даими клиентларыбыз бар. Үзебезнең авылдан, күрше-тирә авыллардан килеп алалар. Казаннан яки Яшел Үзәннән кайтып алучылар да булгалый. «10 төп өчен шуннан ук килдегезме?» – дип, аларга гаҗәпләнеп тә куям. Ничә сумнан сатканны төгәл әйтә алмыйм, ләкин орлыгының хакын исәпкә алсаң, табышы күп калмый.

– Кайчак базардан кәбестә рассадасын, иртә өлгерешле сорт, дип аласың. Ә ул соң өлгерешле булып чыга. Рассада алганда ничек алданмаска?

– Рассадага карап кына аның сортын аерып булмый. Шуңа күрә ышанычлырак кешедән алуың хәерле. Без иртә өлгерешлене бик утыртмыйбыз, аңа сорау зур түгел. Тиз җитешә, вакытында өзмәсәң, ярыла башлый ул. Соң өлгерешле «Харрикейн» дигән сорт кына утыртабыз. Ул август ахырларына җитешә башлый.

– Кәбестәнең үзен үстерү – бигрәк мәшәкатьле эш, гел кортын карап торырга кирәк...

– Үзебезнең 5-6 мең кәбестә үстереп саткан чаклар да булды. Бишәр бакча кәбестә үстерә идек. Ләкин хәзер саны сату проблемасы бар, бәясе арзан. Көз көне килосы 5-6 сумнан йөри, гадәттә, яшелчә базаларына күпләп алалар. Өченче ел гына кәбестә яхшы бәядән китте, болай һәрвакыт арзан йөри. Аннан, чынлап та, кортын гел карап торырга кирәк. Урамга күчереп утыртканның икенче көнендә үк бер тапкыр агулап аласы. Аннан инде күбәләкне карап кына торасың, күренә башладымы – агуларга.

 

Фото: © Зөлфәт Ибраһимовның шәхси архивыннан

– Тагын ниләр үстереп сатасыз?

– Узган ел сарымсак үстереп саттык, менә аның файдасын күрдек. Килосын 200 сумнан саттык дип истә калган. Бәрәңге үстереп саткан чаклар да булды, аны да урнаштырып булмый. 50 төп карлыганыбыз бар, җәй көне карлыган сатабыз. Барлыгы 60 сутыйлап бакча инде, эш җитәрлек, – ди Зөлфәт.

«Энебез мобилизациягә эләкте, шуңа чәчәк санын киметтек»

Балтач районы Таузар авылында яшәүче Руфия Галиуллина өчен дә хәзер эшнең кызу чагы. Алар 4 кеше – Руфия һәм Ирек Галиуллиннар, дуслары Зәлия белән Рушад Йосыповлар бергәләшеп, 150 квадрат метрлы теплица тота. Анда шаулатып чәчәк үстерәләр.

 

Фото: © Галиуллиннарның шәхси архивыннан

Былтыр үсентеләре 44 мең булган, быел 20 меңгә калдырганнар. Моның сәбәбен Руфия Галиуллина аңлатты:

– Иремнең энесе Илгиз узган ел мобилизациягә эләкте. Теплица эшендә ул безнең зур терәгебез булды, үсентеләрне күп сата иде. Быел аннан башка авыр булыр дип, кәеф төште. Башта, бөтенләй берни утыртмабыз, дип йөрдек. Аннан язга таба тагын рухланып китеп, җайга салынган эшне туктатмыйк инде дип, чәчәргә булдык. Ләкин быел яртысын гына – 20 мең төп кенә рассада утырттык. Елдагыча: петуния, бархатцы, сальвия, агератум һ.б. үстерәбез.

– Быел чәчәк рассадасы кыйммәтләнерме икән?

– Әлегә фаразлап булмый. Ләкин орлык хакы кыйммәтләнде. Узган ел, башка эшмәкәрләр белән үзара сөйләшеп, бер чәчәк үсентесен уртача 25 сумнан саттык. Казанда аларның хакы 30-40 сумнан йөри иде. Халык күбрәк петуния, бархатцы, бальзамин, хризантема, бегония, алиссум, лобелия, маргариткаларны яратып ала, – ди Руфия.

 

Фото: © Галиуллиннарның шәхси архивыннан

Галиуллиннар чәчәк рассадасы үстерүчеләргә киңәшләрен дә бирә.

1. Сыйфатлы орлык сайларга тырышыгыз. Срокларына да игътибар итегез.

2. Орлыкны чәчү көннәренә дә игътибар бирергә кирәк. Без ай календаре буенча утыртабыз.

3. Рассада өчен оптималь температура – 18 градус.

4. Суны көн саен, чаманы белеп сибәргә кирәк. Күп сипсәң – мүкләнә, әз сипсәң – шәлперәя. Су сипкәндә, үсентене басым белән егарга ярамый.

5. Үсентегә яктылык та җитәрлек булырга тиеш, кояшның ул урынга ничә сәгать дәвамында төшүенә игътибар итегез.

6. Туфрак авырулары була, орлыкларны чәчкәнче үк туфракка дезинфекция ясау мөһим.

7. Билгеле бер вакытта теплицага кырмыска яки таракан ияләшергә мөмкин. Кырмыска туфракны ташый, таракан үсентенең яфрагын кисә. Икесеннән дә вакытында котылу чарасын күрергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100