Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәк рассадасы үстереп сатучылар: «Бизнесны ике гаилә бергә алып бару җайлырак»

Интернетта актарынып утырганда күзем берәүнең шау чәчәккә күмелгән теплицасына төште. Үземнең дә өйдә чәчәк рассадалары үстереп яткан мәлем. Ләкин минекеләр көч-хәл белән тишелеп маташалар, әле чәчәккә кадәр ерак. Болар ничек бу кадәр оста итеп үстерә икән дип, Руфия Галиуллинаның телефон номерын җыйдым.

news_top_970_100
Чәчәк рассадасы үстереп сатучылар: «Бизнесны ике гаилә бергә алып бару җайлырак»

«44 мең чәчәк утырттык»

Галәмәт матур бу теплица Балтач районы Таузар авылында икән. Ике гаилә – Галиуллиннар (Ирек һәм Руфия, Ирекнең энесе Илгиз) һәм Йосыповлар (Рушад һәм Зәлия) берләшеп, шушындый бизнес ачып җибәргәннәр. «Ике гаилә» дигән сүз үк минем колакка ятып бетмәде. Татар халкында «Уртак малны эт җыймас» дигән мәкаль дә бар бит. Уртак бизнес, мал, акча һәрвакыт тавышка, гаугага китерә, моңа әзер булырга кирәк дип гел тукылдап торалар. Галиуллиннар исә бу теорияне әңгәмә башында ук кире какты.

– Бездән дә әледән-әле: «Икенче ел дуслар белән эшлисез, талашып бетмәдегезме? Бергә эшләү авыр түгелме?» – дип сорыйлар, - диде Ирек Галиуллин. – Рушад белән без электән дуслар. Аның үз пилорамы бар, ягъни беренче генә эш башлавы түгел. Дәүләттән грант алып, шуңа бераз гына үз акчабызны да өстәп, Йосыповларның өй артында теплица корып куйдык. Мич белән ягыла торган, уты кертелгән, 150 квадрат мәйданлы теплица ул. Авыл малайлары булгач, кул эшкә ята – барысын да үзебез ерып чыктык.

– Уртак эш дуслар белән араны якынайтты гына, - дип сүзгә кушылды Руфия. – Безнең бөтен бәйрәмнәр, яллар бергә үтә, бернинди каршылык туганы юк. Туганнар кебек якынаеп беттек. Акчаның мәңге җитәчәге юк, ә безгә күңелле! Алай гына да түгел, теплица эшенә әти-әниләребез, балалар да кушылды. Быел әле чәчәкләрне күчереп утыртканда читтән дә ике кешене җәлеп иттек. Монда эш барыбызга да җитәрлек.

– Рушадның пилорамыннан шактый гына утын артып кала, теплицаны җылыту өчен шуны ягабыз. Аннан, бергә-бергә эшләүнең шул плюслары да бар: берең эштән соңарып кайтса, теплицаны икенче кеше карый тора. Мәсәлән, мин, энем Илгиз дә шофер булып эшлибез, кайчак соңга калына, ул көннәрдә Йосыповлар мәш килә. Башка көнне без эшлибез. Үзебез генә дә үстереп караган бар, алай авырга туры килә, өлгереп булмый. Безнең барыбызның да теплицадан тыш төп эшебез бар бит, бу хобби гына, – ди Ирек.

Чәчәкләр темасына якынрак килеп, нигә нәкъ матурлык дөньясына кереп чумуларын сораштырам. Галиуллиннар былтыр 30 мең чәчәк рассада утыртуын, быел әлеге санны 44 меңгә җиткерүләрен әйтте. Барлыгы 52 төр чәчәкләре бар икән – ул матурлык инде анда!

– Чәчәкләр башта тишелсеннәр, аннан үсеп китсеннәр дип борчылып торасың. Үсентеләрнең бераз шәлперәйгәнен күрсәм дә кәеф кырыла, елап та алам. Бәби караган кебек иркәләп кенә үстерәсең аны. Ләкин чәчәк атканын күрү – үзе бер бәхет. Аннан, безнең теплицага килеп кергән кешенең реакциясен күзәтергә яратам. Кайберәүләр: «Чәчәкләрне үзең генә сайлап җибәр инде», - дип тә шалтырата. «Юк, үзегез килеп карагыз әле», - дим андый очракта. Килеп кергәч, ах итәләр инде! Сөенә-сөенә сайларга тотыналар, - ди Руфия.

Нинди орлык сайларга?

Рассадаларның шау чәчәктә утыруының сере нәрсәдә – шуны төпченәм.

Ирек Галиуллин моны орлыкка бәйләп аңлатты. Яхшы орлыкның һәркайсы тишелә, көчлерәк була, тиешенчә үсә. Алар чәчәк орлыгына интернет аша заказ биреп, Мәскәүдән тиклем кайтарта икән. Андый орлык кыйммәтрәк, тик сыйфат ягы мактанырлык булу белән алдыра.

Орлыкны үзең ясау турында да сораштым. ,,Үзең ясаган орлыктан үскән чәчәк ваграк, тоныграк кебек тоела безгә. Беренче елны петуниянең орлыгын шулай җыеп, үзебез өчен үстереп караган идек, бүтән алай эшләмәдек», - диде Ирек.

Галиуллиннар беренче рассадаларны февраль ахырында ук Балтачтагы теплицаларында (40 квадрат мәйдан) чәчкәннәр. Ул 20 көндә тишелеп, күтәрелеп китә икән. Аннан соң һәр үсентене аерым савытларга күчереп утырталар. Күчерү эшләрен Таузар теплицасында дәвам итәләр. Тагын берәр айдан чәчәк ата башлый һәм сату эше китә. Халык чәчәк аткан үсентеләргә өстенлек бирә, диеште яңа танышларым. Мәшәкать моның белән генә төгәлләнми, әлбәттә. Көн саен су сибү, вакытында ашлама кертеп тору, туфрак авыруларыннан дезинфекция ясау, үсентеләрне таракан һәм кырмыскалардан саклау да мәҗбүри.

Бәяләренә килгәндә, башка эшмәкәрләр белән үзара сөйләшеп, бер чәчәк үсентесен уртача 25 сумнан саталар икән. Казанда аларның хакы 30-40 сумнан йөри, күпләп 20 сумнан җибәрәләр, ди. Халык күбрәк петуния, бархатцы, бальзамин, хризантема, бегония, алиссум, лобелия, маргариткаларга мөкиббән китә.

– Чәчәк үсентеләре яхшы сатыламы соң? Кемнәр ала? – дип төпченәм.

– Беренче елны үстергәндә мыштым гына йөрдек, кешегә бик рекламаламадык, - ди Руфия Галиуллина. – Быел инде авылдашлар: «Чәчәк буламы? Үстерәсезме?» – дип алдан әйтеп куйды, безгә өметләнеп көтеп тордылар. Яхшы сатыла, Аллага шөкер. Балтачта чәчәк үстереп сатучылар без генә түгел, шулай да авылдашлар, күрше-тирә күп ала.

– Узган ел Марий-Элдан туфраклар кайтарып, яхшы ашламалар кертеп, «на совесть» эшләгән идек. Көз көне салкыннар киткәч тә: «Чәчәкләрегез һаман бетми, яхшы утыралар», - дип килеп әйтүчеләр булды. Аларның сүзләреннән күңел булды инде. Шул ук кешеләр быел да килеп алды. Шуңа сыйфатка акча жәлләмибез, - ди Ирек.

Галиуллиннар бу эшкә ничек кереп китүләрен дә сөйләде, чәчәк бизнесына хәтле дә эшләп караган эшләре булган. Аннан теплица булдыргач, ноябрьдә суган утыртканнар. Суган 24 көн эчендә өлгергән, тик бу эшнең дә табышы мактанырлык түгел икән. Теплица хуҗалары вакытны заяга әрәм итмичә, 15 ноябрьдә кыяр белән помидор да утыртканнар. Кыярны гыйнвар башында ук ашый башлаганнар, ә помидорга өлгерер өчен өч-дүрт айлап вакыт кирәк булган.

– Кыяр кыш көне бөтен кешегә тансык, күрше-күлән, таныш-белеш алып бетереп барды. Кышын 200 сумнан, хәзер 150дән озатабыз. Берәр айдан чәчәкләр сезоны бетә, тагын кыяр утыртып, ул юнәлеш белән ел буе ныклап шөгыльләнергә телибез. Үзем Казаннан районга товар ташыйм, кыярны да сатучыларга урнаштырырга җаем бар. Кыяр бизнесы табыш ягыннан да әйбәтрәк, - ди Ирек Галиуллин.

Чәчәк үстерүчеләргә киңәшләр

Галиуллиннар чәчәк рассадасы үстерүчеләргә алтын киңәшләрен дә бирде.

1. Сыйфатлы орлык сайларга тырышыгыз. Срокларына да игьтибар итегез.

2. Орлыкны чәчү көннәренә дә игьтибар бирергә кирәк. Без ай календаре буенча утыртабыз.

3. Рассада өчен оптималь температура – 18 градус.

4. Суны көн саен, чаманы белеп сибәргә кирәк. Күп сипсәң – мүкләнә, әз сипсәң – шәлперәя. Су сипкәндә үсентене басым белән егарга ярамый.

5. Үсентегә яктылык та җитәрлек булырга тиеш, кояшның ул урынга ничә сәгать дәвамында төшүенә игътибар итегез.

6. Туфрак авырулары була, орлыкларны чәчкәнче үк туфракка дезинфекция ясау мөһим.

7. Билгеле бер вакытта теплицага кырмыска яки таракан ияләшергә мөмкин. Кырмыска туфракны ташый, таракан үсентенең яфрагын кисә. Икесеннән дә вакытында котылу чарасын күрергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100