Кукмарада яшәүче «шухыр-мухыр» ясап ана капиталын үзләштерүе турында халыкка сөйләгән
ВКонтакте социаль челтәренең «Подслушано Кукмор» төркемендә бер ханым халыктан ярдәм сорап «артыгын сөйләп ташлаган».
Аноним хатта сүз Кукмарада яшәүче ир белән хатын арасында милек өчен чыккан конфликт турында бара. Шуңа өстәп, бу хатын өченче баласы тугач, ипотеканы ябу өчен бирелә торган торган 450 мең сум акчаны күчемсез милек агентлыгы аша кулына алуы турында әйтә. Агентлыкның адресына кадәр күрсәтә.
Әлеге хаттан бу интернет кулланучыларның йортны сатып алу турында фиктив килешү төзеп, ана капиталын үзләштерүе аңлашыла. Агентлык хезмәткәрләре аларга бу кыңгыр эштә ярдәм иткән булып чыга.
«Өченче бала тугач, ипотека капларга 450 мең сум акча бирелә бит инде. Без ипотека алмадык. Әнинең өен алабыз дигән булып, «шухыр-мухыр» эшләп, акчасын кулга алдык. «Мир техники» кибетенең икенче катында эшләп бирәләр моны.
Хәзер әнинең өе иремнеке булып санала, ул акчасын да үзенә тота. Нишләтеп булыр икән? Ярты өлешен булса да алып булмас микән? Бу очракта кайда барып язарга?» — дип киңәш сораган ул.
«Интертат» әлеге кибетнең икенче катында урнашкан күчемсез милек агентлыгын эзләп тапты һәм әлеге ситуациягә аңлатма бирүен сорады.
Агентлыкның хуҗасы Илнар (фамилиясен әйтергә теләмәде) әлеге өлкәдә инде 2005 елдан бирле эшли икән. Әлеге еллар эчендә берничә агентлыкны алыштырырга өлгергән. Соңгы вакытта, шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп, үзенә-үзе эшли башлаган.
Без шалтыраткач, Илнар югалып калмады. Әлеге хатны үзе дә күргән, тикшерелмәгән мәгълүматны халык хөкеменә чыгарганга шелтәләп, төркемнең модераторына хат юллаган икән. Ләкин Илнарның төп сорауга җавап бирүгә караганда, безнең башны бутыйсы килү теләге зуррак тоелды.
«Мин моннан хәбәрдар. Тикшерелмәгән мәгълүматны социаль челтәрләргә язарга ярамый. Мин бу хәбәрдән чыгып, ир белән хатын арасындагы низаг чыккан, алар аерылышу стадиясендә дип аңлыйм. Хатыны иреннән йортның яртысын булса да бүлеп алмакчы була. Ләкин бу хатынның язган хаты ук дөрес түгел бит. Ул аларның бергә торган вакытта алынган уртак йортлары, аның яртысы болай да закон буенча хатыныныкы булып чыга бит. Кеше үзе нәрсә язганны да аңламый кебек.
Әйе, ул хатын яки иренең безнең агентлыкка мөрәҗәгать иткән булулары ихтимал. Чөнки без кешеләргә милек сатып алганда документлар әзерләү буенча хезмәт күрсәтәбез. Ана капиталы белән ипотеканы ябу өчен документлар әзерләргә дә ярдәм итәбез. Ләкин бу өченче балага бирелә торган 450 мең сум акчаны кулга алып булмый. Ул ипотеканы ябу өчен «Дом РФ»га гариза языла. Акча банкка күчкәнче берничә этап үтә.
Безнең агентлык барлык банклар белән диярлек хезмәттәшлек итә. Документлар ясау белән ярдәм итәбез. Кайвакыт банклар үзләре дә безгә чыга.
Ләкин ана капиталын үзләштерү бездә мөмкин эш түгел. Әйе, мин сезнең белән килешәм, бәлки кайбер зур шәһәрләрдә кара риэлторлар ясап бирәләрдер. Ә безнең агентлык — рәсми теркәлгән, закон буенча эшләүче агентлык.
Мин моның көндәш агентлыклар эше булуын кире какмыйм. Кемдер көнләшеп язгандыр, бәлки. Кемдер: «Бу сиңа реклама», — ди. Миңа андый реклама кирәкми.
Бу төркемнең модераторыннан әлегә җавап килмәде», — ди Илнар.
Төркемнең администраторы — Алексей Ершов. Исеменә караганда, аның мәгълүматны тикшерү түгел, татарча язылган бу хәбәрдә нәрсә турында сүз баруын да аңламаган булуы ихтимал.
Төркемдә утыручылар да бу интернет кулланучыга шаккаткан.
«Күбрәк дәүләтне алдап акча алганыгызны кычкырып утырсаң, ирең белән ул акчаны кире кайтарып та бирерсез әле»;
«Сертотмас син! Кайда, нәрсә эшләп биргәннәрен монда язып утырасымы? Үзең әйтмешли „шухыр-мухыр“ булгач»;
«Юләр хатын, башта неврологка барырга кирәк сиңа»;
«Татарстандагы иң кызык шәһәрнең тылсымлы төркеме… Гыйбрәт һәм көлке»;
«Кайда эшләп биргәнен реклама өчен язганнар», — дигәннәр. «Алар рекламасыз да әйбәт эшли», — дигән агентлык эше белән таныш кеше.
«Мир техники» кибетенең икенче катына Мәскәүдән «Женское — мужское» корреспондентларын чакырырга кирәк! Вәт кызык башлана икән», — дип тә язганнар.
«Подслушано Кукмор» төркемендә утыручылар әлеге хаттан ир белән хатын акчаны йортның ипотекасын ябу өчен тоткан, ә хәзер хатын ире белән йортны бүлешә дип аңлаган.
«Акчалар балага бирелә бит. Бу өченче балага дигән ана капиталы. Акча балаларныкы булгач, йорт та балаларныкы булырга тиеш»;
«Сез әлеге йорттан өч балага да өлеш чыгарырга тиеш. Калганын гына ирегез белән бүләргә»;
«Өч бала булгач, әти-әнигә өлеш калмый да. Әгәр дә балалар өлешен ярты ел эчендә теркәмисез икән, килешү юкка чыга һәм сез дәүләткә 450 мең сум акча тиеш булып калачаксыз. Аның өстенә статья да чәпәячәкләр. Уңышлар», — дип аңлатканнар.