Кукмарада яшь гаиләнең яңа салган йорты янган: «Шул биш минут хәл итте гомеремне...»
Кукмара районы Поршур авылында яшәүче Рәйзәлә һәм Виктор Жуковлар гаиләсе бу җәйдә тырышып-тырмашып салган яңа йортларына күчәргә ниятләгән була. Йортны ике катлы итеп төзиләр, инде җиһазлар да сайлап куела. Ләкин яшь гаиләнең бу хыялына янгын телләре киртә була. Гаиләсенә килгән авырлык турында «Интертат»ка Рәйзәлә Жукова сөйләде.
Рәйзәлә үзе Шәмәрдән бистәсеннән. Виктор белән өйләнешкәч тә, яшьләр башта Рәйзәләнең туган якларында яшиләр. Гаиләләренә ямь биреп, бер-бер артлы 3 уллары туа. Ләкин Викторга туган ягы, әтисенең нигезе - Кукмара районы Поршур авылына кайтып төпләнү теләге тынгы бирми. Моннан ике ел элек, яшь гаилә Поршурга кайтып, төп нигездә, Викторның бертуган абыйсы белән бергәләп тора башлый.
Күченүгә үк торган өебез янәшәсендә яңа йорт төзи башладык. Башта мунча гына салырга ниятләгән идек. Ирем: «Балаларыбызның матур өйдә яшәүләрен телим», - дип, йорт салырга тәкъдим итте.
Мин үзем алты балалы гаиләдә тәрбияләндем. Әтиебезнең физик мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, әни берүзе эшләде. Ирем дә 8 балалы гаиләдән. Өстәвенә, аларны кечкенә вакытларында әниләре ташлап киткән, әнисез үскәннәр. Бәләкәй чакта ирем дә, мин дә, аерым бүлмә, матур йорт турында хыяллана да алмадык. Ә менә улларыбызга матур балачак телибез һәм моның өчен бөтен көчебезне куябыз.
Тырыша торгач, ике катлы, матур йортыбыз калкып чыкты. Мунчаны өйгә тоташтырып салдык. Икенче катының стеналарына хәтле әзер иде. Шкафлар куеп, барлык җәйге киемнәребезне шунда чыгардык. Беренче катындагы бәдрәф, ванналарны ясап бетердек. Шушы ике ел эчендә бөтен эшләгән акчабыз йортыбызга кереп барды. Мин үзем күршедәге Вахит авылында кибетче булып эшләдем. Ирем абыйсы белән Казанда төзелештә эшли. Авылыбыз Казаннан ерак булса да, көн дә кайтып йөриләр. Казанда торасылары килми, иремнең күңеле авылга тарта. Йортыбызны да ирем абыйсы һәм минем энем ярдәмендә тулысынча үзе салды дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Барысын да үз куллары белән, ялларда, эштән кайткач аз-азлап эшләделәр. Бригадалар яллаганыбыз булмады, - ди Рәйзәлә.
«Аллаһы Тәгалә балаларым хакына саклагандыр»
Янгын телләре Жуковлар йорты һәм мунчасына кичке 19:00 сәгатьләрдә үрли. Ул көнне гаилә мунча ягып керә. Бәхетләренә, барысы да мунчадан хәзер яши торган өйләренә чыгарга өлгерә.
Гадәттә, мунчага беренче булып ирем керә, ул кызу ярата, озаклап утыра. Аның артыннан балалар, иң ахырдан мин керәм. Ул көнне ирем машинасын төзәтеп бетерә алмаган иде. Шуңа балаларны мин юындырдым. Алар чыгып киткәч, үзем юына башладым. Нигәдер күңелем шомланды, мунчада озак торасым килмәде. 20 минутлап юынуга, балаларның киемнәрен алдым да, өйгә чыктым. Шул арада малайлар: «Әни, нәрсәдер яна», - дип кычкырыша башладылар. Куркып, тәрәзәдән карасам, йортыбыз, мунчабыз эчендә кып-кызыл ут.
Башыма ураган сөлгеләрне дә салырга өлгермичә, гараждагы иремә: «Янабыз», – дип кычкырдым. Ул йөгереп чыгып, утка көрәк белән кар ата башлады. Мин сарайдан чиләкләр алып чыгып, өйдән су тутырмакчы булдым. Безнең авылда суы да бик әкрен килә аның. Нишләргә белмичә, каршыдагы күршеләргә йөгердем. Елый-елый: «Роза апа, янабыз», - дип кычкырдым. Алар тиз арада янгын сүндерүчеләргә шалтыратты. Күрше авылдан янгын сүндерүчеләр – 15, Кукмараныкылар 20 минуттан килеп җитте. Ләкин ул вакытта янгын өйнең икенче катын тулысынча чорнап алган иде инде.
Бакчаларга су сибә торган шлангны эзләп, ирем шул дөрләп яна торган йорт эченә кереп китте. Озак чыкмый торгач, куркып беттек. Ул исә шлангны таба алмаган, идәнгә утырып, өстенә су сибә-сибә үзе дә көчкә чыккан. Әгәр дә мунчада биш кенә минутка озаграк торсам, мин үзем дә шул янгын эчендә каласы булганмын. Янгын икенче каттан башланган. Әнә шул биш минут хәл итте гомеремне. Аллаһы Тәгалә балаларым хакына саклагандыр инде. Мунчаның тәрәзәсе дә кечкенә бит, ватып чыга торган түгел, - ди әңгәмәдәшем.
«Дошманыма да теләмим мондый хәлләрне»
Рәйзәлә сүзләренчә, янгын чыгуның төп сәбәбе итеп янгын сүндерүчеләр эреп беткән мунча торбасын күрсәткәннәр.
Мунчабызның төтен китә торган торбасы түбәгә икенче кат аша чыга иде. Янгынга каршы тора дип, бик мактап сатканнар иде кибеттә. Шушы торба ничә ел интегеп салган йортыбыздан мәхрүм итәр дип кем уйлаган. Кызудан торба эреп аккан, янгын чыгуга китергән. Андый торбаны кулланган очракта, кирпеч белән тышларга кирәк икән. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, елына 100гә якын янгынның сәбәпчесе шушы торба», - ди ул.
Гаилә йортның түбәсен ябар өчен «рассрочка» алып, аны әле яңарак кына түләп бетергән була. Җәйгә таба күчәргә планлаштырып, җиһазлар да карап куялар. Хәзер исә хуҗаларга шушы юлны өр-яңадан үтәргә туры килә.
Әле ярый мәрхәмәтле кешеләр бар. Авыл халкы, кибет хуҗалары, дуслар, туганнар бик зур ярдәм күрсәтте. Блогерлар, артистлар булышты. Махсус операциядәге дусларыбыздан, бөтенләй белмәгән кешеләрдән дә ярдәм килеп тора. Күмәк көч тау күчерер, дип юкка әйтмәгәннәрдер. Бер атна дигәндә, өмә ясап, икенче катның стеналарын күтәрдек, түбәсен яптык. Эшчеләрне карашырга, ашатып-эчертергә авылдашларым, күрше-күлән булышлык итте. Хәзер менә мунча төзү һәм йортның эчләрен эшләү бурычы тора. Мунчаны һичшиксез аерым салачакбыз. Бу хәлләрдән соң күңелебездә курку хисе калды.
Янгыннан соң ирем белән биш төн йоклый алмадык. Ике ел буе тырышып салган, күпме көч, акча киткән йортыбыз бит ул. Аллаһы Тәгалә җиңеп чыксыннар дип биргәндер инде безгә бу сынауларны. Ярый баш өстебездә түбәбез бар дип тә сөенәбез инде. Чөнки балаларыбыз бик кечкенә әле - бишенче, икенче һәм беренче сыйныфта гына укыйлар. Өч бала белән урамда калсак, нишләр идек. Ирем исә: «Ярый, күчәргә, өйне җиһазларга өгермәдек. Бу янгын инде өйдә яшәгәндә чыкса, берәребез эчтә калган булсак...» - дип юата үзен. Сынау инде бу, бернишләп тә булмый.
Минем үзебезгә ярдәм кулы сузган һәр кешегә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аллаһы Тәгалә берсен дә сәламәтлектән аермасын. Дошманыма да теләмим мондый хәлләрне. Күпме көч кергән хәләл хезмәтеңнең ярты сәгать эчендә күмергә әверелүен күрү бик авыр икән, - дип сөйләде Рәйзәлә.
Безнең укучыларыбыз арасында да авыр хәлдә калган гаиләгә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булмый калмас. Күңеле кушканнарга реквизитларны калдырабыз:
8-939-393 -08-11 (Райзяля Ж, Сбербанк, Озон банк)
Фотоларны «Интертат»ка Рәйзәлә Жукова тәкъдим итте.