Кукмарада «Итек фест»: итекчеләр кәсебе, кызу ярышлар, Ивановтан туңмау сере
5 гыйнварда Кукмарада үзенчәлекле бәйрәм — итек фестивале узды. Хуҗа этен дә урамга чыгармый торган салкын көнне Кукмара үзәге халык белән тулган иде. «Итек фест»ка «Интертат» күзәтүе.
Иртән юлга чыкканда Казанда 21 градус салкын иде. Кукмарага барып җиткәч, температура 25 градуска кадәр төште. Мәйдандагы халыкның күплеген күреп, мин гаҗәпкә калдым. Хәер, республиканың төньягында яшәгән кукмаралыларны мондый гына салкыннар белән куркытып булмыйдыр. Юкка гына Кукмара электән итек басучылары белән дан тотмый. Биредә һава торышына карап киенә беләләр.
Соңрак суык көн итек фестивален, киресенчә, ямьләндереп җибәргән кебек тоелды. Кыш салкынрак булган саен итеккә ихтыяҗ күбрәк була бит.
«Өстемдә Кукмара киемнәре, шуңа күрә бөтенләй туңмыйм»
Бәйрәмгә килгән Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та фестивальне ачу тантанасында үз чыгышын Кукмара киемнәрен һәм итекләрен мактаудан башлады.
— Бүген бигрәк матур көн! Кояш һәм 25 градус салкын, ә безгә җылы, чөнки Кукмарада бәйрәм. Өстемдә Кукмарада тегелгән костюм, ә аякларда — Кукмарада басылган итекләр. Шуңа күрә мин бөтенләй туңмыйм. Барыгызга да шуларны кияргә тәкъдим итәм, — диде Сергей Иванов.
Аннары ул Кукмара районы үз продукциясе белән Татарстаннан еракта танылган булуын әйтте.
— Итек фестивале Кукмараны тагын да киңрәк таныта. Киләчәктә Кукмара халкы, мәдәнияте, һөнәрләре белән танышу өчен бирегә 40-50 мең кеше килүен телим, — диде Сергей Иванов.
Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев кунакларны сәламләде һәм итек фестивале турында сөйләде.
— Кукмарада алтынчы ел рәттән итек фестивале уза. Аны без халкыбызның борынгыдан килгән кәсебен саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан башлап җибәргән идек. Итек басу эшенә яшьләрдә кызыксыну уяту өчен фестивальне уңышлы чара дип саныйм. Кукмара дигәч, иң беренче күз алдына итек килә. Гербта да итек сурәтләнгән.
Кукмарада бик булдыклы, тырыш һәм һөнәрле халык яши. Монда итектән башка кием-салым да, металл савыт-саба да, авыл хуҗалыгы продукциясе дә җитештерелә. Итек дигәннән, аны фабрикада гына түгел, һәр авылда диярлек басалар. Төп акча чыганагы итек басу кәсебе булган гаиләләр бездә бик күп, — диде Сергей Димитриев.
Район башлыгы сүзләренчә, ел салкын килгәндә итеккә ихтыяҗ зур була, сату яхшы бара.
«Итек фест» чыннан да бик күңелле барды. Сәхнәдән җыр-моң яңгырап торды. Халык фестивальдә катнашучы командаларның иҗади ярышын, Кукмара районы ансамбльләренең чыгышын күзәтте, дәртле көйләргә кушылып биеде.
Сәхнә каршындагы мәйданда итек, кул эшләнмәләре, Кукмарада эшләнгән савыт-саба, сувенирлар ярминкәсе оештырылган иде. Сатуга җирле халык үзе кулдан бәйләгән оекбашлар, бал, сөт продукциясе дә куелды. Һәр хуҗалыкка үз продукциясен күрсәтергә, сатарга мөмкинлек бирелгән булган. Мин ярминкәне берничә кат кызыксынып әйләнеп чыктым.
«Йон эрләүне әнием өйрәтеп калдырган иде»
Аякларым туңгач, иң беренче оекбашлар сатып торучы Тәнзилә Фазылова янында тукталдым. Ул Кукмараның үзендә яши, буш вакытында сарык йоныннан оекбашлар бәйләп сата икән.
— Оекбашларны кызларым белән бәйлим. Үзем бәйләгәннәренең йоны орчык белән эрләнгән. Йон эрләүне әнием өйрәтеп калдырган иде. Әнинең эшен шулай элеккечә дәвам итәм инде. Йоны үзем асраган сарыкларныкы. Кызларым йон эрли белми. Алар кибеттән әзерен генә сатып ала.
Көннәр суытып җибәргәч, сарык йоныннан бәйләнгән оекбашларны күп алалар. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел — 300 сумнан гына сатам. Бүген дә алып бетерә яздылар, — дип сөйләде Тәнзилә апа.
Үзем дә бер пар оекбаш алып кидем. Кулдан эрләнгән йоннан бәйләнгән оекбашның исе үк икенче — балачакка илтә торган. Әбием исән чакта нәкъ шундый оекбашлар бәйләп киертә иде.
Аякларга бераз җылы кергәч, милли бизәкләр төшерелеп, күннән, мехтан тегелгән чүәкләр сатып торучы егет белән сөйләшеп алдым. Ул үзен Кукмарадан Эмиль Фәүхетдинов дип таныштырды. Әнисе теккән продукцияне сатарга алып чыккан.
— Әнинең Кукмарада үз ательесы бар. Бөтен продукция бары тик натураль материаллардан эшләнә. Шуңа күрә алар аяк җылысын саклый һәм киеп йөрергә бик уңайлы. Һәрберсен 1500 сумнан сатабыз. Чын күн, киез кулланып, кулдан тегелгән чүәкләрне андый бәягә кибетләрдә таба алмассыз. Чүәкләргә ихтыяҗ бар. Күбесенчә бүләккә алалар. Бүген дә кызыксынучылар күп булды. Итек фестивалендә беренче мәртәбә катнашабыз, — диде Эмиль Фәүхетдинов.
Агачтан эшләнгән савыт-сабалар, пилмән, мантый камырларын кисү җайланмалары сатыла торган урыннан да игътибарсыз гына узып китә алмадым. Өйдәге пилмән өмәләрендә камыр кисү вазыйфасын үзем башкаргач, шундый яхшы җайланманы алмыйча китәммени инде? Бүләккә булса да кирәге чыгар дидем дә, күзем төшкән әйберне алдым. Савыт-сабаларны сатарга Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәреннән Римма Әхмәтҗанова алып килгән. Аның гаиләсе агач эшкәртү белән көн күрә икән. Ул итек фестивалендә беренче мәртәбә катнашкан. Узган ел сату иткән танышлары киңәше белән бирегә килгән. Киләсе елда да килергә теләге барлыгын белдерде. Димәк, сату яхшы барган, дип фаразлый алабыз.
«Матур киемнәребез белән бәйрәм рухын күтәрергә телибез»
Мәйданда чуклы шәлләр бөркәнгән, муеннарына клиндер бәйләме аскан бер төркем хатын-кызлар игътибарымны җәлеп итте. Алар белән танышмыйча китә алмадым. Ни өчен шулай үзенчәлекле итеп киенделәр икән дигән кызыксыну уянды.
— Без Кәркәвеч, Түбән Өскебаш авыл җирлекләреннән килдек. Матур киемнәребез белән халыкның күңелен ачарга, бәйрәм рухын күтәрергә телибез, — диде әлеге төркемнән Ләйсирә Газизуллина.
Мәйданда җилкәләренә ак шәл салган кызларга да килеп «төртелдем». Алар Күкшел авылыннан килгән ансамбльдән икән. Бәйрәмдә матур булырга, башкалардан аерылып торырга теләгәннәр. Мин аларның фестивальдә чыгыш ясарга үз чиратларын көтәләр дип аңладым.
Чаллыдан Кукмарага 2300 сум түләп килгән туристлар
Район башлыгы үз чыгышында фестивальгә утызлап, иллеләп кешеле төркемнәр автобуслар белән төрле районнардан килгәнен әйткән иде. Итек фабрикасының ашханәсендә шундый төркемнәрнең берсен очраттым. Алар Чаллы шәһәреннән килгән туристлар булып чыкты. 2300 сум түләп, Кукмарага бер көнлек экскурсиягә килгәннәр. Шушы бәягә юл, төшке аш һәм экскурсовод хакы да кергән. Бер автобуста Чаллыдан 47 турист килгән. Кунаклар итек фестивален күргәннәр, итек, кием-салым, металл савыт-саба фабрикаларының кибетләренә барып, арзанрак бәядән Кукмара продукциясен сатып алганнар.
Мин дә итек фабрикасының кибетенә кереп чыгармын дип уйлаган идем, анда ул көнне башны тыга торган түгеллеген күргәч, башка вакытта сугылырга булдым.
Гран-прины Саба районы командасы алып китте
Ашханәдә җылынып, тукланып чыккач, итек фестивальнең иң мавыктыргыч чарасына — төрле район командалары арасындагы ярышларга киттем.
Быел фестивальдә ярышырга Кукмара, Саба, Теләче, Арча, Түбән Кама, Мамадыш, Питрәч, Әлмәт районнарыннан командалар килгән. Ярышның беренче өлешендә иҗади осталыкны күрсәтү булса, икенчесендә — спорт уеннарында көч сынашу иде. Ярышның хикмәте ике өлештә дә бер үк кешеләр катнашуында булды. Биредә җиңү өчен катнашучылардан иҗади осталык та, физик көч тә таләп ителде.
Беренче бирем сәхнәдә үз командаңны итек белән бәйле рәвештә кызыклы итеп тәкъдим итү иде. Икенчесе — тамашачыларга җыр яки бию бүләк итү булды. Аннары итекле спорт ярышлары китте. Мәсәлән, итек киеп аркан тартышу, киез итекне еракка ату, кәшәкә таягы белән итек араларыннан теннис тубын тизлеккә тәгәрәтү, бәйләнгән аяклар белән парлап йөгерү кебек уеннарны карарга күп тамашачы җыелды.
Командалар аркан тартышына әзерләнеп торган арада тиз генә Түбән Кама егетләре белән сөйләшеп алу мөмкинлеге булды.
— Итек фестиваленә ярышларда катнашу өчен һәм бәйрәмдә ял итү өчен килдек. Ярыштык, җырладык, биедек, күңел ачтык. Монда бик шәп бәйрәм атмосферасы хөкемлек итә, хәтта салкын һава торышын сизмибез, — диде «ТАИФ» компаниясендә оператор булып эшләүче Илнур Абзалов.
Ярышлар бик кызу барды. Һәр команда җиңүгә омтылды. Кайбер ярышчылар хәтта өс киемнәрен дә салып куйды.
Узган елдагыча, быел да сабалылар беренчелекне алды. Биредә җиңелүчеләр булмады. Калган җиде команданың һәрберсе нинди дә булса номинация җиңүчесе итеп танылды. Командалар диплом һәм итек фабрикасы кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде.
Итек фестивалендә Саба мәдәният йорты директоры Альберт Гүзәловны очраттым. Ул бәйгеләрдә катнашу өчен һәм командага җан атып тору өчен Сабадан 78 кешедән торган төркем килгәнен әйтте. Шундый әзерлек белән килгәч, гран-прига ия булу табигый инде.