Кукмарада Итек бәйрәме: Юльякшинның әнисе онык көтә, килгән кунаклар яшәреп кайта
Кичә Кукмараның Комсомол мәйданында гыйнвар башында үткәрелә торган кышкы бәйрәм – «Итек фест» булды. Киез итек «башкаласында» бу аяк киеменең ниндие генә юк! Алар бөтен уенны итек белән уйнарлык итеп яраклаштыра белә.
Итек бәйрәмендә 2021 елда бер булган идем. Былтыр мин бармадым, әмма ул көнне нык салкын булганын хәтерлим. Быел һава торышы бәйрәмчә булды. Узган елларда Кукмарага төрле районнардан командалар көч сынашырга килә иде, быел алай зурдан кубып, купшыландырып ясамаганнар. Сәбәпләрен аңлыйбыз.
Мәйданда кеше арасында куяннар, бүреләр күренә. Барысы бергә әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр. Төп игътибар балаларга бирелгән. Бик күп төрле уеннар уйнаттылар. Итекне боҗрага ату, итек белән конусларны бәреп аудару, итекләр арасыннан тупны үткәрү һәм башкалар.
Авыл җирлекләрендәге җитештерүчеләр кунакларга үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим итә. Ярминкәдә төп товар, әлбәттә, киез итек. Аннан кала бал, тактадан эшләнмәләр, бизәнү әйберләре, шәлләр, савыт-сабалар бар. Киез итекләр «бүлмәсе» янында гел бер төркем халык иде. Башны гына тыгып карадым. Теге юлы килгәч, бер башмак алып кайткан идем үзләреннән, әле дә киям.
«Итекләрне сервантка куярлык итеп матур ясыйлар»
Шул кибетләр тирәсендә йөргәндә, сәхнәдән бәйрәмне ачарга дип килгән хөрмәтле кунакларның исемнәрен яңгыраттылар. Мин анда китәм дигәндә, күзем төшкән итекне бер апа, киеп тә тормыйча, сатып алды.
Кукмара районының Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин Кукмара итекләренең даны бик күп җирләргә таралуын әйтте. Африкадагы берәр кешенең колагына «Кукмара итекләре» дип пышылдасаң да, ул аңлый икән. Монысы шаярту гына иде.
Бу бәйрәм инде 2015 елдан үткәрелә икән. Итек басучылар, итек җитештерүчеләр өчен бер бәйрәм булырга тиеш бит инде – дөрес эшлиләр.
Бу – бик зур бәйрәм! Итекләребез безне бик күп җирләргә танытты. Кая гына барсак та «Кукмара итекләре» дип сөйлиләр. Монда җыелган халыкның 80 проценты киез итектән килгәндер. Итекләрне районда гына түгел, Мәскәүдә, илебезнең башка төбәкләрендә дә күрәбез. Итекчеләрне бәйрәм белән котлыйм! Уңышлы еллар бусын! Тыныч дөньяларда яшәргә насыйп булсын. Бүгенге көндә махсус операциядәге егетләр Кукмарага исән-сау әйләнеп кайтсын! – дип сөйләде ул бәйрәм ачылышында.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов районның төрле яклап алдынгы булуын ассызыклады.
«Кукмара районы тиз үсә, икътисады көчле. Кукмара итекләре данлыклы. Киез итек – безнең милли аяк киеме инде. Монда итекләрне сервантка куярлык итеп матур ясыйлар. Киез итекләрне киеп туздырырга насыйп булсын!» – ди ул.
Сәхнәгә җирле «йолдызлар» чыкты. Мәсәлән, бер төркем егетнең дебюты булды. «Кукмара егетләре» төркеме «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген», – дип җырлады. Соңыннан алып баручы Руслан Гыйльметдинов аларны, ялгыш кына инде, «Казан егетләре» дип сәхнәдән озатты.
«Аякның очы белән генә тип, итегең чыгып оча»
Ул арада сәхнә артында «итекле футбол» мәйданы тирәсендә «гол!» дигән тавышлар ишетелә иде.
Кукмараның төрле авылларыннан командалар җыелган, Сабадан килгән егетләр дә бар. 2021 елда Саба командасы ярышларда җиңүче булган иде, дип хәтерлим. Менә шул: быел да җиңделәр!
Тайм-аут вакытында бер егет икенчесе белән алмашты. Тезгә кадәр «безразмерный» итекне иптәшенә тапшырды. Аның янына килгән идем: «Хә бу малайдан сорарсыз, ул безнең – медийный кеше», – дип, уен кырындагы икенче егеткә күрсәтте.
Барыбер сөйләшеп торырга туры килде, теге егет уйный бит әле. «Баштан әзерләнеп тормыйбыз инде, киләбез дә уйныйбыз. Йөгереп йөрүе авыр! Итеккә кар да тула әле», – ди. Ул арада уен кырында егетләр буран туздырып туп тибәләр. «Аякның очы белән генә тип, итегең чыгып оча!» – дип акыра бер абый. «Мондый итек белән каравылда торырга әйбәт. Армиядә шундый зур итек белән каравылда тора идек», – дип елмайды икенче абый. Вакыт бара, ә туп бер капкага да керми. Шуннан пенальти башланды. Шулай гына хәл иттеләр.
Уен беткәч, теге егетне тотып алдык. Итеккә кар тула, ди.
«Авыр, ләкин тырыштык. Сабалар бик көчле. Кунаклар булгач, аларга әз генә бирештек инде. Бик күңелле. Без гади футбол уйныйбыз, ә мондый тәҗрибә беренче тапкыр. Итекләр зур, безнең кебек кечкенә кешеләр өчен ясалмаган. Икенчедән, карлы, аяк тая. Өченчедән, Яңа елдан соң күп ашадык, селкенеп булмый. Салатлар үзенең эшләрен эшли», – дип елмайды Инсаф Минемуллин.
Радик Юльякшинның әнисе Кукмарага кунакка кайткан
Сәхнә тирәсендә халык арасында Радик Юльякшиның әнисе Нәфисә апа йөри иде. Кукмарага дусларына кунакка килгән икән. Аның да аягында киез итек, тик Кукмараныкы түгел, Башкортстанныкы. Ул үзе Казаннан кунакка кайткан, шул бәйрәмне карар өчен генә килгән икән, кич китәргә җыенган иде. Казанда улы, килене белән бергә яшиләр икән.
«Бу бәйрәм турында Интернеттан да карадым, бик күңелле үтә икән. Кукмарага кунакка чакырдылар да, бәйрәмне дә үз күзләрем белән күрергә килдем. Бик матур ясаганнар. Кышкы Сабантуй кебек», – ди.
Нәфисә ханым оныклар көтә инде, әле әйткәннәре юк, ди. Балалар үз эшләре белән мәшгуль, ди. Радикның хатыны аккаунты буенча, каядыр ял итәргә киткәннәр бугай.
Кызыл калфаклы кунак: «Калфагымны үзем тектем, өйрәндем»
Кызыл калфак өстеннән ак шәл бәйләгән олы яшьтәге ханым халык арасында аерылып тора иде. Чыршы янында ахирәте белән сөйләшеп тора булса кирәк. 83 яшьлек Нурсәгъдәт Хәйруллина волонтер булып килгән.
«Калфагымны үзем тектем, өйрәндем, – дип сүзен башлады ул. – Бәйрәм бик матур, ди. Мин үзем дә бик күп еллар Кукмарада тегү фабрикасында эшләдем. Өс киемнәре, чалбарлар тегә идек», – дип искә алды ул. Ул да бүген киез итектән килгән. Нурсәгъдәт апа Спорт залына, йөзәргә йөри икән.
Аның белән бергә эшләгән дусты Мәдинә ханым: «Барысына да җитешә ул», – дип елмайды.
Кызыл калфаклы апа Чечня якларын да күреп кайткан. Кызы анда 11 ел хезмәт иткән, ул – хәрби. Кияве дә анда хезмәт иткән, оныклары да хәрби. Шундый хәрбиләрне үстергән хатын-кыз ул! Үзе дә төз басып йөри.
«Еллар тыныч булсын иде инде. Киткән егетләр гаиләләренә исән-сау кайтсын иде», – дип теләде ул.
Ул вакытта сәхнәдә Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар җырлый иде. «Ел авыр булуга карамастан, гаиләбез өчен шатлыклы булды, әти белән әни булдык», – диде Алмаз. Кичә кызларына нәкъ 2 ай булган икән.
«Бәйрәмнән яшәреп кайтам»
Теге күз алдыннан «очып киткән» итек тынгы бирмәде инде, данлыклы итек кибетләренә барып килергә булдым. Андагы аяк киеме вә андагы халык! Башмак дисеңме, итекме, юрганмы – барысы да бар. Итекнең агы, карасы, бизәклесе, бизәксезе, каты төпле, гади төпле, үкчәле, җырлый торганы, шигырь сөйли торганы. Бизәкле дигәннән, бик җайлы бит ул! Кем итеге булуы шунда ук аерыла. Алайса, авылда итек эченә төрле төстәге җепләр белән берәр тамга сала идек. Бөтен кешедә бер үк төрле кара итек бит инде. Мәктәптән әллә ничә тапкыр төрле итек белән кайткан бар иде. Бу юлы башмак түгел, каты төпле ак итек булды!
Аннан кире мәйданга кайттым да башкаларның да итекләренә күз төшердем. Карасам, бер пар «Ландыш» бии. Итеккә шулай дип язылган. Монда күрәзәче буласы түгел инде, бу апа янына бардым да: «Апа, сезнең исемегез Ландышмы әллә?» – дим. «Әйе», – дип елмайды.
Бу бәйрәмне бик тә яратабыз. Балаларны да алып чыгабыз. Мин балалар бакчасында эшлим. Ел саен балаларны уйнатабыз. Быел халык әзрәк шикелле. Башка елларда күп җыела идек. Балалар рәхәтләнеп уйный. Кәеф әйбәт, Аллага шөкер. Бу – бик зур бәхет инде. Мондый матур көннәрдә өйдә ятасы килми, – дип сөйләде ул.
Бәйрәм тәмамланганда, сәхнә янында иң нык, иң әйбәт кәефле кешеләр генә кала ул. Бер апа очып-очып биеп тора.
Чыршы янына көн саен киләм. Бәйрәмгә йөрү – минем хобби. Артистларны да яратам. Шулай биеп йөрим дә, кайбер кеше «башы киткән» ди, кемдер «исерек» ди. Аннан, ачуым килеп, биемичә торам. Биемичә түзеп булмый. Яшәреп кайтам. Бөтен моң-зар шунда кала. Менә балалар кайтып китте, мин әле дә калдым, – дип сөйләде Равия Тимергалиева.
Равия ханымның 10 оныгы бар, тормыш иптәше белән бергә 50 ел яши икән: «Бер фатирда бергә 8 кеше яшибез», –дип елмайды ул.
Кукмара халкы, афәрин! Эшли дә, ял итә дә, ял иттерә дә беләсез. Итек бәйрәме ел саен булып торсын!