Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарада 8 балалы гаиләнең нигезе янып беткән: «Балалар яланөс карда басып торалар иде»

17 гыйнвар төненең 11нче сәгатендә Кукмара районы Каенсар авылында яшәүче 8 балалы Ибраһимовлар гаиләсенең нигезе янып бетә. «Абый әле менә яңа гына йортка ремонтлар эшләп, зурайтып, җылы идәннәр ясап, матур итеп төзекләндереп куйган иде...» – дип сөйләде «Интертат»ка гаилә башлыгы Шамил Ибраһимовның бертуган сеңлесе Алсу Хәсәнова.

news_top_970_100
Кукмарада 8 балалы гаиләнең нигезе янып беткән: «Балалар яланөс карда басып торалар иде»
гаилә фотосы

– Янгын булган төнне өйдә киленебез Ралифә (абыемның хатыны) балалар белән берүзе була. Абыем Шамил, гомере буе Кукмараның савыт-саба заводында эшләгәннән соң, узган ел эшен алмаштырган иде – Казанга йөреп эшли башлады. Бу көнне дә ул Казанда була. Балаларының берсе студент, берсе – кияүдә. 8 баланың 6сы үзләре янында. Өйдәге балаларның иң олысына 15 яшь, иң кечкенәсенә – 2 яшь тә 5 ай.

Янгын чыккан төнне әни кеше, балаларны йоклатканда, үзе дә изрәп йокыга тала. Йоклыйм дип ятмаган да була үзе. Балаларны йоклатып, өйдәге эшләрен карап бетерергә ниятләгән була ул. Әмма йоклап китә. Өйдәге иң өлкән бала – 15 яшьлек Ибраһим бу вакытта дәресләрен әзерләп утыра. Ибраһим, ис сизеп, шикләнә: торып, тикшереп килергә була. Бу вакытта сарай белән гараж ягында дөрләп утырган янгынның өйгә күчкән мәле була. Ибраһим тиз арада әнисен уята. Балаларны җыеп, өйдән чыгып йөгерәләр.

– Балалар, йоклаган җирләреннән, ялан өс чыгып чапканнар, бахыркайлар... Күршеләр ярдәм итәргә чабып килгәндә, сабыйлар эчке киемнән кар өстендә басып торганнар. Ралифә «янабыз!» дип әтисенә шалтыраткан. Әтисе МЧС чакырткан. 10 минуттан килеп тә җиткәннәр. Әмма йорт-җир янып беткән. Төзекләндерерлек, яшәрлек түгел.

– Янгын сарай белән гараж ягыннан чыккан. Сәбәбен белмибез. Ялгыш утлар да кушык калдырылмаган булган инде. Нәрсәдән чыккандыр... Сарайдагы мал-туар, кош-корт янып үлеп бетте. Ярый балалар үзләре исән-сау... Шуңа шөкер әйтеп туя алмыйбыз бүген.

Ялан өс кар өстендә бии-бии ачынып елаган балаларны күршеләр үзләренә алып кереп китә. Балаларның берсе әтисенә шалтырата. «Әти, без янабыз, кайт!» – дип елый. Гаилә башлыгы шундук юлга чыгып чаба. Шамил эшенә гадәттә электричкада йөргән. Бу юлы, нишләптер, машинасында китәргә булган. Шулай итеп, машиналары уттан кала.

– Берничә ел Казанда яшәгәннәр иде моңарчы. Аннары Кукмарага Ралифәнең туган апасыннан калган йортка кайттылар. Матур гына яши башладылар. Менә күптән түгел генә абый йортны зурайтты, ремонтлар ясады, идәннәрен җылытты. Нигезләре иркенәйде, матурланды, диеп, куанып туя алмадык. Яңа ел ялларында кунак булып, ремонтларын күреп тә киттек. Әнине дә алып кайткан идек. Тормышларын күреп, бик куанды ул да. Абый белән киленнең шулкадәр тырышлыгы, хезмәте берничә минут эчендә көлгә әверелде... Балаларны иркендә, рәхәттә яшәтик, дип тырышканнар иде. Балалары күп бит. Әле без кунакта чакта, абый планнары турында сөйләп утырды. «Юыну бүлмәсе дә ясарга исәп, душ белән бәдрәф ясап куярга иде», – диде.

Алсуның сөйләве буенча, алар үзләре дә ишле гаиләдән. Шамил белән мондый фаҗигале хәл булуын белгәч, бөтенесе бергә абыйларына ярдәмгә ашыкканнар. Кирәкле әйберләрне барлап, тиз арада мендәр-юрган, кием-салым ишене юнәтеп, Кукмарага киткәннәр.

– Без – 9 бала. Барыбыз да диндә, Аллаһка шөкер. Һәммәбез намазда. Бик тату, бердәм булып яшибез. Авыр чакта бер-беребезне калдырган юк. Шатлыклы вакыйгалар өчен бергә куанабыз, бәла-каза килсә – күмәкләшеп хәл итәбез. Абыйларның йортлары янып беткәнен ишеткәч, тиз арада бөтен кирәк-яракны җыеп, Кукмарага ашыктык. Кайтып кергәч, балаларны исән-сау килеш күреп, еладык. Кочаклашып елаштык бөтенебез. Башлары исән – иң мөһиме шул. Аллаһка мең кат шөкер. Калганы җайланыр. Без барыбыз догада. Безгә ярдәм итәргә ашыккан кешеләргә рәхмәт. Мәрхәмәтле кешеләр шундый күп икән...

– Бер игелекле кеше, абыйның 6 бала белән түбәсез калуын белгәч, ярдәм кулы сузган. Вакытлыча яшәп торырга 2 бүлмәле буш фатирын биргән. Бушка. Аллаһның рәхмәте яусын ул кешегә! Хәзер, кыш узганчы, өй башлап булмый бит... Шул фатирга керделәр менә. Җылылык җибәрделәр. Беренче вакыт йокларга урын-җир, азык-төлек, кием-салым җайладык. Балалар белән бар да яхшы. Ибраһим гына бик каты стресс кичергән.

– Казанның Дәрвишләр бистәсендә җирләре бар. Күп балалы гаилә булганга бирелгән иде ул аларга. Аллаһ насыйп итеп, акчалар җыелса, йорт сала башларга иде язга. Безнең гаиләнең бәласенә битараф булмаган һәркемгә рәхмәт белдерәм! Игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Ибраһимовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен түбәндә Сбербанк картасы номеры теркәләчәк:

2202 2062 3385 0044 (Алсу Юнысовна)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100