news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кукмара районында тагын селәүсен күргәннәр - видео

Селәүсен Адай авылы янындагы басуда йөргән.

news_top
Кукмара районында тагын селәүсен күргәннәр - видео

Кукмара районы Лельвиж авылында бер егеткә селәүсен (урман мәчесе, рысь) ташлануы хакында язган идек. Бүген шушы ук районның Адай авылы янындагы кырда селәүсенне төшереп алганнар. Көпә-көндез басудан чабып барган селәүсенне шул авыл кешесе төшереп алган дип хәбәр иттеләр.

Шул ук вакытта бу Башкортстанда төшерелгән видео, дигән хәбәр дә килде.

Егетләр, горур атлап барган селәүсенне күргәч, бик матур итеп комментарийлар әйтә бара. Артык матур комментарийлар вакытында тавышны өзеп-өзеп алдык.

Бу батыр егетләрнең кемнәр икәнен белсәгез, хәбәр итсәгез иде!

Урман мәчесе кешегә тими, диде аучылар! Карап хозурланыгыз — әнә ничек матур бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар