«Җилкәмә сикереп, тешләргә маташты» - Кукмара районында егеткә селәүсен ташланган | intertat.tatar

«Җилкәмә сикереп, тешләргә маташты» - Кукмара районында егеткә селәүсен ташланган

Кукмара районы Лельвиж авылында бер егеткә кич белән селәүсен ташлана. Егет чак котылып өенә кайтып җитә. «Интертат» бу вакыйганың ничек булганын ачыклады.

Интернетта Кукмара районы Лельвиж авылында яшәүче егеткә селәүсен ташлану турындагы хәбәр таралды. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен Лельвиж авылы җирлеге башлыгы Эльвера Игнатьева белән сөйләштек. Лельвиж авылында удмуртлар яши.

«Студент егет Павел Порфирьев кич өенә кайтып килгәндә аның аркасына селәүсен сикерә. Ул башта куркып кала. Ерткыч тырнакларын егетнең курткасына кадәр батыра. Тәненә керми. Курткасын калынлыгы һәм аның капюшоны, якасы булуы егетне коткарып кала. Шул арада җанвар, хәле бетепме, егетне ычкындыра. Павел ул арада өйләренә йөгереп кайтып киткән. Ул кайтып киткәндә селәүсен әле исән була.

Иртә белән Кукмарага эшкә барганда миңа авылыбызда селәүсен үлеп ятуын шалтыратып хәбәр иттеләр. Авылыбыздагы бер өй алдында тапканнар аны. Өйләре әле яңа салынган, шуңа күрә капкалары, коймалары юк, барысы да күренеп тора. Күршеләре шуны күреп шалтыратканнар. Кире борылып кайттым, селәүсеннең «Кызыл китап»ка кертелгән хайван икәнен белдем.

Шунда ук ветеринария бүлекчәсенә шалтыратып, нишләргә кирәклеген сораштым. «Гадәти шартларда хайван авыл эченә керергә тиеш түгел», — дип тиз арада чарасын күрергә куштылар. Без ул селәүсенне яндырдык. Ул авыру. Авыру булмаган җанвар авыл эченә керми, диделәр.

Ул селәүсеннең авыру икәне күренеп тора иде — бик ябык, бетерешкән. Сукмаганнар да, атмаганнар да аңа. Безнең ул тирәдә елга ага. Ул хәл шул елгадагы басмада булган.

Болай итеп селәүсен килү — беренче очрак. Безнең авылга Киров урманнары бик якын. Урман җанварлары төлке, бүреләрнең күренгәннәре бар анысы. Кешеләренең авыл кырыена аю килгәне бар, дип сөйләгәннәрен ишеткән идем, тик үземнең күргәнем юк», — дип аңлатты Эльвера ханым.

«Күзләрен күргәч, курыктым»

Павел Порфирьев үзе бу хәлнең ничек булганын сөйләде. «Дискотекадан соң, төнге 12нче яртылар булгандыр, өйгә кайтып бара идем. Мин елга аркылы яшим. Төн, караңгы. Башта бернинди тавыш та ишетелмәде. Бераздан кемнеңдер йөгереп килгәнен ишеткәч, артка борылып карарга өлгермәдем, нәрсәдер өстемә, җилкәмә сикерде. Мин аны эт дип уйладым башта. Куркып калдым. Тешләргә дә маташты ул мине. Курткамның якасы калын булуы коткарды, тешли алмады. Курткамда тырнак эзләре калды. Ул чигенгәч, өйгә йөгердем. Артыма борылып карагач ук аның эт түгел, ә селәүсен икәнен аңладым. Анда безнең чишмә бар, ул шуның янында калды. Тауның яртысын менгәч, тагын борылып карадым, ул тагын минем арттан килә башлады, мин аннан өйгә кайтып киттем.

Булган хәлләрне иртә белән әти белән әнигә сөйләдем. Ышанмадылар. «Эт булгандыр ул. Безнең якларга селәүсен каян килсен инде», — диләр. Дусларым да ышанмады башта. Селәүсен миңа зыян сала алмады, курыктым гына. Борылгач, фотога төшерергә дигән бер уем да бар иде, тик миңа карап торуын күргәч, шүрләдем, кайтып киттем», — дип сөйләде егет.

Павелның әтисе Геннадий Порфирьевның мондый хәлне бер дә ишеткәне булмаган, шуңа улының сүзләренә дә ышанып бетмәгән башта.

«Ничек ышанасың инде, ышанмадым. Эт булгандыр, дидек. Аннары инде селәүсеннең карда калган эзләрен карап, интернеттан эзләп таптык. Селәүсеннеке иде ул. Курткасы калын булу гына коткарып калды улымны. Иртә беләнгә селәүсен үлгән булган инде, яндырганнар аны аннары. Үз күзләрем белән күрмәдем, авырыйм, урамга чыгып йөри алмыйм.

Хәзер иң мөһиме — караңгыда йөрмәскә, урамга чыкмаска инде. Мондый хәлнең гомердә булганы юк. Кич белән йөрү куркыта хәзер. Бу көннәрдә улымның кич урамга да чыкканы юк. Ничек исән калганмын, әле ярый киемнәрем калын иде, дип утыра әнә. Укудан ул бишенче яртылар тирәсендә кайта, ул вакытта әле караңгы түгел, яхшы», — диде борчулы әти кеше.

«Селәүсеннәрнең кешегә ташланган очраклары юк иде әле»

Селәүсен — «Кызыл китап»ка кертелгән хайван. Безнең яклардагы бу ерткыч турында Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе  Ринат Чиспияков белән сөйләштек.

«Бу ел буенча әле селәүсеннәр турында төгәл мәгълүматыбыз юк, чөнки хәзерге вакытта исәп бара гына. Селәүсеннәр бер урында гына тормый, күп йөри торган хайван ул. Аларны күбрәк Кама арты районнарында, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Чирмешән, Кукмара, Саба, Мамадыш, Әгерҗе якларында очратырга мөмкин.

Аның кешегә һөҗүм итүе бик сәер, гадәттә, алар бик яшерен. Селәүсенне табигатьтә күрү авыр. Тик торганнан хайван кешегә һөҗүм итми. Кешене күргәч, киресенчә, качарга, күзгә күренмәскә тырыша ул. Кеше - кыргый хайваннарның төп дошманы бит. Кыш көне хайван калдырган эздән теге яисә бу җанварның барлыгын, юлын күрергә мөмкин, ә үзен күрү шактый кыен. Дөрес, котыру чире булганда хайваннар кеше алдында курку хисен югалта.

Безнең регион урманлы түгел һәм селәүсеннәр бездә бик аз. Елына 40-50гә якын селәүсен теркәлә. Аларны ауларга рөхсәт алу өчен, бер хуҗалыктагы селәүсеннәрнең саны 10нан да ким булмаска тиеш. Бездә үткән бер елны гына бер урман хуҗалыгы керде бу исәпкә. Моңа кадәр андый хәлнең булганы юк иде әле», — дип сөйләде белгеч.

Бу нисбәттән «Татохотрыболовство» җәмгыяте рәисе Илһам Садыйков та үз фикерен белдерде. «Татарстанда селәүсеннәр һәрвакыт бар иде, аларның саны урманнардагы азык базасына бәйле. Селәүсеннәр куян, кыр кәҗәләрен тота. Төлкедән аермалы буларак, селәүсен тычкан ашамый, шуңа күрә бу җәнлекләрнең саны арту урманнардагы яхшы экология һәм киек кошларның күп булуы турында сөйли.

Олы селәүсеннең авырлыгы якынча 15-20 килограмм. Ул кеше өчен куркыныч тудырмый. Татарстанда әле бу ерткычның кешеләргә һөҗүм итү очраклары булганы юк иде. Селәүсеннәр йорт хайваннарын да ауламый, шуңа күрә аларны торак пунктлар янында очрату кыен», — дип аңлатты белгеч.

Селәүсен һөҗүм итсә, нишләргә?

«АИФ» газетасы да селәүсен кеше күзенә чалынмаска тырыша дип яза. Ул, гадәттә, төнлә ауга чыга, шуңа күрә көндез урманда йөргән кешенең каршына кисәк кенә селәүсен килеп чыгу ихтималы әз.

Әмма теләсә кайсы кагыйдәнең искәрмәсе була. Авыру булмаган очракта да селәүсен кешегә һөҗүм итәргә мөмкин. Мәсәлән, яралы ерткыч кеше өчен куркыныч. Бик сирәк булса да, тагын бер очрак булуы бар — кешенең селәүсен балалары янына килеп чыгуы.

Ерткычтан качып котылу бик авыр. Чөнки селәүсен агач ботаклары арасында качып торып, югарыдан сикереп һөҗүм итәргә мөмкин.

Селәүсеннең зур булса да, барыбер песи икәнен истә тотыгыз. Ул шактый куркак. Кисәк кулларны болгап, каты кычкырып, аны куркытып була.

Ерткычны күрсәгез, аның янына килмәгез, чакырмагыз, ашатырга тырышмагыз. Селәүсен бик тиз хәрәкәтләнә, аның белән очрашу фаҗигале тәмамланырга мөмкин.

Селәүсенне күрсәгез, качарга ярамый, чөнки ул арттан ташланырга мөмкин. Каты кычкырып, кулларны болгап артка таба чигенегез. Берничә кеше икәнсез, төрле якка ташланмагыз, бергә артка таба чигенегез.

Селәүсенгә качар юл калырлык булсын.

Селәүсен зур объектлардан курка. Шуңа күрә чүгәләмәгез, кулга нәрсәне дә булса күтәрергә була — зур булып күренергә тырышыгыз.