Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара районына янып үлгән балалар рухына шигырь багышлаганнар

Кукмара районына янып үлгән балалар рухына шигырь багышлаганнар

news_top_970_100
Кукмара районына янып үлгән балалар рухына шигырь багышлаганнар
Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Кукмараның Яңа Сәрдек авылында янып үлгән энеле-абыйлы 3 һәм 6 яшьлек сабыйларның якты рухына багышланган шигырь тарала. Аны Кукмараның Мәмәшир авылында яшәүче Ләлә Габделхакова язган.

Ачы хәсрәт,
Бик тә ачы хәсрәт булды бүген.
Ике сабый китте күкләргә.
Бүген булган шушы хәлләрдән
Авыр тойгы калды күпләрдә.
Эх, Аллаһым, гомерләрне,
Бигрәкләр кыска бирдең.
Япь-яшь килеш син безләрне
Ап-ак кәфенгә төрдең.
Ике туганга бер көнне 
Үләргә язган икән.
Нигә шулай бигрәк иртә
Китәсе булды микән.
Торган йортлар янып күмер булды,
Ут шаярды, чәчте ялкынын.
Әни, бәгърем, ничек сүрелер соң
Йөрәгеңдә янган ялкының.
Кичә балкып торган матур йорттан
Торып калды кара күмерләр.
Нишләтәсең, Аллам кыска итеп
Язган икән безгә гомерләр.
Эх, әтием, сиңа дагын авыр,
Ике улың китте мәңгегә.
Без киткәчтен, әти, калмады шул,
Калмады шул тормыш яме дә.
Ләкин, әти, зинһар, син сабыр бул,
Әниемә бул син зур терәк.
Хәзер безгә дога укыгыз сез,
Алар безгә монда бик кирәк.
Абый-апа, безне сагынырсыз,
Сагынырсыз, ләкин без киттек.
Киттектәген, әти-әниләрне
Биктә тә, бик тә бәхетсез иттек.
Үзебез теләп китмәдек лә бит без,
Матур тормышлардан кем туйган.
Без туганда инде фәрештәләр
Язмышларны шулай язып куйган.
Әти-әни, сабыр булыгыз,
Икеләтә кайгы бик авыр.
Килер бер көн әле, Алла бирса,
Бәхет дигән яңгыр сезгә явар.

Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында яшәүче Ләйлә белән Фәнзил Миңнемуллиннарга кара кайгы килде. Алар йорт-җирләрен генә түгел, ике газиз балаларын югалтты. Сабыйларның гомерен янгын өзгән. Фаҗиганең ничек килеп чыкканын моннан укыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100