“Балаларын әбиләренә калдырып, хастаханәгә барганнар”: Кукмара районында ике бертуган бала янгында һәлак булган

22 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында яшәүче Ләйлә белән Фәнзил Миңнемуллиннарга бүген кара кайгы килде. Алар йорт-җирләрен генә түгел, ике газиз балаларын югалтты. Сабыйларның гомерен янгын өзгән.

  • Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр бүген 10.11дә 112 номерына килеп ирешә. Янгында өч һәм алты яшьлек ике малайны янгыннан коткарырга өлгермиләр. 

- Безнең өчен бу – бик зур кайгы, - дип авырдан сүз башлады Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев. – Биш балалалы үрнәк гаилә өчен коточкыч фаҗига бу! Йортын да салып булыр, каралты-курасын да. Тик балаларны кире кайтарып булмый.

Ләйлә һәм Фәнзил Миңнемуллинар биш бала тәрбияләгән. Олы кызлары Казанда яши, уллары Фирдүс быел гына өйләнеп, үз гаиләсен корган, бер кызлары 6 сыйныфта укый. Ә фаҗига корбаннары 3 һәм 6 яшьлек ир балалар – Сәйдәш белән Нурислам өй тәрбиясендә булган. Авылда балалар бакчасы юк, шуңа күрә аларны әниләре тәрбияләгән.

- Миңнемуллиннар турында бер начар сүз дә әйтеп булмый. Тырыш, уңган-булган гаилә, күп итеп маллар асрадылар. Декабрь аенда гына Ләйләгә “Ана Даны” медале бирелде. Балалар да тырыш, тәртипле, - диде авыл җирлеге башлыгы.

"Диспансеризациягә дип киткән булганнар"

Яңа Сәрдектә бүген көн гадәттәгечә башлана. Һәркемнең үз тормышы, эше, мәшәкате. Миңнемуллиннарда да шулай. Ир белән хатын диспансеризация үтәргә дип, Кукмарага юл тота. Балаларга күз-колак булырга дип, авылның икенче башында яшәүче әбиләре (Фәнзилнең әнисе) килә.

- Төтен күргәч, әбиләре, ярдәм сорап, күршеләренә чыгып йөгергән. Әмма балаларны коткару өчен кире өйгә керә алмаганнар, - диде Илгиз Нәбиев.

“Татар-информ” хәбәрчесе шалтыратканда, авыл җирлеге башлыгы әле моргта иде.

- Әле баш та эшләп бетерми, баш бутала. Мондый авыр кайгыны Ләйлә белән Фәнзил ничек күтәрер, - диде ул.

“Безне Ходай саклады”

Миңнемуллинарга терәлеп үк торган күршеләре Галиевларны Ходай саклаган. Янгын телләре аларга күчми калган.

- Җил безнең якка түгел иде, юкса, бетәсе идек. Ходай саклады, - ди Расыйм Галиев. - Фәнзилләрнең бер нәрсәсе калмады инде. Өй дә, абзар-кура да барысы да бетте, кара күмер өеме генә калды. Әле янгын сүндерүчеләр һаман китмәде. Печән, салам өеме һаман пыскып, пар чыгарып ята.

Расыйм абый сүзләренчә, “кызыл әтәч” иртәнге 10 тулып киткәч кабынган.

- ТНВдан татарча сериал башланып кына киткән иде. Мин үзем дә бу вакытта күршеләрдә идем әле, - диде ул.

“Бер килсә, килә бит ул”

- Миңнемуллиннар турында берәү дә начар сүз әйтмәс. Күпбалалы гаилә булса да, начар яшәмәделәр. Маллар асрадылар. Өч сыерлары бар. Җәй көне генә улларын өйләндерделәр, чыгымлы еллары да иде. Ләйлә балалар белән өйдә утырды. Гаилә башлыгы бер төзелеш оешмасында хезмәт куйды, йөреп эшли иде. Яңа елдан соң, файдасы юк дип, расчет алып кайтты бугай. Күптән түгел генә Фәнзилнең әнисенең апасы үлгән иде. Бер килсә килә бит ул, - дип көрсенде күршеләре.

“Татар авылында яшәсәләр дә, рус телен су урынына эчтеләр”

Янгын корбаннары – Сәйдәш белән Нурисламны Расыйм абый “замечательный малайлар” диде.

- Кыш көне урамга бик күп чыгып йөрмәде инде алар. Әмма ишек алдында тавышлары ишетелә иде. Ледянка тартып йөрделәр, тау шудылармы шунда. Минем исем-акылым китә аларга, русчаны су урынына эчтеләр. Безнең гап-гади, чеп-чи татар авылы, бер рус кешесе юк. Алар русча шартлатып сөйләшә. Кечкенә дә бит әле. Мин армиядә булып кайтсам да, “он” белән “она”ны бутыйм. Болар бөтен нечкәлекләрен белә, шаклар ката идем. Әрәм булдылар, - диде ул.

“Шырпы белән уйнаган дигәнгә ышанмыйм”

Расыйм абый Галиев сүзләренчә, янгын сәбәбе – балалар шуклыгы булырга тиеш түгел.

- Ут-күзнең нидән чыкканын белмиләр әле, тикшерү эшләре бара. Кемдер: “Балалар шырпы белән уйнаган икән” ди, мин ышанмыйм моңа. Җәй булса әле шикләнер идең. Аннан соң янгын бит каралты-курадан түгел, өйдән чыкты. Идән уртасында шырпы сызып утырдылар микән, шикләнәм, - диде ул.

Расыйм абый сүзләренчә, балаларны коткарырга керү өчен ишек бикле булган.

- Балалар өйдә үзләре генә дә калмаган бит әле. Әбиләре “бәрәңге әрчеп утыра идем” дигән. Ут күргәч, ул ярдәм сорап чыгып йөгергәндер инде. Күршеләрнең капкадан кергәч тә өй ишеге эчке яктан бикле тора. Аннан йөрми алар. Үзләре өйнең арткы – сарай ягыннан йөри иде. Менә шул ишекнең бикле булуы да харап иткәндер инде балаларны. Сарай ягындагы ишеккә якын килерлек булмаган, ут чорналышында калган. Болай буласын каян беләсең соң инде аның! Сабырлыклар бирсен инде күршеләргә Ходай! Әле алар ни булганын аңлап та бетермидер, - диде Расыйм Галиев.

Фаҗига урынына Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев та килеп киткән. Өсләрендәге бер кат кием белән калган, иңнәрен тау кадәр хәсрәт баскан гаиләгә ярдәм күрсәтеләчәген әйткән ул.

  • Район башлыгы Сергей Димитриевның карары белән 22, 23, 24 февральдә районда өч көнлек матәм игълан ителгән. Шул сәбәпле күңел ачу чаралары үткәрелмәячәк.

“Татар-информ” да Миңнемуллиннарның авыр кайгысын уртаклаша. Әлеге гаиләгә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен исәп-хисап счетын соңрак хәбәр итәрбез.

***

Быел февраль башында Апас районындагы авылларның берсендә янгында өч яшьлек бала һәлак булды. Ул өйдә берүзе калган булган. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Бөтендөнья хатын-кызлар съезды: нәрсә булды соң бу?

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды ничек узды дип сорагач, мин хәтта аптырашта калдым. Барысы да шул дәрәҗәдә примитив, хәтта алар өчен оят булып китә. Безнең хатын-кызлармы бу дип әйтәсе килә.

Җәмгыять

Идел буенда трахома эпидемиясе: Татарның күзе кайчан ачылган?

Трахум дигән куркыныч яңгырашлы сүзне ишеткән бар иде. Баксаң, халкыбыз бик күп михнәт чиккән икән бу чирдән. Бутлеров урамындагы Республика офтальмология хастаханәсе белән янәшә бинада Казан офтальмология мәктәбе музее ачылышында шуңа инандым. Бер гасыр элек, Беренче Бөтендөнья сугышы һәм революциягә кадәр үк Идел буе җирлегенә трахома дигән афәт үтеп керә. Казан губерниясендә бигрәк тә тамыр җәя. Казан дәүләт медицина университетының офтальмология кафедрасы доценты Әлфия Ногманова “Татар-информ”га трахоманың халкыбызга китергән зыяны турында сөйләде. Без, шулай ук, музейның үзен дә күреп кайттык.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла