Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара районы военкомы Равил Гафиев исерек килеш кеше бәрдергән

Равил Гафиевның аек булмавын Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев раслады.

news_top_970_100
Кукмара районы военкомы Равил Гафиев исерек килеш кеше бәрдергән

Кукмара районы хәрби комиссары Равил Гафиев җәяүле юлы аша чыгып баручы кешене бәрдергән. 

Зыян күрүче — 1965 елгы, Кукмарада яшәүче ханым. Ул башта Кукмара үзәк хастаханәсенә китерелгән. Анда баш миенә МРТ ясау җиһазлары булмау сәбәпле, Арча хастаханәсенә озатылган. 

«Башка шәһәр хастаханәсендә яту сәбәпле, әлегә аның хәлен белә алмадык. Равил Рамилевич зыян күрүченең бертуган сеңлесен янына барып сөйләште. Аларга кирәк кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез. 

Равил Гафиевка ике көн эчендә үз вазифаларын тапшырырга күрсәтмә бирелде», — дип сөйләде «Интертат» хәбәрчесенә комиссарның урынбасары. 

Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев әйтүенчә, бу хәл 30 июнь көнне кичке 5ләр тирәсендә килеп чыккан. Равил Гафиев Кукмараның «Орбита» кибете янындагы борылышта автомобиль белән идарәне югалта һәм җәяүле юлына менеп, кеше бәрдерә.  

Рамил Нургалиев Равил Гафиевның аек булмавын да раслады.  

«Канындагы алкоголь микъдарын төгәл әйтә алмыйм. Ләкин ул аек түгел иде», — диде ул. 

Әлеге эш буенча административ тикшерү эше башланган. «Без әлегә җинаять эше кузгатмадык. Чөнки зыян күрүче хастаханәдә ята. Әгәр ул ханым уртача яки авыр тән җәрәхәтләре алган булса, җинаять эше кузгалтылачак. Зыян күрүченең якыннары килеп гариза язды. Әгәр комиссарның гаепле икәне ачыкланса, ул җаваплылыкка тартылачак», — дип белдерде Рамил Нургалиев.

Бу фаҗига урынында булган шаһитлар авариядән соң видеога төшергән. Алар да Гафиевның исерек булуын әйтә.


@intertat

Военком кеше бәрдергән. ##кукмара ##кукмарарайоны ##кукмор ##кукморскийрайон ##дтп ##аварич ##фажига ##фаҗига

♬ оригинальный звук - ИНТЕРТАТ
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100