Кукмара егете Илмир Кашапов турында: «Иптәшләрен коткарып, үзе һәлак булган»
Гомере кыска булса да, рәхәтләнеп, тәмен белеп яшәп калган һәм каһарман булып китеп барган... Бу сүзләр Кукмара егете, танк батальонын коралландыру ротасында командир урынбасары булып хезмәт иткән өлкән лейтенант Илмир Кашапов турында.
Илмирның гомере Украинадагы махсус хәрби операциядә яу кырында 34 яшендә өзелгән. Аның хатыны – тол һәм 3 кызы ятим калган. Илмирның әтисе, тормыш иптәше, дусты безнең белән уртаклашкан җылы истәлекләре аның рухына дога булып барып ирешсен.
Илмир Кашаповны Кукмарада Дан аллеясында 2 сентябрь көнне җирләгәннәр. Соңгы юлга бик зурлап, хөрмәтләп озатканнар. Матәм чарасыннан видеода күренгәнчә, Кукмара башлыгы Сергей Димитриев: «Илмир Илсурович Герой булып калачак, аның турында хәтер мәңгелеккә сакланачак», – диде.
Илмир хезмәт иткән хәрби часть вәкиле чыгышында солдатның чын батырлыгын ачып салган. «Командир урынбасары буларак, техника ремонты белән шөгыльләнеп, тылда да хезмәт иткән була алыр иде, ләкин авыр мизгелләрдә зыян күргән командирны алмаштырып, взвод белән идарәне үз өстенә ала. Берничә бәрелештән җиңү белән чыга, ләкин 19 августта атышта һәлак була. Геройга мәңгелек дан!» – дип сөйли.
Бәхилләшүдә катнашкан бик күпләр, Илмирның әтисе – Кукмара районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Илсур Шәрәфи улы Кашаповка, ил иминлеге хакына гомерен корбан иткән батыр ул үстерүе белән горурлана алуы турында искәртә.
Илмир Кашапов 1988 елның 7 августында дөньяга килгән. Кукмараның 4нче мәктәбен тәмамлап, Казан танк училищесында белем алган. МЧСта инспектор булып 3 ел эшләп, аннары һөнәри юлын Казанда полициядә дәвам итеп, 5 ел элек контракт буенча хәрби хезмәткә Уссурийскига киткән булган. Моннан рәсми төстә аерылып китеп, анда баргач, янә гаилә корып җибәргән.
«Ярар, мин командир урынына үзем керәм», – дип, үзе танкка утырып, сугыш кырына кергән»
– Апрель аенда «без Белгородка чиккә барабыз» дип хәбәр итте. Шунда китешли: «Бер тәүлек Мәскәүдә булам, сезнең белән күрешеп булса, әйбәт булыр иде», – диде. Без улыбызны Мәскәүгә барып озатып җибәрдек. Танк ротасы командиры урынбасары иде ул. Кораллану, техника өчен җавап бирде. Аларны ватылган танкларны төзәтергә дип чакырдылар. Ватык техниканы алып чыктылар, ремонтладылар.
Башта Украинага кермәде. «Бер айдан үзегезгә Уссурийскига кайтасыз, 1 июльдә яңадан килгәч, керәсегез була», – дип әйтеп куйганнар. Шулай итеп, 1 июльдә керделәр.
Алар башта 1 июльдә Харьков ягыннан керделәр, 27 июльдә күчтеләр, техникаларын төяп, Запорожье, Кырым ягыннан керделәр. Шунда поездда, эшелоннарга төяп барганда, «анда нәрсә соң, улым, нишләп тагын монда керәсез» дигәч, «әти, нәрсә булсын инде, сугыш инде анда» диде.
Ерак Көнчыгыштан үзенең частеннан 12 танк алып килделәр. Шул танклар өчен җавап биреп, башта чик кырыенда танк ремонтладылар. Аннары үзләрен алгы сызыкка чакырганнар. Танкларны алып чыгарга мөмкинлек булмагандыр инде, күрәсең, шунда урында ук төзәтү, карау, тикшерү кирәк булгандыр.
Командирлары авырып киткәнме шунда, командир булмагач, сугышка керергә кеше калмагач, күбесе яраланган да булган инде, ул үз өстенә җаваплылык алып, «ярар, мин командир урынына үзем керәм» дип, үзе танкка утырып, сугыш кырына кергән. Югыйсә, анда керергә дә тиеш булмаган инде. 1 июльдән көнаралаш элемтәдә тордык, соңгы сөйләшү 16 августта булды, – дип, күз яшьләрен чак тыеп сөйләде Илсур Кашапов.
«Иптәшләре: «Әгәр Илмир күреп, безгә команда бирмәсә, бөтенебез үлгән булыр идек, аның аркасында исән калдык», – диләр
Илмир Кашапов инде берничә тапкыр бәрелешләрдә үлем тырнагыннан котылып та калган булган, тик 19 август көнне ул күзләрен мәңгелеккә йома.
– Берсендә командирлары белән булганнар, разведкага барганнар, танк белән боларны шартлатканнар, танк йөртүчесе контузия алган, болар исән калган. Икенчесендә, шулай ук, командиры белән окопларда ятканда, «әйдә, икенче окопка күчик әле, сиземләвем буенча бомба төшәргә мөмкин монда» дип күчеп китүләре булган, шул урынга бомба төшкән. Тагын исән калганнар. 16 августта сугышка керергә кешесе булмагач, үзе керергә карар кылган. Танк белән бер кереп чыкканнар сугышка, 17се яңадан кереп чыкканнар, исән калганнар.
19ы көнне, иптәшләре сөйләве буенча, үз кулы астындагы 5 кеше белән газоправкага туктап торган арада, Илмир һавада тавышсыз очып йөргән коптерларны абайлап алган да, бөтен бүлегенә «ятыгыз!» дип команда биргән. Тегеләр шул арада тиз генә танк астына сикергән, үзе качып өлгермәгән, моңа снарядның иң зур кыйпылчыгы эләккән. Иптәшләре: «Әгәр Илмир күреп, безгә команда бирмәсә, бөтенебез үлгән булыр идек, аның аркасында исән калдык», – диләр. Алар хәзер бөтенесе яралы, госпитальдә икән. Алар кемдер аркылы бу хакта аудио яздырып смс җибәргән, ул безгә килеп җитте.
Әле Илмир шартлагач та, «торып басты бит ул» диләр, тик контузия алган, кыйпылчык баш арты, иңсә артериясенә эләккән, диделәр. Иптәшләрен коткарып, үзе һәлак булган. Безнең малай курку белми торган, теләсә нинди сорауны «мин» дип хәл итә иде. Үлгәнен белгәч, аны күтәреп чыкканда, бөтен кеше «Илмир үлгән» дип шаккаткан. Иптәшләре өчен бик зур югалту булган инде, – дип сөйләде Илсур әфәнде.
«Батырларча һәлак булгач, батырлар янында булсын», – диделәр
Сизелеп тора: батыр лачынын югалтудан күңеле әрни, әмма улының кыю, тәвәккәл булуы белән бик горурлана. Тормышларына кара пәрдә каплаган яман хәбәрне аларга Уссурийскидан киленнәре Нина 21 августта җиткерә.
– Мин үзем Казанда командировкада идем. Хатын белән кыз өйдән, малай үлгән, дип шалтыраттылар. Мин утырдым да кайтып киттем, мин кайтканчы, өйгә бөтен туганнар, дуслар, хезмәттәшләр кайгы уртаклашырга җыелган иде. Бик зурладылар, авыр минутларда ярдәмнәре зур булды. Район җитәкчелегенә дә рәхмәт. Алар улымны Дан Аллеясына җирләргә тәкъдим иттеләр. Безнең инде Зур Кукмара белән Кукмара тоташкан, җитәкчелек «батырларча һәлак булгач, батырлар янында булсын» диде дә, без ризалаштык, – диде ул.
Илмирны 2 сентябрь көнне җирләгәннәр. Илсур әфәнде сүзләренчә, алып чыгарга коридор бирмәгәч, 10 көн чыгара алмаганнар, 10 көн буе землянкада яткан.
– Табут белән алып кайттылар. «Күмгәндә ачтырмыйбыз» диделәр, ләкин «йөзен карарга пыяла тәрәзә калдырып була» дигәннәр иде дә башта, аннары «андые беткән» диделәр. Без «я күрә торган итеп, пыялалы тәрәзә калдырыгыз, я без ачтырабыз» дигәч, каяндыр табып, шул төнге сәгать 1дә алып кайттылар. 2се көнне башта капка төбендә сабуллаштык, аннары мәдәният йортында бәхилләшү тантанасы булды. Зурлап, районның Үзәк зиратына Геройлар аллеясына алып кайтып күмдек.
Аның гәүдәсен көтү безгә бик авыр булды. Иң беренче хәбәр ишеткәч, бер «үлдек». Башта телефоннан әйткән сүз белән генә, бер дәлил дә булмагач, без инде, бәлки, ялгыштыр, дип өметләндек. Раслау килгәч, тагын бер «үлдек». Инде гәүдәсен алып кайткач – өченче «үлдек». Менә шулай һаман яңарып торды яралар, – дип көрсенеп куйды Илсур абый.
«Бәләкәе – 3 яшьлеге – «әти кайчан кайта, әтиемне сагындым» дип елап утыра, ди»
Илмир Кашаповның беренче хатыныннан 2011 елгы олы кызы, икенче хатыныннан үз баласы итеп рәсмиләштереп, кызлыкка алган бер баласы һәм тагын төпчек – уртак кызлары калган.
– Бәләкәе – 3 яшьлеге – «әти кайчан кайта, әтиемне сагындым» дип елап утыра, ди. Алар әтиләрен бик яраттылар. Әтиләре балаларын бик яратты. Яшәүнең рәхәтен, тәмен, ямен белеп яшәде ул. Матур киенергә, ашарга, матур яшәргә, матур итеп ял итәргә яратты. Беркайчан борынын аска төшермәде, горур булды. Әүлия булгандыр, дим инде мин аны. Изге кеше булгандыр. Рәхәтләнеп яшәп калды.
Үзе барыбер куркып сугышмады ул. Кыю егет булды, бик борчылмаган да кебек иде. Ул малай белән андый хәл булыр дип, гомер уйламадык. Безнең малай – батыр, кыю, шаян, шук, ничек булса да, барыбер исән калыр әле, дип өметләндек. Ялгышканбыз. Мин үземне дә, өйдәгеләрне дә шулай тынычландырам инде: гомере шулай гына бирелгән булган – 34 яшендә гомере өзеләсе булган. Кеше, сугышка бармаган булса, тегеләй-болай булса, ди... Юк, минәйтәм, кеше авариягә дә очрап, суга да батып, тукталышта автобус көткәндә дә үлә. Шуның кадәр гомер бирелгәч, сугышка бармаса да, үлгән булыр иде, дип юатабыз үзебезне, – дип уртаклашты Илсур Кашапов.
Быел 7 августта Илмирга 34 яшь тулган. Гаиләдә ул көтеп алган олы бала булган. 1990 елда Альмир исемле энекәш, 2005 елда Алинә исемле сеңелкәш алып кайталар үзенә. Әтисе спорт белән шөгыльләнгәч, аңа ияреп йөреп, бөтен спорт төре белән шөгыльләнгән Илмир. Илсур әфәнде әйтүенчә, Уссурийскига барып урнашкач та, хоккей формаларын соратып алып, хәрбиләрнең хоккей командасында уйнаган.
– Кечкенә чагында йөрмәгән җире калмады: футбол, волейбол, баскетбол, тау чаңгысы, йөгерү, хоккей. Бөтенесенә йөреп чыкты. Бөтен нәрсәгә өлгерде ул. Яшәп калды ул. Кечкенәдән миңа ияреп йөргәч, ул бөтен кешене белә иде. «Әти, бу кем, бу безнең туганмы?» – дип гел сораганын хәтерлим, шундый туганчыл, нечкә күңелле кеше иде…
«Минем хатын-кызлар батальоны сез», – дип әйтә иде»
Илмирның хәләл җефете Нина да әле һаман ирен югалту ачысыннан айнымаган. Минем белән дә бик боек сөйләште, ләкин ире турында иң җылы сүзләрен җиткерәсе килде.
– Илмир – гомеремдә очраткан иң лаеклы, иң ышанычлы ир. Бик чиста, ягымлы, ачык күңелле, начарлык, мәкерлек беркайчан уенда булмады, туганнарына, якыннарына, иптәшләренә гел ярдәм итәргә тырышты. Безнең йөрәкләрдә лаеклы, абруйлы Герой булып калачак. 5 ел шундый кеше белән яшәп калуым белән горурланам. Зур хәрефтән Кеше иде ул...
Мин олы кызым белән йөкле вакытта, әти буласы кеше мине ташлады. Илмир белән өйләнешкәндә, кызыма 3 яшь иде. Ул үзе аны кызлыкка алырга карар кылды. Минем фамилиямне йөртсен, диде. Менә шундый адымга барды ул. Аннары тагын бер кызыбыз туды. Бөтенесен бертөрле яратты. «Минем хатын-кызлар батальоны сез», – дип әйтә иде гел.
Хәзерге вакытта бөтен ир дә кеше баласын үзенеке кебек кабул итә алмас иде. Илмирның – кызларга, кызларның әтиләренә мәхәббәте көчле булды. Кайтарып булса, аның хакына бөтенесен эшләр идек. Күк йөзендәге йолдыз кебек ул – җырлый да иде, начар кәефле чагы бик сирәк иде, хезмәттән арып кайтса да, кызларны карашырга да гел булышты.
Хезмәтенә килсәк, әле бүген генә әни белән искә төшердем – шулкадәр җаваплы, үтенечне кире какмаучан иде. Мин үзем һөнәрем буенча табиб, хәрби госпитальдә эшлим. Берсендә шулай полигоннан кайтты да, танктан егылганмы шунда, аркасын тоткан, аягын көчкә сөйрәп бара. Мин елыйм инде, «нәрсә булды» дим. «Әйбәт барысы да», – дигән була. Төнлә даруханәгә чаптым, бөтенесен алдым, капельница куйдым. Иртән уянгач, госпитальгә алып барырмын, дигән идем. Иртән уянып киттем дә «кая киттең» дип сорыйм. «Миңа хезмәткә полигонга барырга кирәк, арка җибәрде бит инде», – ди. Иптәшләре көткәнен белеп, шундый җаваплы иде ул. «Сәламәтлегеңне бетерәсең, әйдә, тикшерик», – дим. «Юк, дәвалап терелттең бит инде», – диде дә китте.
Илмирны 3 тапкыр гына күргән иптәш кызым да «андый кешеләрне очратканым юк иде» ди. Ул гаилә тормышында, балаларга, хезмәткә карата да шулкадәр намуслы кеше иде.
София инде күпмедер аңлый кебек. Ә кечкенә кызым Әминә белән психологларга да йөрибез. Гел әтисе турында гына сөйли. Көтә инде, «әти кайчан кайта, аны көтәм» дип гел кабатлап тора, – дип уртаклашты баласы өчен йөрәге өзгәләнгән Нина.
Шулай ук, Уссурийскида хезмәт иткән, Илмирны да шунда чакырган Владимир Морозов белән дә сөйләшеп алдык. Хәзер инде ул хәрби пенсиядә, Кукмарада яши. Алар Илмир белән бер мәктәптә укып, икесе дә танк училищесын тәмамлаган.
– Чиста, ачык, тырыш кеше иде. Һәркемгә авыр вакытта булышырга гына тора иде. Соңгы тапкыр без аның белән узган елның җәендә күрешкән идек, отпускка гаиләсе белән кайткан иде. Кунакка менделәр, бездә утырдык, шашлыклар кыздырдык, чәйләр эчтек.
Ул килгәндә, мин Уссурийскида идем, аннары мине Курил утрауларына күчерделәр. Ай саен бер-беребезгә хәлләр белешеп шалтыратыша идек.
Бу хәбәрне ишеткәч, ышанмадым бөтенләй, 1-2 сәгать калтырап йөрдем. Аннары частьтан уртак танышлар раслап хәбәр иткәч кенә ышана башладым. Аннары әтисе шалтыратты, аларга төштем, шунда сөйләштек.
Хезмәттә бөтен кушкан биремне үтәп, командирларның сүзен тыңлый иде. Аны бөтен кеше шулай дия иде. Фәрман килгәч, каршы килми иде, – дип сөйләде дусты Володя.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе Дамира һәм Илсур Кашаповларның тирән кайгыларын уртаклаша. Уллары Илмирның авыр туфрагы – җиңел, урыны оҗмах түрләрендә булсын! Якыннарына күркәм сабырлык телибез!