Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара блогеры бүгенге давыл турында: «Кайчан очып китәрбез икән, дип яттым»

news_top_970_100
Кукмара блогеры бүгенге давыл турында: «Кайчан очып китәрбез икән, дип яттым»
социаль челтәрләр

35 градустан да артып киткән эсселәрдән соң бүген кич Казанда давыл булган, дип язган идек. Ул шәһәргә шактый зыян салды. Күрше төбәкләрдә давылдан һәлак булучылар да бар.

Давыл бүген төнлә Татарстанның кайбер районнарыннан да узган. Блогер Тәнзилә Идиятуллина сторисларында Кукмарадагы куркыныч төнне сурәтләп сөйләгән.

«Исән-сау калдыгызмы, дуслар, туганнар? Абау куркыныч булды бүген төнлә. Без беседкада йоклыйбыз, шуңа бөтенесе күренеп тора, дөньяда нәрсәләр майтарылганы. Башта күктә озак итеп елтыр-елтыр килеп торды, Балтач яклап килде инде ул. Бездә ялт иткән аяз төн иде, йолдызлар да бар иде. Берзаманны килеп җитте безгә дә. Менә җил «у-у-у» дип килә. Яшен, давыл чыкты. Кайчан очып китәрбез икән, дип яттым. Дөньяда иң көчле нәрсә – җилдер инде ул, әйеме? Шуның кадәр зур агачларны төбе-тамыры белән куптарып ата алгач. Зерә куркыныч булды, ничә тапкыр килеп яуды. Аллам сакласын. Яшеннәр сукмадымы икән инде берәрсен», – ди Тәнзилә Идиятуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100