Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда көчле давыл йорт түбәләрен җимерә, павильоннарны очыра, юлларны су баскан

Давыл нәтиҗәсендә күрше төбәкләрдә һәлак булучылар да бар.

news_top_970_100
Казанда көчле давыл йорт түбәләрен җимерә, павильоннарны очыра, юлларны су баскан

Казанда бик көчле давыл. Урамнарны су баскан, җил биналарны да җимерә.

Сокуры бистәсендә сәүдә павильоны очырган.

Давыл теннис академиясенең түбәсен алып аткан. Социаль челтәрләрдә су баскан пассажир автобусы видеосы да таралды.

Константиновкада исә җил бер бинаны күтәреп аткан, ут чыбыклар өзелгән.

Көчле җил "Бережок" ял базасында агачларның аударган - каза күрүчеләр бар дип язалар. Агачлар йортларны, машиналарны җимергән.

"Лазурные небеса"дан көчле җил нәтиҗәсендә тәрәзә, түбә кисәкләре оча.

Давылның корбаннары да бар.

Марий Эл республикасының Яльчик ял итү базасында җил агачны палатка өстенә аударган. Өч кеше һәлак булган дип яза ВТП телеграм каналы.

Түбән Новгородта җил катамаранны әйләндергән һәм бер хатын-кыз батып үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100