Мамадыш районы Түбән Сон авылы 1 майда балалар тавышыннан яңгырап тора. Бу көн – балалар өчен иң көтеп алынган көннәрнең берсе, чөнки алар, өйдән-өйгә йөреп, кызартылган йомырка (бездә «күкәй» диләр) җыя. Һәр йортта кичтән суган кабыгы яки махсус буяулар белән йомырка кызартыла. Әлбәттә инде, йомыркасы янына тәм-томы да алып куела. Кайбер урамнарда инде балалар иртәнге сәгать 6да ук «май күкәе» җыя башлый. Кайберләре пакетларга җыя, икенчеләре тагы да җайлырак ысул тапкан – рюкзакларын алга каратып таккан.
Бүген авылыбыздагы һәр йортның капкалары киң итеп ачып куелган. Бу инде – әлеге йорт буш түгел, биредә хуҗалар бар, керми китә күрмәгез, дигәнне аңлата. Кайбер хуҗабикәләр, табак белән йомыркаларын күтәреп, балаларны капка төбендә үк каршылый. Китә хәл-әхвәл сорашу, шәһәрдән кайткан балалардан «син кем баласы әле» дип кызыксынулар. Әт-әни баланы алдан, чатырдатып җавап бирерлек итеп өйрәтеп тә чыгара әле. Иң якын туган-тумачаларның балаларына дип аерым бүләкләр дә әзерләнә.
«Күкәй җыю» – авылыбыздагы һәр кешенең балачагы белән бәйле иң җылы, рәхәт истәлеге ул. Әти-әниләр, махсус шушы бәйрәмгә дип, матур күлмәкләр алалар иде безгә. Әгәр дә ул күлмәкне күрсәтерлек һава торышы булмаса, кәефебез төшә торган иде. Арып-талып, әлсерәп, йорттан-йортка йөреп күкәй җыеп кайтабыз да, кабат шул йомыркаларны төяп, табигатькә походка китәбез… Шушы матур гореф-гадәтнең оынтылмавы, хәзер инде балаларыбызның да аны белеп үсүе күңелне сөендерә.
Мәрхүмә әбием күкәй җыю бәйрәме белән бәйле бик күп кызыклы хәлләр дә сөйли торган иде. Бер елны инде 6нчы сыйныфта укый торган туганыбыз да күкәй җыярга чыккан. Әби абыйның инде шактый зур килеш күкәй җыеп йөрүенә ишарәләп: «Балакаем, cин дә чыккансың әле», – ди икән. Абый исә: «И Миңлекамал әби, әби чыгарды бит, чебиләргә булса да ярар, дип әйтте», – дип көлдергән бөтен халыкны.
Чебиләргә дә җитә, үзебез дә ашыйбыз балалар җыеп кайткан йомыркаларны, яшел суган белән тәмле итеп пирожкиен да пешереп куябыз. Йомырка белән бирелгән тәм-томына бала-чага атна буе рәхәтләнә.
Безнең бу бәйрәмне «татар авылында «Пасха» бәйрәмеме әллә?» дип тәнкыйть итүчеләр дә еш очрый. Күршедәге керәшен авылы халкы белән бик дус-тату яшибез, бәлки, шуларның йогынтысы да булгандыр, инкяр итеп булмый. Ә өлкәнрәк буын исә безнең авылдагы әле бәйрәмне «Карга боткасы йоласына барып тоташа» дип аңлата.
Тагын кайсы якларда 1 майда йомырка җыялар?