Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ксенияне талашканда ире үтергән» - «Мисс Кузбасс» гүзәленең мәете табылды

37 яшьлек ир-ат бер ел чамасы социаль челтәрләрендә хатыны исеменнән туганнары белән язышып тора.

news_top_970_100
«Ксенияне талашканда ире үтергән» - «Мисс Кузбасс» гүзәленең мәете табылды
https://pixabay.com

«Мисс Кузбасс-2010» титулы иясе Ксения Сапожкованың мәетен Яңа Мәскәүдә тапканнар. РЕН ТВ каналы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Ксениянең ире Александр Попов хатынын үтерүдә гаебен таныган.

«Ксенияне талашканда үтергәннәр. Ире мәетне урманга илтеп күмеп куйган», — дигән РЕН ТВ чыганагы.

Аның сүзләренчә, Попов криминалистларга мәетне күмгән урынны күрсәткән.

Ксениянең туганнары исә әлегәчә моңа ышана алмый.

37 яшьлек Попов бер ел чамасы хатынының социаль челтәрләрендә туганнары белән языша, җинаятен яшереп йөри. Дусларын һәм танышларын хатыны «ташлап китте, кая киткәнен дә әйтмәде», дип алдый. 2022 ел башында ул үзе полициягә килеп, күрсәтмә бирә.

Үтерүче гаебен таный, мәетне тураклавын, кисәкләргә ташлар бәйләп, елгага ыргытуын әйтә. Берничә көн узгач, ул күрсәтмәләрдән баш тарта.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсенең рәсми вәкиле Юлия Иванова сүзләренчә, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тикшерүчеләр туплаган дәлилләр нәтиҗәсендә үтерүен танырга мәҗбүр була, күрсәтмәләр бирә.

«Хатынның мәете Яңа Мәскәү территориясендә урман полосасында табылды», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100