Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат ярты ел чамасы элек хатынын үтереп, мәетен тураклавын сөйләгән

Ул быел гыйнварда полициягә килә һәм августта хатыны югалуы турында гариза яза.

news_top_970_100
Бер ир-ат ярты ел чамасы элек хатынын үтереп, мәетен тураклавын сөйләгән
https://pixabay.com

Мәскәүдә яшәүче ир-ат хатынын үтерүен, аннары мәетне тураклавын сөйләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир-ат башта полициягә килеп, хатыны югалуы турында гариза яза. Аннары хатынны үзе үтерүен таный.

РЕН ТВ ачыклаганча, бу кеше 11 гыйнварда полициягә мөрәҗәгать итә һәм 30 яшьлек хатыны югалуын әйтә. Ул хатынының тышкы кыяфәтен сурәтләп бирә. Имеш, хатын 30 августта ук өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаганы.

Шушы көннәрдә генә бу ир-атны тоткарлаганнар. РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, ир-ат башта хатынын үтерүен, мәетне тураклавын һәм чыгарып ташлавын сөйли. Аннары ул күрсәтмәләреннән баш тарта.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100