Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»та терактта гаепләнүченең барлык туганнары кулга алынган (шул исәптән, хатыны да)

news_top_970_100
«Крокус»та терактта гаепләнүченең барлык туганнары кулга алынган (шул исәптән, хатыны да)

Таҗикстан көч структуралары «Крокус»та теракт оештыруда гаепләнүче кешеләрнең туганнарын кулга алганнар. Алардан Дүшәнбе шәһәрендә берничә көн сорау алалар. Бу хакта Таҗикстанның көч структурасындагы чыганакка сылтама белән «Российская газета» яза.

Таҗикстан КГБсы «Крокус»тагы терактның эзләрен тикшерә башлаган.

«Крокус»та булган, кешеләрне аткан-яндырган дип шикләнелгән Фаридун Шамсиддинның* (террочылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән) 3 ир туганы да кулга алынган. Шулай ук әтисе, әнисе, 8 айлык баласы белән хатынын, хатынының әнисен, әтисенең ир туганын, туганнан туганнарын да алып киткәннәр.
Фаридун* 1998 елгы, 7 класска кадәр генә укыган, көчләү гамәле кылган өчен утырып чыккан булган, дип сөйләгән аның бер туганы. Әмма шуңа да карамастан, аны тыныч һәм зыянсыз кеше дип бәяли торган булганнар, дип яза «Азия Плюс» агентлыгы. Аннары Фаридун Шамсиддин* Таҗикстанның Гиссар шәһәрендә пешерүче булып эшли. Мәскәүгә ярты ел элек килә. Гаиләсенә акча җибәреп барган. 20 февральдә ул Мәскәүдән Төркиягә оча, 2 мартта кире Россиягә кайта. Һәм… теракт. Фаридун Шамсиддин* теракттан соң кулга алынгач, кеше үтергән өчен, ниндидер бер «рухани» 500 мең сум акча вәгъдә итте, дип сөйләгән.

Фото: © Фаридун Шамсиддин* Таҗикстанда һәм кулга алынганнан соң

«Ни өчен ул алай эшләгән, ни булган аңа – белмим… Мин хәзер аның ир туганнарының балаларын карыйм, аларны алып киттеләр. Ничек яшәргә, нәрсә эшләргә, белмим», – дип сөйләгән апасы Гулбиби. Туганнары Фаридунның* үз-үзен тотышында бернинди гайре табигый әйберләр күрмәүләрен сөйләгән.

Фаридунның* сеңлесен, 3 баласы белән, Россиядән Таҗикстанга куып кайтарганнар.

Таҗикстанның «Азия-Плюс» агентлыгы Фаридун Шамсиддинның* Таҗикстандагы йортын фотога төшергән. Бу йортка хәзер беркемне дә кертмиләр.

Фото: © «Азия-Плюс» агентлыгы фотосы

Теракт буенча эштә яңа шикләнелүчеләр әлегә юк.

Терактта гаепләнүчеләрнең барысы да, Россиягә китәр алдыннан, Дүшәнбедән ерак түгел Вахдат, Гиссар һәм Рудаки районында яшәгән.

Республика Президенты Эмомали Рахмон бу эшне шәхси контроленә алды.

Террорда гаепләнүчеләрнең берсе – Ивановода чәчтараш булып эшләгән Мухаммадсобир Файзовка* кулга алынганда барыннан да ныграк эләгә – аның бер күзе зыян күргән, каталкада гына хәрәкәтләнә, корсагын тишеп, сидек трубкасы куйганнар. Хәзер аның әнисе Сайрам Файзова улын азат итүне һәм Таҗикстанга кайтаруны сорый. «Бәлки, ул нәрсә эшләгәнен белмәгәндер. Аның аркасында бөтен гаиләбез, туганнарыбыз, күршеләребез газаплана», – дигән ул. Ана улы белән терактка 1 көн кала сөйләшкәнен, әмма бернинди шикле әйбер ишетмәвен әйткән. Улы чәчтараш булып эшләмәвен, башка эш эзләвен генә әйткән. Акча эшләгәч, ул Кытайга китәргә җыенган булган.

*террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 март 2024
    Исемсез
    Ышанмыйм болар гаепле булуына, чын гаеплелэр иректэдер
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100