Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»тагы террорист дип шикләнелүче ярты миллион сум бирергә ышандыруларын сөйләде

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәрендәге «Крокус Сити Холл»да теракт кылган дип шикләнелгән ир-атларның берсе үзенә ярты миллион сум акча бирергә ышандыруларын сөйләде. Ир-ат үзенең исемен Фариддун Шәмсетдин дип әйтә. 1998 елның 17 сентябрендә тууын сөйли.

Моңа кадәр мәгълүмат чыганаклары Таҗикстанның 4 кешесе:

Насридинов Махмадрасул (37 яшь).

Исмонов Ривожидин (51 яшь).

Сафолзода Шохинджонн (21 яшь).

Назаров Рөстәмнең (29 яшь) теракт кылуда шикләнелүен язган иде. Соңрак бу кешеләр турында өстәмә мәгълүматлар чыкты.

Аннан сорау алганда төшерелгән видеоны Россия журналисты Маргарита Симоньян чыгарды.

Тоткарланучы сүзләренчә, ул Төркиядән Россиягә 4 мартта килгән. Ул телеграм аша бу терактны әзерләүче белән элемтәдә торган, аның картасына түләүнең бер өлешен дә күчергәннәр. Кешеләр үтергән өчен аңа 500 мең сум бирергә ышандырганнар.

Соңгы мәгълүматлар буенча, «Крокус Сити Холл»дагы фаҗига вакытында 115 кешенең гомере өзелде. Мәскәү өлкәсе мэры Андрей Воробьев һәлак булучылар саны тагын да артыр дип фаразлый.

«Алдан ук әйтәм: корбаннар саны шактый артачак, бүген 06:30да коткаручылар иң куркыныч вакыйгалар булган залга керде, хәзер мин аннан кайттым. Без андагы хәлнең бик авыр булуын күрәбез», - диде ул.

«Крокус Сити Холл»ның бер бәдрәфендә 28 кешенең мәете табылган. Шулай ук эвакуация баскычларының берсендә 14 мәет тапканнар. Чыганаклар сөйләгәнчә, кешеләр гаиләләре белән үлеп ята. Кайберләре кочаклашып үлгән. Балалар әниләрен кочаклап һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100