Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»тагы фаҗига турында җәмәгатьчелек: «Террор җирлеген бетермичә, котылып булмый»

news_top_970_100
«Крокус»тагы фаҗига турында җәмәгатьчелек: «Террор җирлеген бетермичә, котылып булмый»
Фото: © «Татар-информ»

22 март көнне Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында атыш булды. Фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 140.

Әлеге террорлык акты нинди максаттан чыгып эшләнгән булырга мөмкин, һәм, гомумән, җәмгыять мондый фаҗигаләрдән арына аламы? Шушы сораулар белән татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать иттек.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов:

Cүз дә табып булмый моңа. Видеолардан күренеп тора: алар «ИГИЛ»* да түгел, боларның бернинди идеяләре дә юк, алар «наемник»лар кебек эш итәләр. Барысы да яшьләр, иң олысына 30дан артык. Алар нинди гаиләдә генә үскәннәрдер!? Таҗикстан, диләр. Ул да мөселман иле бит юкса, ләкин мөселманнар Рамазан аенда бервакытта да алай итеп йөрми. Болар, белмим, кая гына үскәннәрдер, аларны ничек кенә итеп «вербовать» иткәннәрдер, я инде аларны бүтән яктан кысканнармы. Идея өчен йөргән кешеләр түгел, акча өчен эшләгәннәр. Аларның заказ бирүчеләре булырга тиеш. Әгәр алар башка җиргә бармыйча, туры Украинага качканнар икән, Украина икәне күренеп тора. Аны белешерләр инде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Мондый хәлләр булмасын өчен, беренчедән, безнең үз илебездә бердәмлек булырга тиеш. Мондый хәлләрне күрергә Ходай язмасын. Безгә һәрбер әйбердән сакланырга кирәк. Моны үзебезнең бина буенча да гел кабатлап торабыз. Төрле укытулар уздырабыз. Әле менә сайлаулар алдыннан гына да мондый укыту булып узды.

Халык белән эшләүче хезмәткәрләргә көн саен инструктаж үткәрелә. Монда да, кайбер ишекләр ачылмаган, дип әйтелә. Безнең тамашачы белән эшләүче кызлар, эшкә килгәч, һәрбер ишекне карап чыга. Ябылган булса, эчке яктан аларга ачкыч тыгылып куела. Ут сүнсә, ишекләр автомат рәвештә ачыла. Тавышлы хәбәр бирү җайланмалары да гел тикшерелеп тора.

Ишек төбендә торучылар кешеләрне тикшереп кертәләр. Зур сумкаларның да, кечкенәләренең дә эчләрен ачып карап үткәрәләр. Ишегалдында вахтада торучылар белән дә көн саен инструктаж үткәрелә. Болар барысы да укытуда гына түгел, эшләгән кешеләрнең моторикасында булырга тиеш. Мондый вакытта киеренкелек көчле була, адреналин китереп бәрә, кешенең башы да эшләп бетермәскә мөмкин. Алар уйлап тормыйча эшләргә тиешләр. Гамәлләре автоматлаштырылган булырга тиеш. Моның өчен укып кына түгел, ә шөгыльләнергә, күнекмәләр үткәрергә кирәк. Мәсәлән, ут сүндергечне тотып эшләп карау, ишекләрне ачу һәм башкасы. Теория генә түгел, нәкъ менә практикасы булырга тиеш, – диде ул.

«Террорлык актының максаты – куркыту»

Фото: © Рамил Гали

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин:

Беренчедән, террорлык актының максаты – куркыту, кеше үтерү түгел. Кеше үтерүне икенчел дәрәҗәдәге нәтиҗә дип әйтергә була. Иң беренчесе – җәмәгатьчелекне куркыту, аңа яисә дәүләткә ниндидер басым ясау. Монда кануннарны катгыйлату, йомшарту, кайсыдыр халыкка яки дәүләткә карата сәясәтне үзгәртү максатлары куеп, терроризм акты башкарыла.

Һәр кешедә, моны туктатып буламы икән, дигән сорау туа. Нинди генә ысуллар куллансаң да, беркайчан да 100 процентка терроризмнан котылып булмый, моңа бернинди гарантия биреп булмый.

Төп ысул – махсус органнарның эшен ныгыту, профилактика. Бөтен дөньядагы террористларны тотып бетереп булмый. Махсус органнарның бөтен экстремист оешмаларда диярлек үз агентлары була. Шул агентура аша террорлык актлары әзерләнүе турында алдан белергә тиеш. Мәсәлән, әле 1 ай элек кенә «ИГИЛ»* дигән тыелган оешма Швециядә теракт үткәрергә ниятләгән иде. Моны илнең махсус органнары туктатты. Шуңа күрә, беренче чиратта, монда махсус органнарның эшчәнлеге тора.

Үземнән өстәп шуны әйтер идем. Җәмәгатьчелеккә беренче эмоциядән тыелырга кирәк. Террористларның максаты куркыту бит, без, җәмәгатьчелек, шуны истә тотып, бу куркытуга бирешмәскә тиешбез. Шул ук мигрантларга каршы мигрантофобия арту, исламга каршы исламофобия артуга без берничек тә бирелергә тиеш түгел.

Кешеләрнең хокукларын, мәгълүмат чараларының сүз иреген кысу да берничек тә терроризм белән көрәшүдә ярдәм итми. Мин кешеләрне шулардан тыелырга чакырыр идем, – диде ул.

«Күңелебездәге иманыбызны арттырырга кирәк»

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:

Фото: © Рамил Гали

Әгәр дә ки без милләт, дин ягыннан карасак, алар моны зур гөнаһ дип белми иделәрме, аңламый иделәрме икән. Без телеграм-каналларга язылабызмы, ниндидер дәресләргә йөрибезме, иң беренче чиратта, безне кемнәр укытканын карыйк. Болар кайсы мәчетнең имамы, мәдрәсә укытучысымы ул? Без динебезне тиешле һәм дөрес итеп аңлата торган җирдән гыйлем алырга тиеш.

Дөрес гыйлем алып, укыган булсалар, моның зур гөнаһ икәнен белерләр иде. Аллаһы Тәгалә сакласын.

Аларның максатларын аңлап булмый. Бандитларның кеше үтерү максатларын без, имамнар, аңламыйбыз. Безнең гаиләбез дә шушы фаҗига аша үтте. Безнең мәктәпкә кереп, балаларыбызга аттылар. Мондый кешеләрнең максатын аңлап та, аңлатып та булмый.

Бу фаҗига – безгә зур дәрес. Без моннан дөрес итеп гыйлем алыйк. Беренчедән, ул саклау, саклану ысуллары булсын. Икенчедән, үзебез дә, балаларыбыз да мәчетләрдәге курсларга барыйк, мәдрәсәләргә укырга керик, динебезне белик, өйрәник.

Без бит балаларыбызның телефоннарында нәрсә барын белмибез. Иман бит ул – син кая гына булсаң да, нәрсә генә эшләсәң дә, Аллаһ сине күрә һәм ишетә икәнен аңлыйсың. Без балаларыбызга шундый гыйлемнәр бирсәк, аларга әллә нинди вербовщиклар килеп тә, әллә нинди акчалар тәкъдим итсәләр дә, бу – гөнаһ, әти-әни, башкалар күрмәсә дә, Аллаһы Тәгалә күрә, белә, дию белән яшәсә, бөтенебезгә дә җиңелрәк булыр. Иң беренче чиратта – кеше күңелендәге иман, – диде хәзрәт.

«Россия эчендәге сәяси вазгыятьне какшату бара»

КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин:

Матбугат чараларындагы мәгълүмат төрле-төрле. Гади кешеләр буталып бетте. Монда шунысы аңлашыла: болар барысы да Көнбатыш белән конфронтациягә, Көнбатыш белән сугышка бәйле. Хәзер моны ачыктан-ачык әйтергә була инде. Бу контекстны игътибарсыз калдырырга ярамый. Барысы да Россия белән сугыш контекстында бара.

Аларның «Россияне юкка чыгарырга» дигән максатлары бар. АКШ Россияне икътисади санкцияләр белән җимерә алмады, Украинада да әллә ни уңышлары юк. Хәзер коллектив Көнбатыш һәм АКШ башка ысуллар кулланмакчы була. Бу чаралар Россиянең үз эчендәге сәяси вазгыятьне киеренкеләштерү белән бәйле. Украинага булган игътибарны киметү өчен, гражданнар сугышы халәтен кискенләштерү, моның өчен Россия эчендә сәяси вазгыятьне какшатырга кирәк.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Конфессияара конфликтларны кузгатуга да урын бар. Россия – күп милләтле дәүләт. Хәзер россиялеләрнең икътисади хәле ярыйсы. Ул какшаса, барысы да башка төрле сценарий буенча китә ала. Көнбатыш һәм АКШ милләтләр арасындагы конфликтны киеренкеләштерү өчен барысын да эшләргә омтылачак. Моның нәтиҗәсендә дәүләт эчендә сәяси таркалу барлыкка киләчәк. Теракт ислам экстремистларын кулланып эшләнде. Моны заказ бирүчеләр – коллектив Көнбатыш һәм АКШ. Теракт үзенә күрә бер триггер (конфликт китереп чыгара торган элемент – Р.Гарифуллин) ролен үти. Алар «аерым бер нокталарга басып» низаг чыгарырга тырышачак.

Кешеләр әйләнә-тирәгә карата бик игътибарлы булырга тиеш. Күзәтүнең төрле технологик төрләрен дә көчәйтергә кирәк. Террорлык актыннан соң күпмедер вакыт кешеләр бик игътибарлы, сак булалар, соңыннан алар онытыла.

Кешеләр, бәхет өчен көрәшкәнгә түгел, ә дөнья буйлап капиталы, акчасы, хакимлеге булган аерым бер төркемнәрнең үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, сорауларны хәл итүе аркасында һәлак була. Алар үз эшләрен халык ярдәме белән хәл итәләр. Кешеләр моны аңларга тиеш. Хакимият килә дә китә, алмашына, ә кешеләрнең эшчәнлеге кала.

Бездә терроризмнан саклану концепциясе үсеш алды. Озак кына вакыт тыныч булып торды, оныттык. Хәзер бу активлыкны кабат яңартырга кирәк, – дип аңлатты ул.

«Россиялеләрнең рухи көчен киметмәкчеләр»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Көнчыгыш илләр буенча белгеч Азат Ахунов:

Фото: © Азат Ахуновның шәхси архивыннан

Террорлык актының максатлары турында сөйләгәндә гомуми, рәсми дәүләткә басым, дип кабул итәргә кирәк. Басым ясауның төрле юллары була. Сер түгел, Көнбатыш илләре белән дә бәйлиләр. Төрле сәяси партияләр, экстремистик юнәлешләр, ислам белән бәйле булмасалар да, ислам лозунгы астында чыгыш ясый торган төрле төркемнәр күп.

Турыдан-туры Көнбатыш үзәкләрдән идарә ителә торган хәрәкәтләр һәм башка төрле юнәлешләр бар. Хәзер гибрид сугыш ысуллары кулланалар. Россия Федерациясенә каршы гибрид сугышның ниндидер бер ысулы итеп кабул итәр идем. Төгәл генә итеп сөйләргә авыр, чөнки әле беренче мәгълүматлар ала башладык, ләкин һичшиксез монда сүз басым турында бара. Украина территориясендәге уңышларны, алга таба баруларны туктатырга, көчен киметергә, кешеләрнең рухын төшерергә тырышалар. Мораль яктан да тәэсир итү бара. Дәүләткә генә түгел, гомумән, Россия халкының рухи көчен басу, киметү бурыч-максатлары бар, дип уйларга була.

Башка дәүләт мисалында карасак, Америка, Израильне алсак, төрле чаралар кулланылды. Моның белән махсус органнар шөгыльләнә. Хәзерге җәмгыятьтә, дәүләтләрдә чикләр ачык. Моны булдырмас өчен Кореядагы яки Төркмәнстан кебек ябык дәүләтләрдә, чикләрне ябып, беркемне дә кертмичә, чыгармыйча яшәргә кирәк. Хәзерге вакытта, бүгенге дөньяда бу мөмкин түгел. Безнең дәүләт чикләре ачык, БДБ илләре белән виза юк. РФ – башка илләр белән эшли, хезмәттәшлек итә торган демократик дәүләт, – диде ул.

«Бу проблеманы корал тоттырып кына хәл итеп булмый»

Теолог, тәрҗемәче, «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин:

Фото: © Салават Камалетдинов

Террактның максаты – куркыту, янау. Куркыту сәяси яки башка максатларга ирешү ысулы дип санала. Конкрет бу куркытуның нигезендә яткан сәбәп аңлашылып бетми, чөнки гадәттә, мондый вакыйгалар барышында нинди дә булса лозунглар, максталар игълан ителә. Алары булмагач, бик сәер ситуация булып күренә.

Әлбәттә, кайбер яклар Россиядә тыелган «Ислам дәүләте» белән бәйләнешне күрсәтергә тырышалар. Ул да урынсыз түгел, чөнки кичә Тышкы эшләр министрлыгы юкка гына Әфганстанда булган башка бер терракта бәйле рәвештә кайгы уртаклашмады. Әфганстандагы хәзерге талиблар (тыелган хәрәкәт) хөкүмәте белән «Ислам дәүләте»* арасында бик зур каршылык бар. Алар да үзара дошман. Бер яктан, «ИГИЛ»га* бу бәйләнеш отышлы түгел төсле. Икенче яктан, «ИГИЛ»* төрле ысуллар белән эшли. Үзләре оештырмаган эшләрне дә үзләренеке дип игълан итәргә алар каршы түгел, чөнки үз максатлары бар. Шуңа күрә бу терактның асыл сәбәпләре болай җиңел генә анализга бирелә торган түгел.

Гомумән, терроризмның тарихы бик бай. Россия территориясендә терроризм инде 200 еллап яши.

Мондый вакыйгалардан болай гына сакланып булмыйдыр, чөнки бөтен сәүдә үзәкләрен, мәктәпләрнең барысын да кораллаштырып бетереп булмый. Терактлардан профилактикасыз, дәүләт иминлеге хезмәтләренең даими эшеннән башка болай гына котылу мөмкин түгел. Тегендә-монда корал таратып чыгу гына коткармый. Кулында корал булган сакчыларның да теге яки бу ил террорлык оешмасы тарафыннан сатып алынмавына беркем дә гарантия бирә алмый.

Террорның чыганагы булган оешмаларны, аларның оясы булган җирлекне юкка чыгармыйча, ул әйбердән 100 процентка беркайчан да котылып булмый. Ул оешмаларның кайберләре билгеле бер дәүләтнең разведка хезмәте тарафыннан оештырылган. Бер яктан, алар оешып бетә алсын өчен, аның нигезе бар: элегрәк булган сугышлар, конфликтлар, төрле халыкларның ярлылыгы, экстремистик идеологиягә җиңел бирешүе. Бу глобаль проблеманы корал тоттыру-тоттырмау белән генә хәл итеп була торган түгел, әлбәттә. Бездә кабул ителгән ысуллар ул – терроризм профилактикасы. Идеологиягә бирешергә сәләтле кешеләрне алдан чүпләү һәм эшкәртү, вакытында кулга алу, – дип сөйләде белгеч.

*тыелган хәрәкәт

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100