Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә «Крокус Сити Холл»да концерт барганда атыш, шартлау булган – үлүчеләр бар

news_top_970_100
Мәскәүдә «Крокус Сити Холл»да концерт барганда атыш, шартлау булган – үлүчеләр бар

Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәрендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында «Пикник» төркеме концерты барганда автоматтан ата башлаганнар. Атучыларның камуфляж киемнән булуын язалар. Кешеләр бинадан кача. Яралылар бар, дип яза телеграм-каналлар.

Полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакырылган. «Мэш», «Шот» каналлары бинадан качкан кешеләрнең видеоларын чыгарды.

Яңалыкларны, билгеле булуга, хәбәр итә барабыз. (Инде 40 кешедән артык үлүче булуы билгеле).

«Мэш» яраланган бер егетнең видеосын чыгарды.

«База» каналы соңрак 12 кешенең һәлак булуын хәбәр итте. Атыш тавышлары ишетелә, кешеләр чабышалар.

«База» язуынча, бинада шартлау булган. Концерт залы яна.

Залда булган кешеләрнең берсе видеосыннан аңлашылганча, концерт залында халыкка аталар. Кешеләр качарга тырыша. Зал яна.

«Мэш» каналы атышның башлануы турында видео чыгарды. 2 кеше атып баралар, алар артында – күпсанлы мәетләр.

«База» язуынча, янгын сүндерүчеләр утны сүндерә алмый – алар спецназ килгәнен көтә. Кайбер кешеләр янгында бикләнеп калган.

Концертка соңга калган хатын янган бинаны күрсәтә.

20.53 сәгатькә 12 кеше һәлак булган, 35 кеше яралы икәне төгәл билгеле.

Атучылар икәү булганы билгеле, күбрәк булуы да ихтимал. Алар автоматтан аткан, аннары шартлатканнар.

«Крокус»та 100 тирәсе кеше булуы бар. Аларның бер өлеше астагы катта бикләнеп калган, бер өлеше – югары катларда. Бина яна, янгын сүндерүчеләр якын килә алмый.

«Пикник» төркеме җырлый башларга өлгерми калган – атыш башланганда, музыкантлар гримеркада булган.

«Крокус»ның түбәсе ишелә башлаган, дип хәбәр итәләр.

«Мэш» куркыныч кадрлар чыгарды. Террорчыларның 2 генә түгел, берничә икәне билгеле – алар залга керергә өлгермәгән тамашачыларны атып үтерәләр.

Һөҗүм итүчеләрнең берсендә огнемет булган, дип уйлыйлар.

Һәлак булучылар – 14 кеше.

Мәскәү мэры Сергей Собянин каза күрүчеләрнең кайгыларын уртаклашкан хәбәр чыгарды. Барлык кешеләргә дә ярдәм итәчәген әйтте.

«Крокус»тагы атышка кадәр 2 атна кала бер телеграм-каналда «дөнья «Норд-Ост» фаҗигасен искә төшерәчәк» дигән хәбәр чыккан иде. 8 Март бәйрәме алдыннан АКШ һәм Британия Россиядә теракт булу ихтималы хакында хәбәр чыгарды, әмма анда кайда нәрсә булачагын язмаганнар иде.

«Ашыгыч ярдәм» бер-бер артлы кешеләрне ташый.

Бина эчендә бикләнеп калган кыз ярдәм сорый.

Махсус хезмәтләр «Крокус»та штурм планлаштыра. Атыш оештыручылар әлегә кадәр бинада, дип хәбәр итәләр. Кайбер телеграм-каналлар аларның чыгып китүен яза.

«Крокус»та тагын бер шартлау булган. Спецназ бинаны штурмлый, полиция һәм махсус хезмәтләр бинадан чыгып качарга мөмкин булган 4 кешене эзли.

«Крокус»ны сүндерергә вертолетлар китергәннәр.

Спецназ «Крокус Сити Холл»н штурмлый. «База» язуынча, концерт залының каравылчылары кораллы булмаган. Аларның күсәкләре һәм электрошокерлары гына булган. Алар иң беренче чиратта үлгән, дип яза «База».

«Крокус»ка 9500 кеше сыя, «Пикник»ның концертына барлык билетлар да диярлек сатылган булган. «База», атыш вакытында 6200 кеше булган, дип яза.

«Террор акты оештыру» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100