Кремль,Татар бистәсе, «Азатлык» мәйданы: республика кунакларын кая алып барыр идегез?
«30 август, суверенлык турында декларация» дигәндә, республикабызның кайсы җирләре күз алдына килә? Республика көненә килгән кунакларны иң беренче чиратта кайсы урын белән таныштыру дөрес булачак? «Интертат» сорашу уздырды.
1990 елның 30 августында Татарстанның бәйсезлеге турында декларация кабул ителә, Татарстанның дәүләтчелеген торгызуда беренче адымнар ясала. «Суверенитет көне» дигән исеме тарихта гына калса да, бәйрәм үзенең әһәмиятен югалтмый, ул бик күпләр өчен бүген дә кадерле.
Хәзер 30 август Республика һәм шәһәр көне буларак билгеләп үтелә. Бүген Казанда бихисап чаралар планлаштырылган, киң күңелле башкала, һәрвакыттагыча, күпләп кунаклар кабул итә.
Республикабыз белән танышу өчен килгән кунакларга, иң беренче чиратта, Казанның (Татарстанның ) кайсы урынын күрсәтү дөрес булачак? «30 август» дигәндә, республикабызның кайсы төшләре күз алдына килә? «Интертат» Республика көне алдыннан шул сорауларга җавап эзләде.
«Бер генә урын белән чикләнеп калырга ярамый»
Фаяз Хуҗин, Фәннәр академиясе Археология институтының директор урынбасары, танылган археолог:
Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илдән кунаклар беренче булып Казанга килә. Мин аларны, әлбәттә инде, Кремльгә алып барыр идем. Биредә алар Татарстан белән гомумән таныша алалар.
«Суверенлык» дигәндә, күз алдыма Кремль килә. Ләкин бер урын белән генә чикләнеп калырга ярамый. Икенче көнне мин аларны Болгарга алып барыр, аннан кайтканда Биләргә алып керер идем… Аннан соң мин Алабуганың истәлекле урыннарын бик яратам. Тыныч шәһәр, җанга рәхәт анда. Элек «Шайтан каласы», хәзер «Алабуга шәһәрчеге» дип йөртелгән урында тарихи-археологик истәлекләр күп. Алабугада дөньякүләм танылган шәхесләр – Иван Шишкин, Надежда Дурова, Марина Цветаева белән бәйле урыннар бар.
Аннан соң кунакларны, үзебезнең тарих белән генә мактанып калмыйча, без русларныкын да бик әйбәтләп саклый беләбез дип, Зөя утравына алып барыр идем. Менә шушы 4-5 җиргә тукталып, кунаклар Татарстанның ил эчендә тоткан урынын күрерләр иде. Әйе, без Россиянең үзәгендә урнашкан бер кечкенә республика түгел, алга киткән һәм үзебезнең тирә-юньдәге фин-угор халыкларын да ияртеп баручы, прогресска өндәүче республика.
«Бакчамнан ерак киткәнем юк, ни әйтергә дә белмим»
Зифа Кадыйрова, язучы:
Минем беркая йөргәнем юк, балакаем. Ни әйтергә дә белмим, хәтта. Мин бит бакчамнан ерак китмим. Казанга килсәм дә, эшем бетү белән туры кайтып китәм.
Республикада матур урыны булмаган район юктыр инде ул. Һәр район тырышып эшләргә, һәр җитәкче районының иң матур урыннарын күрсәтергә әзер булырга тиеш.
Ә мин үзем исә кунакларымны бакчамда кабул итәм. Зур язучыларның да, артистларның да булганы бар өемдә. Өем кечкенә генә. «Хорома»да яшәмәсәм дә, чын күңелдән аралашып утыру гомерлеккә истә кала бит ул.
«Миңа иске Казан кадерле»
Наилә Гәрәева, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты:
Казанга килгән кунакларны, һичшиксез, Кабан күле буена һәм Казаныбызның тарихи үзәге булган Иске Татар бистәсенә алып барыр идем. Анда безнең бик танылган архитектура һәйкәлләре, танылган шәхесләребезнең йортлары урнашкан. Иске Казанда үскән кеше буларак, миңа иске Казан кадерле. Шуңа күрә европача яңалыкларны авыр кабул итәм. Элекке, тыныч Казаныбыз күңелгә күбрәк ята.
«Республика көнендә кунакларны Кабан буена чакырыр идем»
Гүзәл Әхмәтгәрәй, Кабан күле кураторы:
«Республиканың бәйсезлеге» дигән сүз мине, әлбәттә инде, Чаллыга, «Азатлык» мәйданына алып кайта. Бик концептуаль, Татарстанның бәйсезлеге, 1990 еллар тарихы белән бәйле мәйдан. Ул елларда «азатлык» дип кычкырып, хөррият өчен көрәшкән һәм аның шигарен бүген дә йөрәгендә саклаучылар өчен, минемчә, бу – бик мөһим урын.
Республика көнендә, Кабан күле кураторы буларак, мин кунакларны Кабан буена чакырыр идем. Иртәгә биредә милли кием фестивале узачак. Һәм без монда «Нәрсә татарча, ә нәрсә юк?» дигән сорауны күтәреп, аның чикләрен билгеләячәкбез. Минемчә, бу – яшьләр өчен аеруча актуаль. Мәсәлән, Нурбәк Батулланың биюләрен, дизайнер Таня Черногузованың киемнәрен бүгенге көндә тәнкыйтьләүчеләр, «бу – татарча түгел» дип әйтүчеләр бар. Мин үзем дә, «милли кием» дигәндә, шундый стереотиплар белән очраштым. Элек милли киемгә үзгәрешләр кертүчеләр зур революция ясаганнар, ә бүген инде алар классика булып тоела. Шуңа күрә республика бәйсезлеге ул яшьләрнең экспериментлары белән бәйле, дип уйлыйм. Һәм, һичшиксез, барлык кунаклар күрергә тиешле икенче урын – Казандагы TAT CULT FEST. Кунакларны, яңа татар мәдәнияте белән таныштыру өчен, шушы фестивальгә һәм Кабан буена чакырыр идем.
«Тарихыбызны белеп җиткермибез»
Рахман Шәфигуллин, «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясенең элекке директоры, журналист, язучы:
Минемчә бу, әлбәттә, Кремль эчендә төзелгән Кол Шәриф мәчете. Кол Шәриф – безнең суверенлыкның тамгасы, символы.
Ә инде Казанга килгән кунакларга экскурсияне Кремльдән, Татарстан тарихы белән таныштырудан башлап җибәрер идем. Чөнки беренче чиратта тарихны өйрәнү кирәк.
Минем, башкалага килгән кунаклар гына түгел, хәтта үзебезнең татар интеллегенциясе дә тарихыбызны тулысынча белеп җиткерми, дип әйтәсем килә. Мин үзем Чаллыда телевидениедә эшләдем һәм менә инде биш ел Казанда торам. Мәсәлән, Башбалта бистәсенә барып, аның тарихын өйрәнү кызыклы булыр иде. Мәсәлән, биредә бит 1718 елда Петр I фәрманы буенча адмиралтейство оештырылып, анда хезмәт иткән 60 мең татарны урман кисәргә җибәргәннәр. Әнә шундый кызыклы фактлар бик күп.
Мин 1990 елларда Польша татарлары белән очрашкан идем. Алар безгә үзләренең тарихлары турында кечкенә генә китаплар тараттылар. Безгә дә менә шундый бер китап чыгарырга иде. Тик, кызганычка, без үзебезнең тарихыбызны белеп бетермибез. Килгән кунакларга бирә торган китап чыгарырга һәм шул китап нигезендә экскурсияләр алып бара торган экскурсоводлар әзерләргә иде.
Чаллы турында да берничә сүз әйтеп китмичә булдыра алмыйм. Мин 1984-1990 елларда Казан телевидениесенең Чаллы корпунктын җитәкләдем. Андагы милләт җыелышларының һәр адымы күз алдымда, үзем дә анда катнаштым. Без теләдек фәкать 16 нчы союздаш республика булдырырга. СССРны җимерү дә кирәкми иде.
Ул чорда татарның мәдәниятен күтәрү буенча күп эшләр башкарылды. Һәр татар кешесе, интеллегенциясе милләтне күтәрү өчен бер адым ясарга омтылды. Мин, шәхсән, шәһәр советы депутаты буларак, шәһәрнең беренче татар газетасы «Шәһри Чаллы»ны, кабат «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясен, «Күңел» радиосын оештырдым. Күпләп татар мәктәпләре, татар балалар бакчалары ачылды. Утызар автобуска төялешеп, Чаллы яшьләре Казанга барды, Казанны уятты. Безнең беренче максатыбыз СССР составындагы союздаш республика булдыру, татарның телен, мәдәниятен үстерү иде. Бу өлкәдә 20 еллап уңышлы гына эшләдек.
«Кремль – Татарстанның төп символы»
Артур Исламов, Татарстанның атказанган артисты:
Кремль Татарстанның төп символы булып тора. Шуңа күрә кунакларны иң беренче Кремльгә алып барыр идем. Алга таба Иске Татар бистәсен күрсәтер идем.
«Бауман урамы белән бәйле хатирәләрем бар»
Булат Газизов, инженер:
«Татарстан суверенлыгы» дип әйткәндә, минем күз алдыма Казан килә инде. Чөнки Казан – тарих ягыннан да бик күпне күргән шәһәр. 1552 ел вакыйгаларын да бөтенебез хәтерли. Юкка гына башкалабыз түгел бит инде ул безнең.
Казан кунакларына кайсы урынны күрсәтер идең дигәндә, мин аларны Бауман урамы буйлап Сөембикә манарасына алып килер идем. Чөнки Бауман урамы белән бәйле хатирәләрем бар. Әтием Гафиулла Газиз – 1990 елларда, бик күпләр кебек үк, азатлыгыбыз өчен көрәшкән шәхес. Бәләкәй вакытта, әти һәм башка бик күп милли рухлы кешеләр белән, Чаллыдан «Нефаз» автобусларына төялеп, Казанга мөстәкыйльлек яулау өчен йөргәннәребез күңелгә уелып калган. Әти белән Бауман урамы буенча бергәләп йөргәннәребез исемдә.
Республика кунаклары иң беренче чиратта Казанны күрергә, аның белән танышырга тиеш, дип уйлыйм.
«Хөррият һәйкәленә алып барыр идем»
Искәндәр Сираҗи, журналист, язучы, «Сираҗи сүзе» газетасы мөхәррире:
Мин кунакларны, иң беренче итеп, Хөррият һәйкәленә алып барыр идем. Минем өчен Хөррият һәйкәле – республикабызның бәйсезлеге белән күзаллана торган төп урын. Шушы символ гына калды инде хәзер, дип аңлатыр идем.