«Краб тоту, вулканнарга сәяхәт һәм башка маҗаралар көтә»: Данир Сабиров Камчаткада ял итә
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров хәзерге вакытта Петропавловск-Камчатский шәһәрендә. Артист үзенең кызыклы ял мизгелләрен язылучыларына да күрсәтеп бара. Мәсәлән, бу көннәрдә алар Камчаткада краб тотканнар.
Биредә Мәскәү белән сәгать аермасы 9 сәгатьне тәшкил итә. Камчатка – илебезнең иң көнчыгыш төбәге. Илебездә яңа көн монда башлана. Алда безне биек вулканнар, Тын океан һәм онытылмас маҗаралар көтә. Бүген иртәнге алтыда безне Авачин култыгына китерделәр, сәяхәтебез шуннан башланды, - ди ул.
Җырчы крабларны ничек тотканнарын да тәфсилләп сөйләп, күрсәтеп бара. Аларны горбуша һәм сельд балыгына тоталар икән. Данир җим салгн арада акчарлакларны сыйларга да өлгерә.
Беренче тапкырыннан килеп чыкмаса да, ятьмәне икенче тапкыр төшергәндә, Данирга уңыш елмая. Ятьмәгә, краблар гына түгел, хәтта, диңгез йолдызы да эләгә. Дөрес, анысын балыкчылар кире океанга җибәрәләр.
Соңрак сәяхәтчеләр тоткан крабларын пешереп ашаганнар. Аларны тоз һәм борыч салмыйча, диңгез суында әзрелиләр икән.
Бик тәмле, - дип кызыктыра язылучыларын Данир. - Иң мөһиме - тәмле дип, күп ашап ташмаска, артык аксым белән агуланырга да була, - ди ул.
Алга таба җырчы һәм аның дуслары йөк машинасына төялеп, вулканнарга юл тотканнар.