Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күпме сыкрау, күпме күз яше»: Фирдүс Тямаев Нурлаттан мобилизацияләнүчеләрне озата

news_top_970_100
«Күпме сыкрау, күпме күз яше»: Фирдүс Тямаев Нурлаттан мобилизацияләнүчеләрне озата

Җырчы Фирдүс Тямаев туган ягы Норлаттан мобилизацияләнүчеләр һәм аларны озатырга килүчеләр өчен концерт куйган. Әлеге чарадан видеоны күз яшьләрсез карап булмый. 

«Карагыз әле: күпме сыкрау, күпме әрнү… Туган ягым Нурлат! Без бергә!» –  дип яза Фирдүс әлеге видеоларны шәрехләп. Мобилизацияләнүчеләр, иң якын кешеләре, кечкенә балалары белән бергәләп сәхнәгә чыгып, Фирдүскә кушылып җырлаганнар. Фирдүс барысы белән дә бик җылы итеп аралашкан, егетләрне кочаклап, кулларын кысып саубуллашкан. 

«Бүген – барыбызның да тамагында төер... Кайсы милләт вәкиле булуыбыз мөһим түгел. Бүген – барыбызның да күзләрендә яшь.

Биредә бары тик чын ир-егетләр генә җыелган. Егетләр, без сезгә ышанабыз! Сезне җиңү белән көтәбез! Онытмагыз, сезне туган якларыгызда гаиләләрегез, әти-әниләрегез  көтә. Сау-сәламәт булыгыз, исән-имин әйләнеп кайтыгыз! Әйдәгез, кул чабыйк әле шушы егетләргә», – ди ул сәхнәдән. 

Әлеге видео күпләрнең күңелләрен кузгаткан. Махсус операциягә китүчеләрнең якыннары, сабыйлары белән саубуллашкан мизгелләре йөрәкләрне телгән. 

Фирдүскә бик күпләр, егетләр белән бергә булганы, аларның рухын күтәргәне өчен, рәхмәт сүзләре язган. «Тямай, бик зур йөрәкле кеше син. Егетләребез җиңү белән әйләнеп кайтсыннар, Ходаем», «Елап-елап карадым», «Фирдүс – син зур йөрәкле, чын патриот кеше», – дигән эчтәлектәге комментарийлар бихисап. 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 октябрь 2022
    Исемсез
    Исэн САУ эйлэнеп кайтсыннар, елап карадыи
  • 24 октябрь 2022
    Исемсез
    Барлык кешелэрен жыеп, кыйблага каратып Аллахы Собхана вэ Тэгалэ каршысында баш иеп хэзрэт артыннан доганы укып, кабатлап( укый белмэсэ "Амин!" диеп
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100