news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кояш идең»: Әлмәттә шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованы соңгы юлга озаттылар

Бүген Әлмәтнең Үзәк мәчетендә танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, журналист Нәфисә Сабирҗанова белән хушлашу мәрасиме узды. Ул яман чир белән бик озак көрәшкәннән соң, кичә вафат булды.

news_top
«Кояш идең»: Әлмәттә шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованы соңгы юлга озаттылар
Фото: Татарстан Язучылар берлеге

Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга иҗатташ дуслары — язучылар, журналистлар, «Татнефть» хәйрия фонды вәкилләре, Әлмәт татар драмтеатры җитәкчеләре һәм артистлары, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре, якыннары, туганнары җыелды.

«Нәфисә халыкны, халык аны ярата иде»

«Кояш идең...»

Чарада чыгыш ясаучыларның күбесе — «Луч» телекомпаниясенең элеккеге баш редакторы Илдар Биктимиров, ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Наилә Әл-Әйюби, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннур Сафиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова һ.б. — аның белән хушлашканда шул сүзләрне кабатладылар.

«Авырганын күптән белсәк тә, бу хәбәрне ишетү һич көтмәгәндә булды һәм бу хәлне кичерү безнең барыбызга да коточкыч авыр. Чөнки без Нәфисә чираттагы мәртәбә җиңәр, терелер дип ышана идек, — диде Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр. — Бер ел элек шәһәр паркында Нәфисә Сабирҗанованың бенефисын уздырган идек. Аның бу иҗат кичәсен бик нык оештырасы килгән иде, чөнки сәламәтлеге какшап, ул юбилеен уздырмый калдырган иде. Безнең шәһәр паркында аңа кадәр дә чаралар үткәргән бар иде, аннан соң да, әмма Нәфисә Сабирҗанованың бенефисындагы кебек халыкны бүтән җыя алган юк. Анда утырып тору түгел, басып торырга да урын табуы авыр иде! Дөресен генә әйткәндә бу әллә ни гаҗәп хәл дә түгел инде. Ни өчен дигәндә, Нәфисәне халык бик ярата иде. Чөнки ул үзе халыкны, кешеләрне бу тормышны чиксез ярата торган кеше иде. Ул һәркемгә «кояшым» дип дәшә иде, ул үзе дә кояш кебек иде. Былтыр аның бенефисы көнне иртәдән алып кичкә кадәр яңгыр яуды, ә концерт башланырга ярты сәгать чамасы калгач, чалт итеп кояш чыкты. Бүген дә, карагыз нинди кояшлы көн! Ә бит моңа кадәр бер атна тоташ яңгыр ауды... Нәфисә Сабирҗанованың иҗатын саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру — безнең изге бурычыбыз».

Равил Сабыр шулай ук Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге исеменнән Нәфисә Сабирҗанованың туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашуын белдерде.

«Соңгы көнгә кадәр көрәштең»

Хушлашу мәрасименең икенче өлеше Әлмәт районы Шарлама авылында шагыйрә яшәгән йортның ишегалдында узды. Биредә мәрхүмәнең туганнары, дуслары, сыйныфташлары, күршеләре аның турында җылы сүзләр әйттеләр. Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте директоры урынбасары Эльмира Хәсәнова Нәфисә Сабирҗанованың мөгаен иң популяр җыры «Ромашкалар»ның «Соңгы таҗга кадәр көрәшә» дигән сүзләрен, шагыйрәнең 5 июньдә социаль челтәрләргә урнаштырган «Яшим» дип исемләнгән шигырен исенә төшерде.

Яшим, яшим!

Яшәр өчен җай җитәрлек.

Сүземне дә, үземне дә бар көтәрлек

Кешеләрем, төгәллисе зур эшләрем.

Юкка булмас сынауларда көрәшләрем, — дип башлана ул шигырь.

«Җырыңдагыча, соңгы көнгә кадәр көрәштең, «Яшим!» дип, яшисең килеп яшәдең... Әмма...» — диде Эльмира Хәсәнова. Социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә ул болай дип язган. — «Нәфисәнең бөтен һөнәри эшчәнлеге кешеләргә һәм туган телгә хезмәт итүгә багышланган иде. Юлын педагог буларак башлап, журналистикада һәм мәдәнияттә үзенең күпкырлы талантын ача алды. Күп еллар Әлмәтнең мәдәни тормышының мөһим өлешенә әверелгән «Җомга» тапшыруының авторы, режиссеры һәм алып баручысы булды. Күренекле якташлары, халык традицияләре, татар халкының тарихы һәм рухи мирасы турында сөйләде. Аның ихласлык, туган җиргә мәхәббәт һәм тирән кешелек хисләре белән тулы шигырьләре укучыларның йөрәкләрендә яңгыраш тапты. Аларның күбесе татар эстрадасы йолдызларының танылган җырларына әверелде. Нәфисә Мөхәммәтгали кызы күпсанлы мәдәни чараларның, документаль фильмнарның һәм халык бәйрәмнәренең талантлы сценаристы һәм режиссеры булды, озак еллар милли традицияләрне саклау һәм популярлаштыру юнәлешендә эшләде».

Әлмәт мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сирина Җиһаншина мәрхүмәгә багышланган шигырен укыды:

«Алтын нурлар күмсен җаныңны,

Көтәлмадың килер языңны.

Син кояшы булдың тормышның,

Яшәү өчен күпме тырыштың.

Син бураннар булдың кышларда,

Керсез күңел булдың дусларга,

Ромашкалар үскән болыннар

Җырларыңны искә алырлар.

Фәрештәләр кунсын гүреңә

Дога барсын җаның түренә.

Нәфисәкәй, безнең Нәфисә

Кыйблалардан сиңа җил исә.

Сагынырбыз сине язларда

Дуслар белән искә алганда.

Оҗмахларда булсын урының,

Кояшы идең тормыш җырыңның...»

Кыскача белешмә

  • Нәфисә Сабирҗанова – 1964 елның 14 декабрендә Актаныш районының Шәрип авылында туа. 1987 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 12 ел Актаныш, Алабуга һәм Әлмәт районнары мәктәпләрендә математика һәм физика укытучысы булып эшли. Студент елларында ук шигырьләр яза башлый. 2007 елда беренче шигырьләр китабы — «Кузгалуы кирәк күңелнең» (2007 ел, Казан, «Рухият») дөнья күрә. 2008 елда әлеге шигырьләр җыентыгы һәм «югары дәрәҗәдә телетапшырулар әзерләү һәм алып бару» өчен ул Р.Төхфәтуллин исм. премия белән бүләкләнә.
  • 2013 елдан Н.Сабирҗанова ТР Язучылар берлеге әгъзасы. 100гә якын җыры татар эстрадасының чын хитларына әверелде. 2010 елда «Ел хатын-кызы» конкурсының «Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият» номинациясендә дипломга ия була. 2012 елда аңа ТР атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
  • 2014 елда «Икегә бүленгән гомер» исемле икенче китабы чыкты. Бу җыентык өчен шагыйрә С. Сөләйманова исм. премиягә лаек булды. 2015 елның декабрендә аңа «Массакүләм мәгълүмат чараларының телевизион хезмәткәре» номинациясендә И.Винокуров исм. премия тапшырылды.
  • Нәфисә Сабирҗанова соңгы көннәренә кадәр актив иҗат эшчәнлеген туктатмады. Аның шигырьләре «Актаныш басмалары», «Күңелемә илһам килә», «Әдәби офыклар» шигъри җыентыкларына керде, «Казан утлары», «Мәйдан» әдәби журналларында, шулай ук шәһәр һәм республика газеталарында даими басылып торды. Аның «Дөнья безнең яклы», «Ромашкалар» һәм башка шигырьләренә язылган җырлары соңгы елларда «Татар җыры» һәм «Алтын Барс» республика фестивальләрендә җиңүче булды.
  • Шагыйрә Әлмәт районы Шарлама авылы зиратына, улы Айдар кабере янына җирләнде.

Резеда Шәмсуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар