Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешеләр көянтәләп ташыган» - Татарстан сулыкларында күпләп балыклар үлгән

Татарстанның кайбер районнардагы сулыкларда балыклар үлгән. Йөзләгән, меңләгән балык су өстенә чыгып, ярда җыелган. Балыклар ни сәбәпле үлә һәм моны булдырмас өчен нишләргә кирәк?

news_top_970_100
«Кешеләр көянтәләп ташыган» - Татарстан сулыкларында күпләп балыклар үлгән

Актаныш районы Әтәс авылы янындагы сулыкта күпләп балыклар үлгән. Яр буенда яткан йөзләгән балыкны видеога төшереп, интернет челтәрләрендә таратканнар. Авыл халкы моның сулыкның суга туенмавына бәйле дип саный. Элек күл бик балыклы булган. Узган ел корылык нәтиҗәсендә күлнең суы кимегән, сулык кышка кергәндә дә суга туена алмаган. Шуның нәтиҗәсендә балыклар боз астында тончыккан, ә боз эрегәч, ярга чыкканнар дип тә фаразлый алар.

 Бу бер көн эчендә булган хәл. Кичтән боз эрегән, иртәнгә балыклар шулай ярга чыккан. Икенче көнне барып карадык, берни дә юк иде. Балыкларны көянтәләп ташыганнар, диделәр. Икенче көнне җылытып, яңгыр да яуды. Шунда су белән дә каплангандыр инде, - дип сөйләде авыл халкы.

Балыкларның боз астында калып тончыгуы беренче тапкыр гына булган хәл түгел. Кызганыч, бу хәл кабатланып тора. Ленингорск районында да мондый хәл белән күзгә күз очрашканнар. Лениногорск шәһәренең Югары күлендә биш көннән артык балык исе килә. Моны шаһитләр күреп, видеога төшереп, социаль челтәрләргә дә куйган.

Кадрдан күренгәнчә, Лениногорскидагы күлнең яр буенда бик күп үле балыклар ята. Комментарийларда язучылар фикеренчә, балыкларга боз астында һава җитмәгән, шунлыктан һәлак булганнар. «Чистартучы юк. Инде сасыган ис килә башлады. Хәзер көннәр җылытачак, ул чакта нәрсә булыр?» – ди Лениногорск халкы.

Нәфисә Минһаҗева: «Балыклар суда кислород җитмәүдән үлә»

Күлләр, елгаларда балыклар ни сәбәпле үлеп, ярны тутыра? Әлеге хәлне булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Бу сорауларны КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигатьне җайлаштыру һәм судан файдалану кафедрасы мөдире, профессор Нәфисә Минһаҗевага бирдек.

 Мондый хәлләр суда кислород җитмәүдән килеп чыга. Балыклар үлмәсен өчен суны кыш көне дә аэрацияләргә, ягъни кислород белән туендырырга кирәк. Аэрациянең төрле ысуллары бар – заманчалардан алып, бабайлар кулланган ысулларга кадәр. Шланг куеп, суны бер җирдән икенче җиргә күчерсәләр дә аэрация була. Аэратор да куярга була. Суны, һичшиксез, кислород белән туендырырга кирәк. Кислород җитми икән, балыклар киләчәктә дә шулай үләчәк, - дип сөйләде Нәфисә Минһаҗева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100